22.02.2011 - Җәмгыять

Польша Президенты Бронислав Коморовский: “Татарлар ат өстендә туа”

Узган ел ахырында татар халкы тарихында гаять истәлекле вакыйга булды: 25 ноябрьдә Польшаның Гданьск шәһәрендә республиканың Леон Крычинский исемендәге Татар мәдәнияте үзәге бинасы урнашкан паркта татарларга һәйкәл (рәсемдә) ачылды. Атка атланган хәрби киемле татар угланының сыны Польша-Литва дәүләтенең Грюнвальд бәрелешендә җиңүенә 600 ел тулу уңаеннан, полякларга сугышта өстен чыгарга ярдәм иткән татарларның батырлыгы хөрмәтенә куелды.

“Олуг тантанада Польшада яшәүче милләттәшләребез, ил Президенты Бронислав Коморовский, Кырым татарлары Милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев җитәкчелегендәге вәкиллек, Литва, Беларусь татарлары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Владимир Васильев, Уфадан татар морзалары оешмасы җитәкчесе Зөфәр Әюпов катнаштылар. Һәйкәл ачу тантанасы кысаларында Польша Республикасы татарлары берлеге татарларның Европага йогынтысы мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция дә уздырды.

Әлеге чара барышында Польша мөселманнары мөфтие Томаш Мишкевич дога укыды, Гданьск мэры Павел Адамович Польша татарларының мәдәни үзәгенә рәхмәтен белдерде. Президент Бронислав Коморовский әнисе Ядвига ханым белән һәйкәлгә чәчәкләр салды. Ядвига Коморовская кунаклар белән очрашу вакытында әнисе ягыннан татар булуы белән горурлануын да җиткерде”, — дип яза “Казан утлары” журналы (1 сан, 2011 ел).

Татар халкы тарихындагы истәлекле вакыйга уңаеннан һәм Башкортстанда үтүче Милләтара татулыкны ныгыту елы кысаларында без берничә сорау белән Польшада татарларга һәйкәл ачу тантанасында республикадан катнашкан бердәнбер вәкил, Татар морзалары мәҗлесе җитәкчесе Зөфәр Якуп улы Әюповка мөрәҗәгать иттек.

— Зөфәр Якупович, төп сөйләшү темасына күчкәнгә кадәр гәзит укучыларны Сез җитәкләгән Татар морзалары мәҗлесе эшчәнлеге белән кыскача таныштырып үтү урынлы булыр иде.

— Татар морзалары мәҗлесе, Русия дворяннары җыены тергезелгәч тә, 1992 елда оешты. Һәм узган ике дистә елга якын вакыт эчендә ул халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм үстерү, милләтебезнең асыл үзенчәлеге булган, гасырлар дәвамында татарларны таныткан данлы традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне тергезү, глобальләштерү шартларында дөнья күләмендә милләттәшләребезне туплау юнәлешендә  иң нәтиҗәле эшләүче оешмаларның берсенә әверелде. Бу җәһәттән Татар морзалары оешмасы 1500дән артык кешене берләштерә. Шул исәптән, үзәге Уфада булган оешманың Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан шәһәрләрендә филиаллары эшли. Соңгы чорда гына безнең турыдан-туры катнашлык белән Русиядә һәм дөньяның татарлар күпләп яшәүче чит дәүләтләрендә татар халкының арытабангы үсеш мәсьәләләре буенча берничә бик җитди конференция үтте. Мәҗлес республикада мәчетләр төзелешендә дә актив катнаша. Бу уңайдан Польшада үткән һәм татарларның Европага йогынтысы мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференциягә, аның кысаларындагы һәйкәл ачу тантанасына да зур теләк һәм  ныклы әзерлек белән бардык.

— Әлеге тантананы Татарстан матбугаты да, электрон мәгълүмат чаралары да ярыйсы ук киң яктыртты. Шулай да, татар халкы тарихында беренче тапкыр булган һәм шуңа да аеруча дулкынландыргыч вакыйга хакында, анда турыдан-туры катнашкан кеше буларак, Сездән ишетәсе килә...

