22.02.2011 - Җәмгыять

Бәхетле картлык урынына... картлар йорты

Һәр әти-әни үзенең баласына зур өметләр баглый. Биредә сүз, әлбәттә, картлык көннәре турында бара. Картлык  — шатлык түгел, диләр. Ләкин оныкларын сөеп, балалары белән чөкердәшеп яшәүчеләр бу сүзләр белән килешми. Кызганычка каршы, җир йөзендә гомер биргән, тәрбияләп үстергән әти-әниләрен тамчы да ихтирам итмәүчеләр дә юк түгел. Әлбәттә, караучысыз, яклаучысыз калганнарны дәүләт ташламый. Мир кулына калган өлкәннәргә яшәр урын да, дәвалану өчен тиешле шартлар да тәкъдим ителә. Гаилә җылысын бернинди яхшы шартлар да алыштыра алмаганын онытмыйк. Краснокама районы Яңа Каенлык авылындагы картлар йортында булгач бу фикергә ныклы инандым.

— Биредә яшәүчеләрнең берничәсе генә япа-ялгыз, — дип башлады сүзен картлар йорты җитәкчесе Наилә Габидуллина. — Күбесе балалары, якын туганнары булуга карамастан, биредә яши. Моны ачыклавы авыр түгел. Пенсия алган әби-бабайлар янына акча теләнүче нарасыйлары, “ихтирамлы” туганнары җыела. Кызганычка каршы, бу “спектакль” озак дәвам итми. Ярыйсы гына акчаны кулга төшергәннәр  юкка чыга. Икенче айда пенсия килү белән шул ук күренеш кабатлана. Без үз вазыйфабызны җиренә җиткереп башкарабыз һәм башкарачакбыз. Монда яшәүче картларны бик сирәкләрнең генә килеп алуы уйлануга этәрә.

Картлар йортында яшәүченең һәммәсе турында китап язарга, кино төшерергә, тамашачы тетрәнерлек спектакль куярга мөмкин. Бер язмышка игътибар итик. Тәрҗемә Лотфуллина 1932 елда Краснокама районы Яңа Нугай авылында дөньяга килгән. Гомере буе Киров исемендәге колхозда терлекче булып эшләгән. Тәрҗемә әбинең хезмәте тиешенчә бәяләнгән. “Атказанган терлекче” исеменә, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, “СССР халык хуҗалыгын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен” бронза медаленә һәм мактау грамоталарына, билгеләренә лаек  булган ул. Хезмәт алдынгысы берничә тапкыр Яңа Каенлык авылы Советы һәм Краснокама район Советы депутаты итеп сайланган. Беренче карашка, биографиясендә мондый истәлекле вакыйгалар булганнарны бәхетле картлык көтәргә тиеш кебек. Ләкин язмыш көтелмәгән якка үзгәрергә мөмкин шул. Тәрҗемә әби дә, улы якты көн күрсәтмәгәч, 2007 елдан бирле картлар йортында көн күрә. Әйткәндәй, биредә аның гомерендә тагын бер якты вакыйга булган. 2009 елда картлар йортында гомер итүче Мазһар карт белән никахлашкан ул. “Яшь пар”га аерым бүлмә дә биргәннәр. Кызганычка каршы, аларның бәхете озак дәвам итмәгән. Бер елдан бабай авырып дөнья куйган. Гомере буе дан-хөрмәткә күмелеп, күпләргә үрнәк күрсәтеп яшәгән Тәрҗемә әби нәрсә уйлый икән? Бердәнбер улы акылга утырып, хатасын аңлап әнисен алырга килерме? Әллә ул пенсия таратыр вакыт җиткәч кенә әнисен исенә төшерәме? Бу сораулар ачык кала. Ничек кенә булмасын, тиздән сиксән яше тулачак әбекәй көндә кемнедер көтә...

Урындагы авыл хакимияте һәм колхоз идарәсе бинасы төзекләндерелгәч, 2000 елда Яңа Каенлык авылында картлар йорты ишекләрен ачкан. Бүген 20 кешегә тәгаенләнгән бинада унсигез кеше яши. Картларга урындагы малтабарлар да, авыл халкы да матди ярдәм күрсәтә. Ләкин тормышның ачысын-төчесен күргән әби-бабайларның күңел яралары барыбер төзәлми. Гомумән, өлкәннәргә хөрмәт, ихтирам булмаган җәмгыятьнең, кешелекнең киләчәге бармы? Бу сорау һәркемне уйландырырга тиеш. Чөнки бөтен кеше дә картая. Безне дә көйләп үстергән балаларыбыз картлар йортына илтергә мөмкин. Аларны мондый адымга барудан кем яки нәрсә туктата алачак? Картлар йортларының артуына чик куярга теләсәк, бүгеннән яшь буынны өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә башларга кирәк.

Айдар ЗӘКИЕВ.

Краснокама районы.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»