15.02.2011 - Җәмгыять

Эчкечеләр... бәкедә савыга

Русиядә елына нибары ике ай гына су коенырга мөмкин. Калган ун айда күңелле мизгелләрне искә төшереп, боегып утырыргамы? Бу фикер белән килешмәүчеләр дә бар. Калын кесәлеләр кышкы чорда җылы диңгез дулкыннарында тирбәлеп кайта. Акчалылар үзебездә бассейнда коена ала. Ә гаилә бюджеты ашарга, кирәк-яракка тотынырга гына җитүчеләр нишләргә тиеш? Боз белән капланган елга-күлләрдә су коенырга мөмкин, диләр аларга. Бу максатка ирешү өчен нинди күнекмәләр ясарга кирәк? Мишкә районында “Дельфин һәм Русалка” “морж”лар клубында шул хакта да сораштык.

— Яшьләр арасында үзләрен төрле юллар белән “текә” итеп күрсәтергә теләүчеләр күп, — диде клуб директоры Александр Садовский. — Кызганычка каршы, кайбер очракта бу максатка ирешү өчен сыра, тәмәке файдаланыла. Без мондый күренешкә битараф кала алмыйбыз һәм бозык юлга басучыларны бәкедә йөздерәбез. Әлбәттә, хәйлә юлы белән. Иң элек яман гадәт колларын клубка җәлеп итәбез. Тиешенчә чыныктыргач, аларны да бәкегә алып барып, су коендырабыз. Икенче тапкыр су коенырга барганда “Син бармыйсың!” дибез. “Зинһар өчен, мине калдырмагыз. Эчүне дә, тартуны да ташлыйм!” дип ялваралар. Һәм сүзләрендә торалар. Бозык яшьләр клубта шөгыльләнә башлау белән сәламәт яшәү рәвешен сайлый.

Клубка 1988 елда нигез салынган. Әлеге вакытта Мишкә районында йөздән артык “морж” бар. Кыш уртасында бозлы суда коенырга теләүчеләр мотлак рәвештә чыныгу курсы үтәргә тиеш. Бу хакта яшь “морж”, тугызынчы сыйныф укучысы Ләйсән Әхмәтгәрәева сөйләде:

— Иң элек, көн саен карда яланаяк йөрергә кирәк, — диде ул. — Ике айдан соң һәр таңны салкын су белән коенудан башлау зарур. Әйткәндәй, “морж” салкын су белән ел әйләнәсенә дус булырга тиеш. Иң соңгы һәм җаваплы адым — бәкедә су коену. Бу кагыйдәләрне күздә тотучылар салкын тию, кан басымы һәм башка бик күп чир-ләрнең нәрсә икәнен онытачак. Мин, мәсәлән, клубка йөри башлаганнан бирле грипп белән авырганым юк һәм үземне һәрвакыт яхшы хис итәм!

“Морж”лар хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Порфирий Иванов турында бик күп хатирәләр сакланган. Ел әйләнәсенә яланаяк, ялан өс йөрүче Порфирийны 1937 елда НКВД хезмәткәрләре сыный. Аны 17 градус салкында коедан су алып коендыралар. 1942 елда фашист илбасарлары Порфирийны карга күмеп куя, озак вакыт мотоциклда йөртәләр. Мондый язмыш сынауларына карамастан, “Моржлар Алласы” дип йөртелүче Порфирий 85 яшендә генә дөнья куя. Бозлы суны үз итүчеләрнең сәламәтлек сере нидән гыйбарәт соң? Бу хакта Александр Садовский түбәндәгеләрне сөйләде:

— 10-15 градус салкында бәкедә су коенучының тәне ут булып яна. Тән температурасы бер мизгелгә 44 градуска (!) кадәр күтәрелә. Бер карасаң, кеше организмы мондый кискен үзгәрешкә чыдамаска тиеш. Табиблар фикеренчә, тән температурасы кинәт күтәрелгән мәлдә организмдагы бөтен вируслар, бактерияләр юкка чыга икән. Таң белән салкын су коену да көне буена җитәрлек энергия бирә. Кайсы яклап карасаң да, салкын кышлы Русиядә “морж” булу отышлы, — диде ул.

Грипп вирусы һәр елны үзгәреп, куәтләнеп килә. Прививкалар ясауга карамастан, бу авыру күпләрне аяктан ега, уч-уч дару ашарга мәҗбүр итә. Кайберәүләр хәтта якты дөньядан китә. Быел грипп Русиянең, шул исәптән Башкортстанның, байтак мәктәпләрен карантинга япты. Мондый күренешкә табиблар да, көчле антибиотиклар да чик куя алмады. Ә “морж”лар илне тезләндергән авыруны бар дип тә белми. Бәлки балалар бакчаларында, мәктәпләрдә яшь буынны салкын су белән чыныктыра башларгадыр? Бу киңәшкә педагоглар, табиблар гына түгел, әти-әниләр дә колак салсын иде.

Айдар ЗӘКИЕВ.

Мишкә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»