— Әлбәттә, Польшага сәфәр күңелдә гаять бай һәм җылы тәэссоратлар калдырды. Беренчедән, Польша җитәкчелегенең татар халкына булган тирән ихтирамы, җылы мөнәсәбәте, милләттәшләребезнең әлеге дәүләт үсешендәге урынын гаять югары бәяләве сокландырды. Бу җәһәттән Гданьск шәһәрендә татарларга һәйкәл кую тантанасында Польша Президенты Бронислав Коморовскийның шәхсән катнашуы һәм татарларга карата хөрмәт, тирән сөю белән сугарылган чыгыш ясавы үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

Гомумән, әлеге чарага иң югары әһәмият бирелде. Чарада катнашучыларны почетлы каравыл каршы алды, һәйкәл ачу уңаеннан тантаналы митинг үтте, әлеге әһәмиятле вакыйга хөрмәтенә салют бирелде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: тантанада татарлар күпләп яшәүче байтак төбәкләрдән, әйтик, Татарстан һәм Башкортстаннан тыш, Кырымнан, Франциядән, Украинадан, Америка Кушма Штатларыннан дәрәҗәле делегацияләр килде. Ягъни, Польшада татарларга һәйкәл ачу тантанасы дөнья дәрәҗәсендә яңгыраш алды, дисәк тә хата булмас. Киң күңелле Польша җитәкчелеге моңа ирешкән, әфарин аларга!

Тагы да шул: Гданьск шәһәрендә һәйкәл, тәү чиратта, Польша Хөкүмәте һәм урындагы татар иҗтимагый оешмалары башлангычы  белән тергезелгән. Әйтергә кирәк, Польшада бүгенге көндә меңгә якын гына татар яшәвенә һәм алар, нигездә, телен югалткан булуына карамастан, андагы милләттәшләребез милли-мәдәни эшчәнлекне гаять бердәм һәм  оешкан төстә алып бара. Әлеге вакытта Польшаның дүрт шәһәрендә татар иҗтимагый оешмалары эшли. Ел саен әлеге оешмалар Сабантуй, башка милли бәйрәмнәрне әзерли. Шулай ук биредә мәчет тергезелгән, татар зираты бар. Бер сүз белән әйткәндә, Польшадан милләттәшләребез өчен сөенеп, аларга сокланып һәм глобальләштерү шартларында бәйләнешләрне арытаба ныгытырга кирәклегенә инанып кайттык.

— Бәйләнешләрне ныгыту дигәндә нәрсәләрне күз уңында тотасыз?

— Татар халкы дөньяның барлык кыйтгаларына таралган. Ни аяныч, чит дәүләтләрдә генә түгел, бер илнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез белән дә тыгыз бәйләнеш тотабыз дип әйтеп булмый. Ә бу милләт үсеше өчен бер дә яхшы түгел. Бигрәк тә глобальләштерү шартларында. Шуңа да үзебезнең эшчәнлектә чит төбәкләрдә, дәүләтләрдә яшәүче милләттәшләребез белән бәйләнеш урнаштыруны һәм хезмәттәшлек итүне мөһим бурычларның берсе итеп куябыз. Бу җәһәттән алдагы чорда Польшага күрше генә булган Литва, Беларусь республикаларында, Финляндиядә татар халкының тарихи үткәне, бүгенгесе, киләчәк үсеш мәсьәләләренә багышланган гыйльми-гамәли конференцияләр, башка чаралар үткәрү күз уңында тотыла.

Тагы да шул: минем инануымча, бәйләнешләрне үстерү рухи-мәдәни хезмәттәшлек белән чикләнмичә, сәүдә-икътисади өлкәдә дә берлектәге проектлар белән билгеләнергә тиеш. Әйтик, татарларда иң элекке заманнардан алып сәүдәгәрлек ныклы үсешкән булган. Гомумән, сәүдәгәрлек татар халкының милли асылын, үзенчәлеген билгеләгән, дияргә дә мөмкин. Ә нигә милләттәшләребез арасында бүген шушы кәсепне тергезмәскә? Минем фикеремчә, мисал өчен, Башкортстандагы яисә Татарстандагы татар эшкуарлары шул ук Польша, Литва, Беларусь республикаларындагы татар малтабарлары белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек итә икән, бу гомум милләт үсеше өчен дә, әлеге төбәкләр үсеше өчен дә файдага гына булачак. Бу кәсепне безгә үз кулыбызга алырга кирәк. Аннары мәсьәләнең икенче ягы да бар. Икътисади нигез ныклы булмый торып, колачлы милли-мәдәни эшчәнлек алып бару мөмкин түгел. Шуңа да милләттәшләребез белән бәйләнешләрне ныгыту турында сөйләгәндә, рухи-мәдәни элемтәләр белән беррәттән сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү дә үзәктә булырга тиеш дигән фикердәмен.

