22.02.2011 - Җәмгыять

Резервның буыны ныкмы?

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Армиягә баручы егетләр хакында фикер алышасы килә. Алар безнең күз алдында үсәләр бит. Гаилә, балалар бакчасы (әгәр булса), мәктәп еллары — менә шулайрак авыл малае үтәсе юллар.

“Балалык баскычлары”н үткәндә ул табиблар күзәтүендә була. Журнал бите язмасын укыганда күңелләрне курку баса: күпчелек бала нинди дә булса чиргә тарыган. Журналга теркәп куюдан башка аларга бертөрле дә ярдәм күрсәтелмәгән.

Дәвалау, ял иттерү, профилактик ярдәм күрсәтү кебек эшләр вакытында үтәлми. Без ул яшьләрне хезмәткә чакыру вакыты җиткәч кенә искә алабыз. Шуңадыр хәрби комиссиядәге табиблар чакырылган егетләрнең күбесендә өзлегү-катлаулану  чирен таба. Агыйдел шәһәре һәм Краснокама районы буенча  хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Азат Исламов хәбәр итүенчә, хәрби хезмәткә чакыру планы районга ике тапкыр арттырылган. Ә бүген һәр бишенче чакырылучы гына хәрби хезмәткә яраклы.

Совет чорында чакырылыш комиссиясенең “яраклы түгел” диагнозын алган егетләрне кызлар каршы алырга да, озатырга да килмиләр иде. Ә хәзер ничек икән? “Яраклы түгел”гә баланың үзен генә гаепләп буламы соң? Без малайның киләчәктә Ватанны саклаучы булачагын белә идек, ә аның сәламәтлеге турында кайгыртмадык. Без дигәнем: ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар, табиблар, хәрби комиссариат хезмәткәрләре. Ә менә хәрбиләргә уйланырга вакыт.

...Ватанны саклаучылар көнен каршы алган кичәләрнең берсендә Яңа Актанышбаш урта мәктәбендә “Ягез әле, егетләр!” дигән ярыш-бәйрәм үтте. Мәктәпнең спорт залына  барлык укучылар, укытучылар, ата-аналар чакырылган иде. 6-11нче сыйныф укучыларыннан ике команда тезелде.

Укучылар түбәндәге сынауларны үтте: турникта күтәрелү, челән аякта йөрү (ходули), винтовканы сүтү-җыю, мишеньга пневматик винтовкадан ату, тупны баскетбол кәрзиненә ташлау, өзек-өзек тактага басып “баткаклык”ны кичү, спортчылар биюе, капкага туп кертү, чаңгыда шуу, бәрәңге һәм суган әрчү (күздән яшь чыкмасын), “бала” биләү, кызлар прическасын матурлау, борыска кадак кагу, кызлар белән бию һәм башкалар.

Сынаулар барышында укучылар, чакырылган кунаклар кул чабулар, ялкынлы тойгылар белән теләктәшлек белдереп тордылар. Уңыш сөендерә, уңышсызлык көендерә, ди халык. Балаларның барысы да безгә якын һәм кадерле. Турникта күтәрелүче укучы белән бергә “күтәрелдек”, бергә “төштек”, челән аякта йөргәндә бергә “егылдык”, бергә “атладык”. Аларга көч бирә-бирә хәлсезләндек. Хәрби җитәкче һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Владимир Цырульников, физкультура укытучысы Илназ Әхмәров та күп көч салды. Жюри әгъзалары да сыналучы укучыларның хәленә кереп, баллны югары куярга тырышты. Үзебезнең укучылар бит!

Сынауларның бөтен төрендә дә катнашырга теләүчеләр табылмады. Шуңадыр, армия сафында хезмәт итәргә теләүчеләр саны елдан-ел азая бара, дип уйладым мин.

Ил сагына баручыларга физкультура дәресләре генә аз ул. Өлкәннәрнең хезмәт һәм тормыш юлын өйрәнгәннәр, яхшы физик тәрбия алганнар гына ышанычлы алмаш була ала. Хәзер укучылар басуларда бертөрле эш тә башкармый, ферманың, терлекчелекнең ни икәнен белми, стадионда да спорт уеннары оештырылмый. Хезмәт кораллары кулына алмаган бала ничек хәрби коралны кулында тота алсын инде!

2010 елгы көзге чакырылышта 130 егет армиягә китәргә тиеш иде. Нибары 50 егет кенә сәламәт дип табылды. Хәзерге яшьләр безгә караганда яхшы киенә, тәмле ашый, җылы урында яши. Ә сәламәтлеге нинди? Без табигатьтән аерылдык, даруга ышандык, аз хәрәкәтләнәбез түгелме? Компьютер. Телевизордан көн дә 2-3 сериал кино карап утыру, физик чыныгу ясамау, кыш көне чаңгыда шумау, суда йөзә белмәү һ.б. “Утрак тормыш” кешене “яраклы түгел”гә әйләндерә дә инде. “Бүлмә балалары” менә шулай яши дә. Әти-әниләр бу балалар турында нәрсә уйлый икән? Ватанны сакларга бармаса, үзебезнең яныбызда ярдәмче булыр, дип куаналар микән? Илебезне, җиребезне, чигебезне, халкыбызны кем саклар? Минем сорарга хакым бармы? Бар, дип уйлыйм. Без гаиләдә җиде малай бер әни тәрбиясендә үстек. Барыбыз да Совет Армиясе сафында хезмәт иттек. Ике абыем Бөек Ватан сугышында катнашты. Мин үзем өч елдан артык илебезнең Ерак Көнчыгышында, Сахалин утравында, Камчатка ярымутравында хезмәт иттем. Димәк, мин хәзерге өч солдатның хезмәтен берүзем башкарганмын булып чыга. Дәрәҗәм — запастагы өлкән лейтенант. Резерв гаиләдән башлана! Гафу итегез, бу мәкаләмдә үземне дә кыстырып яздым. Үзеңә ошаган хезмәтне теләгән җирдә генә башкарып булмый армиядә! Тугры сүз таш яра, ди халык мәкале. Менә нинди резерв әзерлибез бүген без. Гәзит басмаларында патриотик темага ешрак язарга кирәк, дип уйлыйм мин.

Мәктәпләрдә компьютер сыйныфлары булдырдык, тагын мәгълүмат-коммуникацион һәм Интернет-технологияләр актив кертелә. Яңа-яңа корылмалар кайта.

Безнең хәзерге заманда ышанычлы сәүдәгәрләребез, эшкуарларыбыз бар. Менә күрербез: шәфкатьлелек акцияләре иң актуаль, тормышның үзе шикелле кирәкле хәрәкәткә әверелер, дип өметләнәм.

Мәктәпләргә, балалар йортына ярдәм иткән кешеләрне — кешелекле гамәле өчен — таныйлар һәм налог түләүдән дә азат итәләр. Резерв әзерлик, дуслар.

Фәиз Хуҗин,

хезмәт һәм мәгариф ветераны,

запастагы өлкән лейтенант.

Краснокама районы,

Яңа Актанышбаш авылы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»