26.02.2011 - Җәмгыять

Яңа залда хезмәтләндерү дә яңача

Раевка почтамтының үзәк офисы күптән түгел капиталь реконструкция үткәрелгән бинада эшли башлады.

— Без мондый заманча һәм бик уңайлы эш шартларын төшебездә дә күрмәс идек, “Русия почтасы”ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенә һәм Әлшәй районы хакимиятенә рәхмәт! — дип шатлыгы белән уртаклаша Раевканың үзәк почта бүлекчәсе җитәкчесе Алия Әхмәтова.

Дүрт эш урынына исәпләнгән операцияләр залын эшләү һәм җиһазлау берничә миллион сумга төшкән. Әмма чыгымнар бик тиз акланачак, чөнки, Алия Таһир кызы сүзләренә караганда, төрле операцияләр күләме күзгә күренеп арткан.

Әйткәндәй, монда халык, төп почта хезмәтләреннән тыш, барлык төр түләүләрне дә башкара ала. Яңа залда килүчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган: якты, җылы, уңайлы һәм иркен. Өстәлләрдә барлык квитанция бланклары ята. Ял итеп алырга да була. Шунда ук компьютерлы өстәлләр бар. Теләсәң, Интернетка керергә, үз электрон почтаңны ачып карарга һәм башка операцияләр башкарырга яисә уйнап алырга була.

Матбугатка язылырга теләүчеләр өчен дә уңайлы шартлар тудырылган. Өстәлләрдә каталоглар ята. Ачык йөзле оператор кызлар тиешле ярдәм күрсәтергә, киңәш бирергә, кирәк булса, квитанция тутырышырга һәрвакыт әзер.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Әлшәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»