— Зөфәр Якупович, Польша Президенты Бронислав Коморовскийның чыгышында яңгыратылуынча, Гданьск шәһәрендә татарларга һәйкәл Польша-Литва дәүләтенең Грюнвальд бәрелешендә тарихи җиңүенә 600 ел тулу уңаеннан, полякларга сугышта өстен чыгарга ярдәм иткән татарларның батырлыгы хөрмәтенә куелды. Шул ук вакытта, хәтерем ялгышмаса, йөздән артык халык вәкиле яшәгән Русиядә бер генә милләткә дә багышлап ачылган һәйкәл яисә постамент юк. Гәрчә Русия халыкларының, әйтик, шул ук татарларның, башкортларның, мари һәм чувашларның дәүләт үсешенә керткән өлеше аз булмаса да...

— Бу хакта фикер йөртергә алынмыйм. Әмма илдә үткәрелүче милли сәясәттә хәл итәсе мәсьәләләр, чыннан да, байтак. Беренчедән, халыкның бозылуы, деградацияләнүе тирән борчуга сала. Эчкечелек, наркомания, азгынлык, комарлы уеннар халыкның аңын җуя, милли горурлыгына балта чаба. Бу процесска дәүләт дәрәҗәсендә ныклы киртә куелырга тиеш. Икенчедән, яшьләр белән эшне активлаштыру — көн таләбе. Узган елның декабрендә Мәскәүнең Манеж мәйданында булган чуалышлар турыдан-туры яшьләр арасында патриотик тәрбия эшенең тиешле дәрәҗәдә алып барылмавы, гомумән, җәмгыятьтә яшьләргә җитәрлек игътибар бирелмәве нәтиҗәсе булып тора. Яшьләр бүген бөтенләй башка кыйммәтләрдә тәрбияләнә, ә бу дәүләтнең киләчәк иминлегенә зур куркыныч белән яный. Ил җитәкчелеге Русия халыкларының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә дә зуррак игътибар бирергә тиеш, дигән фикердәмен. Русиянең төп байлыгы — аның күпмилләтле халкы, дибез икән, билгеле, бу байлык кадерләп сакланырга һәм лаеклы якланырга да тиеш. Чөнки нәкъ халыкның якланганлыгы дәүләт иминлегенең нигезен билгели, ил өчен горурлык хисен дә, тәү чиратта, якланганлык тудыра. Халык ныклы якланган җәмгыятьтә беркайчан да милли нигездә каршылыкларга, шовинизмга, ксенофобиягә, экстремизмга юл куелмаячагында иманым камил.

— Бу җәһәттән Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов тарафыннан игълан ителгән Милләтара татулыкны ныгыту елында республикада үткәрелүче милли сәясәттә нинди мөһим башлангычлар көтәсез?

— Безнең төбәктә халыклар гасырлардан-гасырларга дус-тату яшәгән. Шушы байлыкны кадерләп саклау, арытаба үстерү барыбызның да төп бурычы булырга тиеш. Бу — бер. Икенчедән, яшерен-батырын түгел, соңгы елларда аерым көчләр тарафыннан татар-башкорт мәсьәләсен куертырга тырышу омтылышлары булды, милли сәясәттә бер якка авышлыкка юл куелды. Гәрчә республикада гомер кичерүче миллионлы татар һәм башкорт халыклары өчен бу бөтенләй ят нәрсә.

Бу җәһәттән республиканың яңа җитәкчелеге мондый милли кәртне уйнау омтылышларына ныклы киртә куя алыр дигән өметтәбез. Һәрхәлдә, соңгы ярты елда республикада бу юнәлештә алып барылган эш-гамәлләр моңа ныклы ышаныч  уята.

Янә дә шул: республикадагы милли-мәдәни оешмалар Башкортстан халыкларының Дуслык йорты канаты астында эш алып бара. Билгеле, бу оешмаларның һәркайсы республикада милләтара татулыкны ныгытуга, халыклар арасында диалогны үстерүгә хезмәт итә. Әмма Дуслык йортының әлеге бинасы бу юнәлештә киң колачлы чаралар үткәрү мөмкинлеге бирми. Шуңа да Милләтара татулыкны ныгыту елында бу мәсьәләнең дә уңай хәл ителүен телисе килә.

Гомумән, хәл итәсе мәсьәләләр, тормышка ашырасы проектлар бихисап. Җиң сызганып эшләргә кирәк.

Илдар Фазлетдинов әңгәмәләште.

 

Президент Бронислав Коморовский әнисе Ядвига ханым белән һәйкәлгә чәчәкләр салды. Ядвига Коморовская кунаклар белән очрашу вакытында әнисе ягыннан татар булуы белән горурлануын да җиткерде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»