18.02.2011 - Җәмгыять

Без — нибары кырыгынчы урында

Башкортстан уртача хезмәт хакы күләме буенча илдә хурлыклы кырыгынчы урынны били. Бүген ул 16,5 мең сум тәшкил итә. Идел буе федераль округында бу исемлектә без бишенче барабыз. Иң артта да түгелбез түгелен, әмма мактанырлыгы да юк. Халыкның җиде проценты яшәү минимумыннан да түбәнрәк акча алуын исәпләсәк, бигрәк тә. Бу җәһәттән Хөкүмәт ниндидер чаралар күрергә тырыша, дияргә кирәк. Менә ел башыннан республикада минималь хезмәт хакын 5500 сумга күтәрделәр. Шушыңа кайбер эш бирүчеләр бик теләми генә риза булган, кайберләре бу эшне берничә ай эчендә башкарачакбыз, дигән. Ел башыннан бюджет хезмәткәрләренең акчасы 6,5 процентка арттырылды. Күпләр өчен бу — 200-300 сум. Шунысы куанычлы, җәйдән генә артырга тиешле хезмәт хакын гыйнвардан ук күтәрделәр.

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова журналистлар белән очрашуда сүзен әнә шул җитди проблемадан башлады. Аны шулай ук эш хаклары буенча бурычлары булган оешмаларның артуы да борчый. Әле 32 предприятиенең хезмәткәрләре алдында 105 миллион сум бурычы бар. Аларның күпчелеге банкротлык процедурасын кичерә, әмма финанс ягыннан савыктырылмый, юкка чыгарыла да куя. “Хезмәт хаклары буенча бурычларны түләүдә милекчеләрнең җаваплылыгы турында закон проекты әзерләргә ниятлибез”, — диде Ленара Хәким кызы бу уңайдан.

Хезмәт шартларын яхшырту мәсьәләсе — министрлык эшчәнлегенең мөһим юнәлеше. Хезмәткәрнең эш урыны хәвефсез һәм уңайлы булырга тиеш, ләкин бүген республикада һәр бишенче кеше зыянлы шартларда эшли. Предприятиеләр җитәкчеләре модернизацияләүгә акча түгәргә теләми.

Торак-коммуналь хезмәтләргә хаклар көннән-көн арткан бер вакытта аз керемле гражданнарга субсидия бирү мәсьәләсе аеруча зур әһәмияткә ия. Кеременең 22 процентын торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли икән, ул гаилә субсидиягә хокуклы. Аның уртача күләме аена 1052 сум тәшкил итә. Әле республикада яшәүчеләрнең нибары 6,2 проценты гына шушы ярдәмне ала, бу максатларга бүленгән акча тиешенчә үзләштерелми. Моның бер сәбәбен министр субсидиягә хокуклыларның күпчелегенең авылда яшәве һәм аны алу өчен әллә күпме документ җыярга кирәклеге белән аңлатты. Субсидия артыннан йөрү халыкны михнәт чиктерә: учреждениеләрдәге чиратлар, бер белешмәне алганчы икенчесенең срогы чыгуы, хезмәтләндерүчеләрнең дорфалыгы... Әле Русия Хөкүмәтенә шушы юлны гадиләштерү тәкъдиме белән чыгарга җыеналар.

Яңа елдан министрлыкка яңа вәкаләтләр дә бирелгән: беренчесе— Русия Пенсия фондыныкы — дәүләт хезмәткәрләренә пенсия түләү, икенчесе — РФ Социаль страховкалау фондының Төбәк бүлекчәсенеке — инвалидларны һәм ветераннары техник тернәкләндерү средстволары, протез-ортопедия изделиеләре, шифаханә-курорт дәвалавы, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кайтуны тәэмин итү. Әле “Гражданнарны тернәкләндерү средстволары һәм шифаханә-курорт путевкалары белән тәэмин итүче республика үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе төзелгән. Ул Уфаның Зорге урамындагы 15/1 санлы йортында урнашкан.

— Гаризаларны яшәгән урын буенча да бирергә була, һәр район һәм шәһәрдә аларны кабул итүче комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәкләре бар. Ләкин халык һаман да соцстрахка бара, аннан аларны безгә җибәрәләр. Мин бу кешеләрне кызганам, алар транспортка акча түгә, кайберәүләр чирле килеш шушы юлны үтәргә мәҗбүр. Гаризаларны яңа адрес буенча да кабул итәчәкләр, ләкин бина күптән түгел генә тапшырылу сәбәпле, әлегә эшләми, — диде Ленара Хәким кызы.

Социаль ярдәм алучыларның бердәм базасы булдырылачак. Әле бу проблема өстендә эшлиләр. Әгәр дә кеше субсидия, пособие яисә тагын ниндидер ярдәм ала икән, базада аның турында барлык мәгълүмат та булачак, бу аны әледән-әле белешмәләр артыннан йөртмәс өчен эшләнә.  

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»