01.03.2011 - Җәмгыять

“Чишмәдә су кермәгез, мичкә баш тыкмагыз”

Нуриман районының Павловка сусаклагычы янындагы табигать хозурлыгы күпләрне җәлеп итә. Ел әйләнәсенә  бирегә халык агыла. Сусаклагыч тирәсендәге эреле-ваклы туристик базалар, ял йортлары буш торганы юк. Шунда ук халыкта “изге” дигән даны булган Красный Ключ чишмәсе дә бар. Аны кайберәүләр су керү урынына әйләндергән. Хәтта кышкы суык көннәрдә дә чумып чыгарга базнат итәләр. Күптән түгел 33 яшьлек ир кеше монда үлемнән кала. Суга чумуы була, астагы суүткәргеч торба аны үзенә суыртып ала. Бәхеткә, торбаның икенче башына рәшәткә куелмаган була – ул тончыга-тончыга 60 метрлы торбадан Караидел елгасына килеп чыга. Биредә ул боз астына китүдән көч-хәл белән котылып кала.

Исән калуын бер могҗиза буларак кабул иткән ирнең гаиләсе әле дә тынычлана алмый. Әнисе Светлана бу хәлгә Нуриман районы хакимиятен гаепли. “Минем улым хәлендә теләсә кем калыр иде, чөнки анда “Су керү тыела” дигән язу булмаган”, — ди ул.  Баласын югалта язган ананың кичерешләре аңлашыла. Әмма күп очракта һәлакәткә кешеләрнең  үз ваемсызлыгы китерә дисәк тә дөрес булыр. Узган җәйдә Мәскәү укучыларыннан төзелгән төркем диңгез ярында су кергәндә көчле җил чыга һәм җиде бала батып үлә. Аларның иминлеге сагында торырга тиешле укытучылар су керергә ярамаганын искәртүче транспарант булмавы белән акланырга тырышып карый. Җиде бала үлемендә үзләренең дә гаебе булуын белеп яшәгән укытучылар язмышын Ходай күрсәтмәсен. Әмма шунысы да бар, су керүгә җайлаштырылмаган урынга бер төркем бала ияртеп барырга ничек курыкмаган алар? Бассейнда су кергәндә дә хәвефсезлек чараларын үтәргә кирәк, ә монда диңгез... Красный Ключта да шундый ук хәл. Моңа кадәр таныш булмаган сулыкка чумган кеше хәвефсезлеге турында иң беренче үзе уйларга тиештер бит инде. Бөтен җиргә дә транспарантлар элә башласак, “мич – ризык хәзерләү өчен тәгаенләнгән, анда башыгызны тыкмагыз” дигәненә дә барып җитмәбезме?

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»