19.02.2011 - Җәмгыять

Күбәләкләр җанын кем аңлар да, талпынырга кемнәр көч бирер?..

— Әни, алып кайтыгыз инде мине өйгә, бер генә атнага алыгыз! Мин үзем генә торалам хәзер, үстем, барысын да аңлыйм, бер әйберегезгә дә тимәячәкмен. Әти, әти, дим, нәнәй, тыңлагызчы!..

Унсигез яшьлек инвалид баланың үксеп елый-елый туганнарына ялваруларын Илүсә Нурисламова тыныч кына күзәтә алмый, яңаклары буйлап әче күз яшьләре тәгәри. Ә теге, иң якын кешеләр булырга тиешлеләр, үсмергә, бу имгәк, чыннан да, безнең баламыни, дигәндәй нәфрәтле карашларын төбәп, үзләреннән этеп-этеп җибәрәләр. ДЦП чирле бала начар сөйләшә, ярты сүзе аңлашылмый, ул тотлыга, калтырый, көчсез аяклары гәүдәсен чак-чак тота, ә яшь, матур, затлы киенгән әти-әнисе, нәнәсе аның инәлүләренә колак та салмый. Илүсә Фатыйх кызы, түзмичә, Илдарга ярдәмгә үзе ташлана:

— Балакаем, икенче атнада Уфага үзем алып барырмын, өеңә керербез, шуннан беразга калырсың...

Белә инде ул, Илдар Уфага бармаячак, барса да — фатирына кермәячәк, керсә дә — аны калдырмаячаклар. Ләкин бу мизгелдә авыр чирле баланы ничек тә тынычландырырга кирәк, мондый хәлләр аның психикасына начар тәэсир итә.

Шулвакыт ана исемен йөртүче җәһәт кенә бер йөзеген салып, Илүсә ханымның бармагына кидерергә уйлый. Ул кулын тартып алгач, сумкасына ыргыта. Йөзекне хуҗасына кире кайтарып, интернат директоры берничә генә сүз әйтә ала:

— Миңа сездән бер нәрсә кирәкми, Алла хакы өчен шушы баланы алып китеп, бер атна үзегездә тотыгыз, аңа да, миңа да иң зур бүләк шул булачак...

Юк, алып китмиләр Илдарны. Әти кеше тиз генә машинасына чыгып утыру ягын карый, аның артыннан алтынга манчылган нәнәй кузгала, ниһаять, баладан арынып, ана җил-җил чыгып шыла. Илдарны тынычландыру, һәрвакыттагыча, интернатта эшләүчеләр җилкәсенә төшә...

Хәер, аларның килүенә сәбәп тә улларын сагыну, булмаган, фатирларын хосусыйлаштырганда баланың исемен сызып ташлау булган максатлары. Моның өчен интернат директорының ризалыгын алырга кирәк, ләкин Илүсә Нурисламова нык тора, Илдарны тораксыз калдырмый. Ә теге оятсызлар хәтта ришвәт тәкъдим итүдән дә тартынмый... Планнары тормышка ашмагач, әти кеше “аны тугач та балалар йортында калдырырга кирәк булган без тилеләргә” дип чигәсендә бармагын боргалый. Газиз баласын ике яшькә кадәр гаиләдә яшәтүләрен күпсенүе. Әнә шул ике ел булмаса, бәлки, Илдар боларны бөтенләй белмәс һәм бу кадәр өзгәләнмәс тә иде...

Дүртөйленең Иске Баеш авылында урнашкан картлар һәм инвалид балалар интернатында Илдар кебек тагын 30 бала яши. Аларның барысында да Илдар язмышы, дисәм, дөреслеккә туры килмәс. Берничәсенең туганнары килгәли икән, һәм хәтта чын күңелдән сагынып, хәсрәтләнеп йөрүчеләр дә бар, ди.

