18.02.2011 - Җәмгыять

БДИның уңай һәм кире яклары

Укучыларның белеме БДИ белән дистә елга якын бәяләнүгә карамастан, бу өлкәдә һаман аңлашылмаучылык артканнан-арта бара. Дәүләт думасында БДИ буенча уздырылган киңәшмәдә катнашучылар аның файдасына караганда зыяны күбрәк, дип билгеләделәр. “БДИ бернинди проблеманы да хәл итмәде, — диде күпчелек, — коррупция дә бетмәде, белем сыйфаты да артык күтәрелмәде, укытучылар әзерләү дә яхшырмады. Коррупциягә килгәндә,  Ростов өлкәсе Морозовск шәһәренең мәгариф бүлеге мөдире Виктор Кочетов укытучыларны балалар иҗаты йортында җыя да укучылар өчен имтихан сорауларына җавап бирергә куша. Соңыннан ачыклануынча, бу изгелеге өчен аңа ата-аналар зур суммада акча бирергә тиеш булганнар. Воронеж өлкәсе Новохопер районында имтихан комиссиясе вәкиле үзенең шушындый ук “изгелеген” һәр укучыдан уртача 25 мең сумга бәяләгән. Имтихан битләренең күчермәләрен алып, андагы мәсьәлә-мисалларны укытучылардан чиштергән дә әзер җавапларны укучыларга күчерергә тараткан. Бу эшкә ул   районның иң көчле берничә укытучысын да җәлеп иткән.

2010 елда мәктәпне тәмамлаган 16 мең егет һәм кызга аттестатсыз калу куркынычы янады. Бу аннан элекке ел белән чагыштырганда өч тапкырга азрак булса да, барлык укучыларның (878 664 кеше БДИ тапшырды) ике проценты дигән сүз. 100 һәм 80 баллдан югары нәтиҗәләр дә Рособрнадзор хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итә. Чөнки 100 балл җыючылар саны узган ел элеккесенә караганда 500 кешегә арткан. Тикшерүләр күрсәтүенчә, уртачадан югары баллар Карачай-Черкес, Башкортстан, Калмыкстан республикалары, Липецк һәм Мурманск өлкәләрендә күзәтелә. Балларның югары булуын алар бу төбәкләрдә күзәтчелекнең түбән булуы, аларның үзәктән ерак урнашуы белән аңлата.

Физикадан иң аз балл 34 булган. Бу фәннән имтихан биргән 175 мең укучының нибары биш проценты гына иң түбән балл чиген уза алган. 40 төбәктән 107 укучы 100 балл җыйган. Тарих фәнен һәм немец телен сайлаучылар БДИны иң начар тапшыручылар исәпләнә. Тарих фәнен 9 процент, немец телен 12 процент укучы тапшыра алмаган.

Яшүсмерләр арасындагы суицидны өйрәнүче Русиянең хокукый һәм психологик ярдәм үзәге җитәкчесе Михаил Виноградов фикеренчә, бердәм дәүләт имтиханнары яшүсмер психикасына аеруча кире йогынты ясый. “2009 елда гына БДИ белән бәйле суицид саны ике мең тәшкил итте”, — ди ул. Яшүсмерләрнең бу адымга баруы БДИ тирәсендә ыгы-зыгы куптарудан килә. Укучыны аңлап, аңа ярдәм итүдән бигрәк, тугызынчы сыйныфтан ук аны куркыта башлыйлар. БДИны бирә алмасаң, аттестатсыз каласың. Ансыз югары уку йортына ишекләр ябык. Мәскәү һәм Воронеж шәһәрләрендә БДИ нәтиҗәсен көтеп ала алмаган үсмерләрнең түземе бетеп, берсенең тәрәзәдән сикерүе, икенчесенең үз-үзенә кул салуы хакында күп сөйләделәр. “Чыннан да, имтихан эшләрен тикшерү озак башкарыла, — ди РФ Җәмәгать палатасының мәгариф буенча комиссиясе әгъзасы Любовь Духанина.— Урыс теленнән нәтиҗәләрне сигез-ун көн көтәргә кирәк. Шушы дәвер үсмер эмоциональ киеренкелектә яши”. Шуңа да белгечләр мәгълүмати технологияләр ярдәмендә бу вакытны кыскартырга тәкъдим итәләр. Мәсәлән, укучы имтиханны компьютерга тапшыра да, эшләп бетерү белән нәтиҗәсен дә белә. Икенчедән, имтихан уздыручыларның булдыксызлыгы, ягъни квалификациясез оештыручылар да балалар психикасына тискәре йогынты ясый.

