12.02.2011 - Җәмгыять

Башкалада тормыш башкача

Уфа хакимиятендә 2010 елда шәһәр сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмә үтте. Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Юрий Пустовгаров, Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Азат Фазлыев, башкала районнары хакимият башлыклары, аларның урынбасарлары, 120дән артык эре һәм уртача предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

— Социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре шәһәр хуҗалыгының, предприятиеләрнең һәм социаль өлкәнең тотрыклы эшләве турында сөйли. Уфа кайбер күрсәткечләр буенча Русиянең миллион кеше яшәүче шәһәрләре арасында әйдәүче позицияләрен саклап калды, — диде шәһәр хакимияте башлыгы Павел Качкаев киңәшмәне ачып. — 2010 елда барлык төр финанслау исәбенә 654,4 мең квадрат метр торак йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды. Бу күрсәткеч, 2009 елдагы белән чагыштырганда 115,9 процент булды. Узган елда шулай ук күпфатирлы йортлар төзүчеләр үз йөкләмәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарны яклауга ярдәм итү буенча чаралар күрелә башлады.

Узган елда барлык төр финанс чыганаклары исәбенә торак фондын капиталь ремонтлауга 1 миллиард 156,9 миллион сумнан артык акча сарыф ителде. Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык итү фонды ярдәме белән күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, искергән һәм авария хәлендәгеләрне сүтү дәвам итте. 2010 елда шәһәрнең адреслы программасына кертелгән 90 йорт һәм 186 лифтны ремонтлауга 484 миллион сум юнәлтелде. Авария хәлендәге һәм тузган торак фондыннан гражданнарны күчерү адреслы программаларын гамәлгә ашыруга 2 миллиард 245 миллион сум тотынылды. 2010 елда программага ярашлы рәвештә күчерелергә тиеш 5633 кешенең 4676сы уңайлы фатирларда яши башлады.

Коммуналь предприятиеләр 10 миллиард сумлык хезмәт күрсәтте, бу 2009 елдагы күрсәткечнең 101,2 процентын тәшкил итә. Уфаның кулланучылар базары тотрыклы эшли. 2010 елның 9 аенда товар әйләнеше 201 миллиард сум булды, 2009 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 9 процентка үсте. Түләүле хезмәтләр күрсәтү 69 миллиард сум тәшкил итте, үсеш — 12 процент. 

— 2010 елда сәнәгать җитештерү индексы 110,6 процент тәшкил итте. Шәһәрнең эре һәм уртача предприятиеләре 412 миллиард сумнан артыграк товар җитештерде һәм хезмәтләр күрсәтте. Бу күрсәткеч 2009 ел белән чагыштырганда 27,3 процентка үсте. Шәһәр икътисадына 2010 елда салынган инвестицияләр күләме 51,6 миллиард сум тәшкил итте, — диде шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Альбина Йосыпова үзенең докладында. — Транспорт чаралары, электр корылмалары, электрон һәм оптик җиһазлар эшләп чыгару, химия һәм азык-төлек продуктлары җитештерү кебек тармакларда үсеш темпы 2009 елгы гына түгел, ә икътисади кризиска кадәрге 2008 ел күрсәткечләре дәрәҗәсенә  ирешелде. Нефть эшкәртү  сәнәгате предприятиеләре башкаланың икътисади үсешенә сизелерлек өлеш кертте. “Фармстандарт-Уфа ВИТА” җәмгыятендә продукция җитештерү өч тапкырга артты. Нәтиҗәдә химия тармагында сәнәгать җитештерү индексы 149 процент тәшкил итте. Тармактагы иң эреләрдән исәпләнгән “Уфаоргсинтез” җәмгыятендә дә җитештерү үсә. Шул ук вакытта “Гриппол” препаратына сорау кимү нәтиҗәсендә “Иммунопрепарат”та җитештерү күләме түбәнәю сизелә.

2010 елда Уфада 119 троллейбус эшләп чыгарылды, бу 2009 елгыдан 26га күбрәк. “Башкортстан троллейбус заводы” җәмгыятендә һәрберсе өчәр модификацияле дүрт модель троллейбуслар җитештерелә. Алар Русиянең һәм БДБ илләренең 50 шәһәрендә пассажирларны хезмәтләндерә.

“УАПО”, “УППО”, “Прогресс”, “Промсвязь”, “Медтехника” һәм башка предприятиеләр 2010 елда уңышлы эшләде. Бу предприятиеләрдә модернизация һәм реконструкция буенча чаралар үткәрелә һәм яңа төр продукцияләр җитештерелә башлады. Узган елда 2009 ел белән чагыштырганда полиграфия һәм нәшрият өлкәсендә сәнәгать җитештерү индексы 19 процентка югарырак булды. Агач эшкәртү һәм аңардан продукция җитештерү тармагында сәнәгать җитештерү индексы 108 процент тәшкил итте, җитештерелгән продукция күләме 22 процентка артты. “Уфа фанер-плитә комбинаты” һәм “Уфа фанер комбинаты” җәмгыятьләренең күрсәткечләре югары. “УЗЭМИК”та җитештерү күләме түбәнәю күзәтелә.

Башкала хакимияте кече малтабарлыкны үстерүгә булышлык итә.

Киңәшмәдә шулай ук “Мотор” предприятиесенең генеральный директоры һәм генеральный конструкторы урынбасары Владимир Петошин, “УАПО”ның генеральный директоры Юрий Порошин, Уфа протез-ортопедия предприятиесе директоры Клара Исхакова, “УЗЭМИК” җәмгыяте генеральный директоры Алексей Карпухин, “Уфа трикотаж фабрикасы” җәмгыятенең директорлар советы рәисе, “Агыйдел” предприятиесе генеральный директоры Зөһрә Исмәгыйлова, “Уфаводоканал” предприятиесе директоры Вячеслав Гордиенко, Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Азат Фазлыев һәм Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Юрий Пустовгаров чыгыш ясадылар.

Киңәшмә ахырында тиешле карар кабул ителде. Аңа ярашлы рәвештә, инновация активлыгы нәтиҗәсендә җитештерелгән продукциянең сыйфатын һәм конкурентлыгын күтәрү; җитештерүне арттыру өчен инвестицияләр җәлеп итү; энергияне сакчыл куллану технологияләре кертү; хезмәткәрләргә вакытында һәм минималь хезмәт хакы 5500 сумнан ким булмаган эш хакы түләү; зыянга эшләүчеләр җитәкчеләренә предприятиеләрне финанс-икътисади савыктыру буенча чаралар күрергә тәкъдим ителә.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»