17.02.2011 - Җәмгыять

Туганлыкның тамырлары тирән

Төрки мәдәниятләрнең халыкара оешмасы (ТЮРКСОЙ) илләрендә 2010 ел   күренекле галим-тюрколог, философия фәннәре докторы, профессор Әхмәт-Зәки Вәлиди Туган елы буларак үткәрелде. Шушы көннәрдә Башкортстанга оешманың генеральный секретаре Дюсен Касеинов җитәкчелегендәге делегация рәсми визит белән килде. Делегация составында Төркия Республикасының мәдәният һәм туризм министры урынбасары, Әзербайҗан һәм Казахстан мәдәният министрлыклары вәкилләре, Әнкара университеты ректоры, Әнкараның Кечиорен районы, Сидэ шәһәре мэрлары, Төркиянең бизнес оешмалары вәкилләре килгән иде.

Әлеге визит кысаларында алар Әхмәт-Зәки Вәлиди Туганның туган туфрагында — Ишембай районында булды. Икенче көнне кунаклар Башкортстан Милли музее бинасында Әхмәт-Зәки Вәлидигә мемориаль тактаташ ачу тантанасында катнашты. Башкортстан ягыннан мемориаль тактаны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Рәхмәтуллина, мәдәният министры  Әскар Абдразаков, Уфа шәһәренең Киров районы хакимияте башлыгы Салават Сәгыйтов ачтылар.

— Әлбәттә, истәлек тактасын Әхмәт-Зәки Вәлиди исемен йөртүче китапханә диварында ачу бик гадел эш, чөнки биредә галимнең иң уникаль хезмәтләре саклана, — диде үз чыгышында Башкортстан Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Эльвира Абдуллина.

— Халыкның үзен күтәргән шәхесне онытмавы бик күңелле хәл, — диде әлеге тантанада Дюсен Касеинов. — Бу Уфада гына түгел. Без әле генә Вәлидинең кече Ватанына барып кайттык. Бу төбәк үзәктән ерак булса да, халык бөек якташын онытмый. Мин Зәки-Вәлидинең юбилей елында аның исемен бөтен дөньяга яңгырата алуыма бик шатмын.

Әлеге чарага китапханә хезмәткәрләре Әхмәт-Зәки Вәлидинең 120 еллыгына багышланган виртуаль күргәзмә әзерләгән иде. Күргәзмә экспозициясенә уникаль фотосурәтләр,  галимнең китапханә фондында булган хезмәтләре исемлеге кертелгән, география картасында Әхмәт-Зәки Вәлиди булган, конференцияләрдә катнашкан, аның гыйльми хезмәтләре дөнья күргән төбәкләр билгеләнгән иде.

ТЮРКСОЙ делегациясе визитының эшлекле өлешендә төп чараларның берсе итеп Башкортстанның Уфа шәһәре Совет районы хакимияте һәм Төркия Республикасының Әнкара шәһәре Кечиорен районы хакимияте арасында үзара хезмәттәшлек нияте белән Беркетмәгә кул кую тантанасы булды. Әлеге Беркетмә икътисад, авыл хуҗалыгы, мәгариф, туризм, фән һәм техника, социаль мәсьәләләр өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыруны күздә тота.

Әхмәт-Зәки Вәлиди Туган көннәре кысасында Уфа шәһәренең Конгресс-холлында узган тантаналы кичә галимнең мирасына баш июче Башкортстан зыялыларын  бергә җыйды һәм һәр кешегә ТЮРксОЙ делегациясе белән күзгә-күз очрашырга, аларның фикерен ишетергә форсат тудырды. Кичәне ачып, Зөһрә Рәхмәтуллина Әхмәт-Зәки Вәлидинең тормышы һәм эшчәнлеге турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады, Башкортстанда аның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән башкарылган эшләр, үткәрелүче чаралар турында әйтеп үтте. Ул ТЮРКСОЙ илләре җитәкчеләренә, генеральный секретарь Дюсен Касеиновка халыкара оешма кысаларында Әхмәт-Зәки Вәлиди елы игълан иткән өчен зур рәхмәт белдерде. Зөһрә Рәхмәтуллина сүзләренә караганда,  ТЮРКСОЙ илләрендә Әхмәт-Зәки Вәлиди исеме галимнең гыйльми мирасын популярлаштырып кына калмады, ә башкорт һәм күпмилләтле Русия мәдәниятен  төрки дөнья белән бәйләде.

 Әлеге чарада БР Фәннәр академиясенең вице-президенты Нияз Мәҗитов Дюсен Касеиновны һәм тагын 12 кешене галимнең истәлеген мәңгеләштерүгә керткән өлеше өчен Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең  “Әхмәт-Зәки Вәлиди Туган” медале белән бүләкләде. Башкортстаннан бу медальгә Нәҗип Асанбаев, Әмир Юлдашбаев, Марат Колшәрипов лаек булдылар. Тантаналы кичәне Башкортстан сәнгать осталары концерты дәвам итте.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»