24.02.2011 - Җәмгыять

Хәрби данга күмеп Ватанны ир-егетләр саклый ал таңны

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Кораллы Көчләр яугирләрен, ветераннарны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Котлауда болай диелә:

“Русия Кораллы Көчләренең хөрмәтле яугирләре, кадерле армия һәм флот ветераннары, сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Ватанны саклау — аның барлык гражданнарының бурычы. Шушы матур бәйрәмне билгеләгән көннәрдә без  хәрби хезмәт үтүчеләрнең барысына да тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Ватандашларыбызның буыннан-буынга күчә килгән батырлыгын, Бөек Ватан сугышы геройларын, Кораллы Көчләр һәм локаль хәрби конфликтлар ветераннарын данлыйбыз, хәрби бурычын намуслы үтәгән ватандашларыбызны хөрмәт белән искә алабыз.

Буыннар эстафетасы өзелми. Яшьләр бүген дә хәрби хезмәтне намуслы үтә. Безнең республикадан гына былтыр 20 меңнән артык кеше армиягә чакырылган.

Республикада Русиянең хәрби даны һәм төбәкнең сугышчан традицияләре тарихы кадерләп саклана. Ветераннар турында кайгыртуга, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне, аларны хәрби хезмәткә әзерләүне оештыруга зур игътибар бирелә. Хәрби-патриотик музейлар челтәре, эзтабарлар отрядлары хәрәкәте киң үсеш алды. Башкортстанда илебезнең Кораллы Көчләрен, аның оборона сәләтен ныгыту өчен арытаба да мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк.

Сезгә ныклы сәламәтлек, батырлык һәм көр күңеллелек, туган республикабыз иминлеге хакына барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим.”

Ватанны саклаучылар көнендә Уфадагы Җиңү паркында  Мәңгелек утка һәм Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов белән Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы үтте. Анда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев катнаштылар.

Тантанада, шулай ук, Бөек Ватан сугышы, хезмәт һәм Кораллы Көчләр, локаль сугышлар ветераннары, Уфа шәһәре хакимияте җитәкчелеге, Уфадагы Муса Гәрәев исемендәге интернат-мәктәп кадетлары, Русия Эчке эшләр министрлыгының юридик институты курсантлары, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Башкортстанда, бөтен Русиядәге кебек үк, хәрби хезмәт гасырлар төпкеленнән килүче традиция булып тора. 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан 20 башкорт полкының батырлыклары халык риваятьләрендә генә түгел, рәсми документларда да чагылдырыла. Башкортстан Бөек Ватан сугышы елларында немец илбасарлары белән көрәшкә 700 меңнән артык яугирне озатты, 309662 кеше яу кырларында башын салды. Бу хакта Җиңү паркындагы гранит плитәләрдә язылган. Республикада 20дән артык соединение һәм часть формалаштырылган һәм үзенең хәрби юлын башлаган. 500 меңнән артык якташыбыз орден-медальләр белән бүләкләнгән, 278 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булса, 37 кеше Дан орденының тулы кавалеры була, очучы-штурмлаучы Муса Гәрәевка Советлар Союзы Герое исеме ике тапкыр бирелә. Александр Матросовның исеме Ватанга тугрылык һәм үзеңне корбан итүгә әзерлек символы булып тора.

Батырлык традицияләрен Әфганстанда интернациональ бурычын үтәүчеләр, XX гасырның локаль сугышларында катнашучылар дәвам итте. Башкортстанда туып үскән 9,5 меңгә якын кеше — Әфганстан сугышында, 14 меңнән артык кеше Төньяк Кавказдагы контртеррористик операцияләрдә катнашты. Хәрби бурычын батырларча һәм үрнәкле үтәгән өчен Әфганстанда булган 1599 һәм локаль сугышларда катнашкан 1254 кеше дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Башкортстан вәкилләре Кораллы Көчләрдә бүген дә намуслы хезмәт итә. Республика берничә ел рәттән хәрби хезмәткә чакыру кампанияләрен оешкан төстә үткәрү буенча Русиядә алдынгы урыннарны били, Русия Армиясе сафларына башка төбәкләргә караганда күбрәк кадрлар озата.

Тимур Рәхмәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»