Менә ун яшьлек Нияз. Аны әнисе бала тудыру йортында калдырып чыккан, берничә айдан ул яңа әти-әниле булган. Уллыкка биргәндә сабыйның чирле икәнен яшергәннәр, монысы табиблар намусында калсын. Ә Ниязда нинди генә чирләр юк, өстәвенә, ДЦПның авыр формасы ачыкланган. Шушыларны белгәч тә яңа гаиләдәге ата-ана сабыйдан баш тартмый, кире китереп ташламый, булдыралганча тәрбияли, дәвалый. Әнисе тугыз яшькә кадәр аны күтәреп йөртә, тик, кызганычка каршы, үзе авыр чиргә тарый. Шуннан гына ата кеше баланы дәүләт учреждениесенә тапшырырга мәҗбүр була. Бүген ул еш килеп йөри, улының һәр теләген үти. Тәүге компьютер да Ниязда, яхшы телефон да аңарда. Иң мөһиме, иң яхшы әти — Ниязныкы!

Башкалар туганнары белән әллә ни мактана алмый шул. Ә бит араларында карап торырлык акыллы, матур балалар бар. Биредә тәрбияләнүчеләрнең зиһеннәре төгәл, ләкин аяк-куллары хәрәкәтләнми, я алар бөтенләй юк. Бу бичаралар белән тәүге тапкыр очрашучылар шок кичерә, ә менә көн дә араларында кайнаучылар өчен алар — гадәти балалар.

— Дөньядагы иң матур, иң сәламәт сабыйлар кебек якын һәм сөйкемлеләр, — ди Илүсә Фатыйх кызы.

Бу сүзләр һич тә, балаларны савыктыру чаралары күрелми, дигәнне аңлатмый. Күрәләр, тырышалар, тиешле бөтен процедуралар үткәрелә, елына ике тапкыр Уфага барып, тернәкләндерү сеанслары үтеп кайталар. Уфадан табиб-ортопед килеп тикшерә. Менә күптән түгел республика дәваханәсендә ике кызга операция ясаганнар. Җиде-сигез ел аякка басмаган балалар әкренләп, култык таягы ярдәмендә йөреп киткән. Интернатта эшләүчеләр өчен иң зур куаныч монысы. Алена белән Айзиләгә бераз аякларын ныгытасы гына бар, тиздән култык таякларын да ташлаячаклар. Бу исә алар җәмгыятьнең калдыгы түгел (инвалидлар исә бездә әлегә шундый хәлдә), ә тулыканлы әгъзасы булачак, дигән сүз. Зур үсеп, кияүгә чыгып, аларга да балалар үстерергә язсын, тик үз гаиләләреннән үрнәк алырга язмасын. Зур зәңгәр күзле, искиткеч гүзәл Аленаның әнисе, авыру кызын ташлап, сәламәт улы белән Урта Азиягә чыгып качкан. Бераздан әтисе аларны бер шәһәрдә бомжлар арасында табып, малайны алып кайткан. Ләкин күптән түгел теге хатын  аны тагын урлап киткән...

Алена әниләр турында бик сагышлы шигырь сөйләде: кил, әнием, без бергә булырга тиеш, мин сине гаепләмим, яратам гына, киләчәктә кавышуыбызга ышанам, дигән сүзләрдән һәммәбезнең күзләренә яшьләр эркелде...

Бу учреждениедәге һәр баланың язмышы турында аерым трагедия язып булыр иде. Күңелне аз гына җылыткан хәбәрләр дә ишетелгәли. Әнә, Айзиләнең икетуган апасы, әгәр дә кыз аягына ныклап басып китсә, алып китәм, дип әйтә, ди. Соңгы вакыттагы иң яхшы яңалык бу. Ханым биредә эшләүчеләр адресына бик җылы хат та калдырган. “Сез — изге җанлы бәндәләр. Чирле балаларны бу кадәр яратып караган кешеләрне күргәнем булмады”, дигән сүзләр бар анда.

Әйе, безгә бала сәламәт тә, матур да булсын, яхшы укысын да, тормышта әллә күпме уңышларга да ирешсен. Ләкин язмышны аңламассың. Берәүләргә ул шулкадәр мәрхәмәтле, игелекле, ә икенчеләрне гомере буе газап эчендә яшәтә. Менә дигән матур дөнья көтүче сау-сәламәт кешеләрнең дә баласы гарип туарга мөмкин. Аларны дәүләт җилкәсенә ташламыйча, гомер юлыннан үзләре тартып килүчеләр дә бар. Иң түземләр бу юлда уңышка ирешми калмый.