Бердәм дәүләт имтиханы кеше психикасына гына түгел, ил икътисадына да зыян китерә, ди белгечләр. Көнбатыш илләрендә  бу юнәлештән баш тарткан бер вакытта Русиядә БДИ мәктәп тәмамлаучыларның да, вузга керүчеләрнең дә белемен бәяләүдә мәҗбүри формага әйләнде. Бу системаны кертү өчен, статистика күрсәтүенчә, 3,5 миллиард сум акча тотынылган. 2001 елда яңалык үзләштерелә башлаганнан алып әлегә кадәр аның зыяны турындагы әйдәүче педагогларның, галимнәрнең, башка белгечләрнең фикерләренә беркем дә колак салмады. Алар укучыларның белем сыйфаты төшәчәген искәрткән иде. Чыннан да, тест белән мавыккан балаларның  сөйләм теле ярлылануын, уй-фикерләрен дөрес һәм аңлаешлы әйтеп бирә алмауларын исбатлый белгечләр. Укытудагы мондый форма сәләтле балаларны ачыклауда да киртә. Тарих һәм әдәбияттан БДИ ярдәмендә белемне ачыклау мөмкин булмаган хәл, ди язучылар. Бу фәннәрдән андый имтиханны кичекмәстән туктатырга кирәк. Укучыларны уйларга, сөйләргә өйрәтәсе урынга, тест сорауларына коры җавапларны тап китереп утырсыннар инде! Мондый белем алган укучылар киләчәктә аны тормышта куллана да белмәячәк.

БДИның ата-ана кесәсенә суккан ягы да бар. Аз балалы мәктәп укучылары БДИ тапшыру өчен район үзәгенә, ә кайвакытта күрше районга ук юлланырга мәҗбүр. Мәсәлән, Волгоград өлкәсенең Жирновск районы укучылары инглиз теленнән имтиханны күрше районга барып тапшырган. Автобуслар юк, юлга өч сәгатькә якын вакыт китә. Билет хакы да ярыйсы гына. Үзебезнең Башкортстанда да шундый ук хәлләр. БДИ тапшыру өчен авыл балаларын барысын да район үзәгенә чакыралар. Ярый ла мәктәпнең үз автобусы булса.

Күпләрне борчыган тагын бер нәрсә бар. Математикадан БДИның мәҗбүри булуы күпләрне канәгатьләндерми. Киләчәк язмышын бу фән белән бәйләргә теләмәгән, математиканы “өчле” билгесеннән артык белмәгән укучылардан ни өчен мәҗбүриләп БДИ тапшырттырырга? Мәктәпне тәмамлаучы барлык укучылар да югары уку йортына керми бит. Илгә эшчеләр дә кирәк.

БДИның уңай якларын гына күрүчеләр дә бар. Беренчедән, яхшы укыган укучыларның таныш-белешсез генә үз көчләре белән югары уку йортларына керә алуы. Икенчедән, коррупциягә чик куелуы. Икенчесе, әлбәттә, әле дә зур бәхәсләр тудыра. Бу хакта югарыда мисаллар китерелде инде.

Ни генә дисәң дә, БДИ системасы менә ун ел инде ата-аналарны, укытучыларны, укучыларны көчле киеренкелектә, куркуда, билгесезлектә тотып, өметсезлек, үз көчеңә ышанычсызлык  алдында калдыра.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»