20.10.2010 - Җәмгыять

Су — яшәү чыганагы
яки икътисади максатчанлык һәм хәвефсезлек

Быелгы аяусыз корылык байтак халык мәкален һәм әйтемен искә төшерергә, аларның мәгънәсенә төшенергә мәҗбүр итте. Су белән бәйлеләре дә, битарафлыгыбызны ачып салганнары да борын-борыннан халык сынамышларыннан телебезгә кереп калган. “Сусыз — дөнья сансыз”, “Тауга менгәч — тамак кибә” һ.б. Урысларның: “Пока гром не грянет — мужик  не перекрестится”, дигән әйтеме дә гыйбрәтле.

Моңа кадәр эчәр суыбыз сафлыгы хакында да күп сөйләп бармый идек, быел, сугару һәм янгын сүндерү өчен дә чыганакларның ифрат сай булуы ачыкланды. Совет чорын никадәр сүксәк тә, ул елларда төзелгән корылмалар (сугару җайланмалары, буалар һ.б.) җимерелә башлагач кына аларның әһәмиятен аңлый башладык булса кирәк.

Икътисади сәясәттә бер төп фактор бар. Ул эзлеклелек дип атала. Бүген безнең җәмгыять тарыган социаль-икътисади өзеклекләр нәкъ менә шул эзлеклелекнең булмавыннан. Хәер, сәяси корылыш тамырдан үзгәреш кичергән чорда икътисади өзеклек килеп тумый калмыйдыр да. Урман һәм торак пунктларында чыккан янгыннар да шул өзеклекләрнең ачык чагылышы, системалылыкның аксавы нәтиҗәсе. Шуңа күрә ил Премьер-министры самолет штурвалы артына утырып, янгын сүндерүдә катнашты. Әгәр дә система тиешенчә җайга салынып, җаваплы кешеләр үз участокларындагы эшне тиешенчә оештырса, бәлки, мондый хәлләргә юл куелмас та иде...

Су белән тәэмин итү мәсьәләсенә үз вазыйфасына керешкәч тә Президент Рөстәм Хәмитов та беренчел игътибар бирде. Су проблемасына карата үз фикерләре белән уртаклашуын сорап Илеш муниципаль районы Советы рәисе, “Иштау” җәмгыяте директоры Хәмит Узамановка мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгеләрне сөйләде:

— Су проблемасы, башка төбәкләрдәге кебек үк, безнең районда да бар. Әмма мин аны фаҗигале дәрәҗәдә кискен, дип атамас идем. Чөнки соңгы чорда күрелгән чаралар су белән тәэмин ителештә билгеле бер сынылышка ирешү мөмкинлеген бирде. Мин монда, әлбәттә, тәү чиратта, район халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү, табигый чыганаклар — чишмәләрне тәртипкә китерү, кайбер авыллар суүткәргечләрен шул чыганакларга тоташтыруны  күз уңында тотам. Мәсәлән, агымдагы елда Түбән Яркәйдә чишмә төзекләндерелде, Исәмәт һәм Торачы авылларында су чыганакларында ремонт эшләре алып бардык. Иштерәктә суүткәргечне тулысынча яңартуны тәмамладык, күпчелек йортларга су торбалары керттек. Бу авылда берничә чакрым яңа торбалар салынды, куәтле су насослары җиһазлап, башнялар урнаштырылды.

Гомумән, безнең “Иштау” предприятиесе су белән тәэмин итү буенча төп эшләрне башкара. Торак пунктларына су үткәрү булсын,  буаларга капиталь ремонт ясау булсын, һәр эшне тиеш булганча башкарырга омтылабыз. Сүз дә юк, мондый күләмле эшләр байтак финанс средстволары таләп итә. Башлыча, зур эшләр республика, федераль бюджет чыгымнары исәбенә башкарыла. Ләкин бу барысын да үзәктән генә көтеп ятабыз дигәнне аңлатмый. Чөнки төп эшләр өчен средстволарның бер өлеше үзәктән алынган очракта да проект-смета документациясен эшләү, аларга экспертиза үткәрү мәҗбүри. Шулар булмаса, яки аларга уңай бәя алынмаса, гомумән, финанслау буенча республика яисә федераль титулга керү мөмкин түгел. Ә инде проект-смета, экспертиза кебек эшчәнлекләр үзләре дә шактый чыгымлы. Бу уңайдан безгә район хакимияте ярдәм итә. Әйтик, быел район бюджеты исәбенә барлыгы 31 мең метр торба сатып алынды. Былтыр исә 26 мең метр кайтартылган иде.

Илеш районында хуҗалыклар ихтыяҗына һәм хәвефсезлек чараларына юнәлтеп төзелгән уналты буа бар. Аларның берничәсенә капиталь ремонт ясарга кирәк. Узган елда Иске Күктау авылындагысын төзекләндергән идек. Күптән түгел Карабаш авылы буасына ремонт ясауга проект-смета документациясе төзеп уңай экспертиза алдык. Шулай ук Түбән Яркәй һәм Татыш авыллары суүткәргечләре буенча да проектлар уңай бәяләнде. Аларны финанслауга средстволар юллап, тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать иттек.

Безнең предприятие “ПМК-10” дип аталган чордан ук аңа сугару системаларын төзү һәм җиһазлау, суүткәргечләр салу йөкләтелгән иде. Бүгенге көндә  сугару системаларына кагылышлы эшләр юк дәрәҗәсендә. Бу безнең Илеш районында гына түгел, республика һәм ил күләмендә шулай. Сугару белән шөгыльләнү өчен хуҗалыкларның акчасы юк. Халыкта: “Сиксән чыкмый — туксан керми”, дигән әйтем бар. Сугаруга тотынылган акча барыбер табыш китерми калмый ул. Әмма, иртәме-соңмы, бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырга туры киләчәк, дип уйлыйм. Инженер-гидролог буларак, шуны әйтә алам, бездәгедәй шартларда сугару аша туфрак уңдырышлылыгын шактый арттырырга мөмкин. Һәрхәлдә, сугару — туфракка кертелгән орлыкның уңышын тәэмин итү ысулы ул. Быелгы җәй бу уңайдан күпләрне уйланырга мәҗбүр итте.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»