Әлеге интернатка Засов исемендәге Хәйрия фондында эшләүче Гөлнара Сәхибзадаева белән барган идек. Чирле бала проблемасын ул бу сүзнең туры мәгънәсендә, үз иңнәрендә күтәргән. Университет тәмамлап, якты хыяллар белән янып йөргән Гөлнараның кызы, күз нуры, “ДЦП” диагнозы белән туа. Шуннан башлап аның хыялы бер генә — баланы ничек тә аякка бастыру була. Кашык, каләм тотудан башлана эш, монысына ирешкәнче дә еллар үтә. Бүген Айгөл Сәхибзадаева — гайнвар ахырында Яңа Зеландиядә үткән паралимпия уеннарында призлы урынны алучылар арасында.

Ни аяныч, Гөлнара Радик кызы кебекләр аз арабызда. Ә чирле балага аз гына игътибар, тәрбия  булганда, ул бит әллә никадәр уңышларга ирешерлек ихтыяр көченә ия. Интернатта да сәләтлеләр бихисап. Менә аның горурлыгы, таянычы һәм куанычы Диана. Бу кызның ничек оста итеп шигырь сөйләвен күрсәгез иде! Зур-зур сәхнәләрдә дә бу кадәр интонация белән башкарган кешеләр сирәк. Наҗар Нәҗминең “Башкортстан” шигырен сөйләгәндә күзләреннән көлтә-көлтә очкыннар чәчелә, республиканы күкләргә менеп иңлимени: кочаклары ачыла, зәгыйфь аяклары тоткарламаса, очып та китәр иде, билләһи. Диана эчкечеләр гаиләсендә туган. Ул өйләренә опека органнары хезмәткәрләре килгәндә, тавышы чыкмасын өчен авызын бәйләп, үзен шкафка бикләгәннәрен дә яхшы хәтерли. Стакан чыңнары астында дөньяга килгән гарип баланың бик күп сәләте хәстәрлекле кулларга эләккәч ачылган.

Тормыш тарафыннан бу кадәр каһәрләнеп, әллә ничә чир белән тумаса, кечкенә Лена балерина булыр иде, мөгаен. Ул шундый шук, җитез, шулкадәр нәфис, ягымлы кыз, һәрберебезгә килеп сарылып, яраттырып китте. Утырганда ук, балеттагыча, аягын очларына куеп утыра Лена, ләкин бер дә “үлеп бара торган аккош”ка охшап түгел, ә талпынып очып китәргә җыенган ирекле кош кебек. Аяныч, аяклар җибәрми, бу кошчык кыска гына гомерендә инде катлаулы берничә операция кичергән.

Операция дигәннән, интернат балаларына, ул ни өчендер вакытында үткәрелми. Медицина гарип сабыйларга ул өч-дүрт яшьтә ясалырга тиеш, шунда гына нәтиҗә булачак, дип тукып тора, дәүләтнекеләрне читкә этеп тора. Бала хокуклары буенча вәкил Лилия Гомәрованың тырышлыгы, үҗәтлеге белән генә Алена белән Айзилә аяклы булган. Дәваханә аларны чираттагы тапкыр борып кайтарырга уйлаган. Әле интернатта янә тугыз бала операция көтә. Сез аларның идән буйлап кайсы алдан арба этеп, кайсы сикереп, кайсы үрмәләп, кайсы шуышып йөргәнен күрсәгез! Канатлары каерылган килеш җилгә каршы очучы күбәләкләрмени! Кызганудан күзләр яшьләнә, тамакка төер тыгыла. Республика дәваханәсеннән килгән табиб бу хәлләрне күргән, билгеле. “Дәгъвабыз юк, бик әйбәтләп тикшереп, кемгә операция тиешлеген, кемгә инде соң яисә бөтенләй мөмкин түгеллеген әйтеп китте”, диделәр. Уфага йөртмәбез, мин Дүртөйлегә киләм, ясыйм, дигән. Шуннан соң ләм-мим. Ә кыйммәтле вакыт үтә бит, балалар үсә, мөмкинлекләр югала...

Уңышлы башкарылган операциядән соң аякка баскан балаларның тормышлары тамырыннан үзгәрер иде. Унсигез яшьләре тулгач та картларга әйләнеп, шушында терәлеп урнашкан картлар йортына күчерелмәсләр, ә зур, якты тормыш юлына озатылырлар иде. Күптән түгел генә олылар ягына өч үсмерне — югарыда телгә алынган Илдарны, Оляны һәм Иринаны чыгарганнар. Болар Нарасыйлар йортыннан ук бергә, өч яшьтән Чиләбе өлкәсенең Куса шәһәре интернатында тәрбияләнәләр, әлеге учреждение ачылгач, бирегә кайтарылалар. Шуңа да бу өчәү үзләрен бертуганнардай хис итә, бер-берсе өчен җаннары фида. Иринаның куллары зәгыйфь, Оляныкы терсәк тирәсеннән бөтенләй юк, әмма алар сәламәт кешеләр дә булдыра алмаган эшләрне башкара. Ирина — коеп куйган рәссам, каләмне авызына кабып, искиткеч рәсемнәр ясый. Оля — спортчы, теннис, чаңгы ярышларында аңа тиңнәр сирәк. Күптән түгел шатлыклы хәбәр килеп ирешкән: Иринаның Уфада яшәүче картәтисе фатирын кызга яздырган. Димәк, ул үзаллы дөнья кора алачак. Ә фатир мәсьәләсе, һәммә җирдәге кебек, монда да иң четереклесе. Тик әлегә кызның дусларыннан, биредә иң якын кешеләренә әверелгән апаларыннан аерыласы килми. Оля Стәрлетамактан. “Аның туганнары булырга тиеш, тиздән Оляның теләге буенча бергә барып эзләп кайтачакбыз”, диде Илүсә Фатыйх кызы. Кемнеңдер туганын табу, аны бала янына китертү — биредә эшләүчеләрнең изге теләге.

Әлбәттә, интернатта чирле сабыйлар өчен бөтен шартлар да тудырылган, өйдәгедән ким булмасын, дип, төрле бәйрәмнәр үткәрәләр, экскурсияләргә алып чыгалар. Җәй көне су буеннан кайтып кергәннәре юк. Әле Илүсә ханым ихатада бассейн эшләү теләге белән яна, кул-аяклары гарип сабыйларга ныгынырга бик кирәк ул.

Балалар биредә дүрт сыйныфка кадәр укый, аннары, һәркемнең мөмкинлегенә карап, авыл мәктәбе укытучысы килеп белем бирә. Шушы елдан дистанцион укыту дигән яңалык кертелгән. Биш компьютер бар,   аның аша белем алалар. Кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Аларның чигеп эшләгән картиналары күз явын алырлык. Моннан тыш, камырдан, каләм чүбеннән, кул астындагы башка әйберләрдән эшләнмәләре иң зәвыклы күргәзмәләргә куярлык. Шигырь язучылар бик күп, ә биючеләре! Брейк  — иң яраткан биюләре. Осталыкка гариплек һич комачауламый.

Без “бәхет” төшенчәсен сәламәтлек, муллык, уңышлы булу белән бәйләргә күнеккәнбез. Димәк, бу балалар бәхетсез һәм гомерләрендә дә аны татымаячак, дип уйларга булыр иде. Һәм күпләр шулай уйлый да. Ләкин бәхетне кем ничек аңлый һәм планканы ничек куя бит. Әлеге сабыйлар өчен яннарында җан атып торучы, кайчакта “әни” дип килеп сыенырга рөхсәт итүче, шул әнидәй кочаклап сөюче кешеләр булу — зур бәхет. Әнә шул бәхеттән ничек тә мәхрүм итмәскә иде аларны. Тик соңгы вакытта Иске Баеш интернатын ябып, анда тәрбияләнүче балаларны кайсын кая озату турында сүзләр ишетелә. Имеш тә, Баймак ягындагы учреждениегә үк җибәрәләр икән, диючеләр дә бар. “Без мәңге дә барып җитәрлек түгел икән”, дип көрсенә еш кына шушында иганә ярдәме белән килүче Гөлнара Сәхипзадаева.

Күчерүнең сәбәбе, имеш, балалар картлар белән бер җирдә тотылырга тиеш түгел. “Ике төркем ике бинада урнашкан, аннары алар бер-берсен тулыландыралар гына бит: картларыбыз — әби-бабайлар, без, хезмәткәрләр — әти-әниләр, нарасыйлар — балаларыбыз”, ди шушы ике учреждение җитәкчесе булган Илүсә ханым. Нәкъ гап-гади гаиләдәге кебек. Аны, балалар бүлеге мөдире Регина Сатикованы, баш шәфкать туташы Лира Сатикованы һәм алар белән бергә шушында эшләүче тагын утыз кешене бүген иң борчыганы шушы проблема. Ничек аерылырлар, балалар  моны ничек кичерер, чит коллективка ничек күнегер?

Әйткәндәй, психологлар сүзләренә караганда, кеше үз гомерендә яңа  коллективка өч тапкыр күнегеп, күңелен биреп ияләшә ала. Бу балаларның күпчелеге бер — әти-әниләренә, икенчегә — нарасыйлар йортларына, өченчегә — төрле интернатларга, дүртенчегә шушы коллективка өйрәнгән бит инде. Биредә аларның бозлана башлаган күңелләрен кайнар йөрәкләре белән җылытып, сүнеп барган күзләрендә очкын кабыза алганнар. “Бәхет”  төшенчәсе бу очракта бик бәхәсле булса да, мин аларны бүген бәхетсез, дип әйтә алмыйм. Югарыда мәсьәләне хәл итеп утыручылар шушы хакта уйлана микән? Әллә инде ничә еллар дәвамында бер урында бер функцияне үти-үти күңелләре катканмы, битараф функционерга, чиновникка әйләнеп беткәннәрме? Балалар язмышы хәл ителгәндә иң элек шул балаларның мәнфәгате алга куелырга тиеш түгелме соң? 

Без хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Исхаков белән очрашып, шушы сорауны аңа юлладык:

— Иске Баеш Картлар һәм инвалид балалар интернат- йорты әлегә әйбәт кенә эшли, кирәгенчә ярдәм итеп торабыз. Дөрес, бу контингентның безнең игътибардан читтәрәк калган вакытлары да булды, хәзер балаларны тернәкләндерү, медицина ярдәме күрсәтү — беренчел бурычыбыз.

Күчерүгә килгәндә, нормативлар буенча өлкәннәр һәм балалар бер учреждениедә яисә янәшә тотылырга тиеш түгел. Аннары, интернат авылда урнашкан, шул рәвешле кирәкле белгечләрне җәлеп итү аерым кыенлыклар тудыра. Контрольлек итүче органнар бездән күчерүне таләп итә һәм, иртәме-соңмы, бу эш эшләнәчәк, монысы дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәлә. Әлегә төгәл вакыты билгеле түгел. Ышаныгыз, 21нче гасырда инвалид балалар икенчерәк, заманчарак шартларда тәрбияләнергә һәм реабилитация үтәргә тиеш.

Операцияләр мәсьәләсенә килгәндә, Сәламәтлек саклау министрлыгына хат җибәрелде, алдагы көннәрдә бу проблема хәл ителер, дип уйлыйм. Инвалид балалар тормышы белән кызыксынуыгыз, аларның проблемаларын йөрәгегезгә якын кабул итүегез өчен зур рәхмәт! — диде ул.

Берничә елдан бу балалар, чыннан да, икенче урынга күчерелер. Зур шәһәр уртасында аларга барлык таләпләргә җавап бирүче, уңайлы җиһазлары булган бик матур бина да салыныр. Тик... мондый балаларга тыныч авыл тормышыннан шау-шулы шәһәр яхшырак, дигән фикердә булган кешене, гомумән, аңлавы авыр. Әле Агыйдел буенда үз җайларына яшәп ятсалар, шәһәрдә урамга чыгу да проблемага әверелүе мөмкин. Аларга усал шәһәр баласы бармак белән төртеп-төтеп күрсәтеп, җаннарын кыймас дисезме? Бу әле мәсьәләнең күренеп торган яклары гына. 

“Син гарип булып тугансың икән, гомереңнең соңгы көннәренә кадәр герой булырга дучарсың”, дигән бер акыллысы. Чыннан да, бу балалар үткәргән һәр мизгел батырлыкка тиң. Аларны тормыш минут саен сыный, ә алда сынауларның тагын да авыррагы көтеп тора.  Күбәләктәй җаннар чыдасын гына...

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Дүртөйле районы.

 

 

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»