11.02.2011 - Җәмгыять

Бер ананың — Туган илнең Игезәк балалары без

Мин шат булыр идем, Казаннан син

Татарлыкны күбрәк табалсаң,

Табарсың да әле — Казаныма

Башкорт күзе белән карасаң...

Роберт Миңнуллин... Татар халкының күренекле шагыйре. Башкортстанның асыл улы. Дәүләт эшлеклесе. Сәясәтче. Халыкларның туганлыгы-якынлыгы, мәдәниятләрнең уртаклыгы, рухның югарылыгы хакында гомер бакый хәстәрләп, янып-көеп яшәүче шәхес. Роберт Мөгаллим улының Илештән булуын, Башкортстан белән Татарстан тоташкан урында туып-үсүен хәтердә тотып, мәкаләләремнең берсендә аны “капка ачучы” дип тә атаган идем. Шул сүземнән әле дә кайтмыйм, чөнки Татарстанның халык шагыйре һәм республиканың Дәүләт Советы депутаты, Башкортстанның Татарстандагы рухи илчесе Роберт Миңнуллин кебек ир-арысланнар булганда безнең йөрәк һәрдаим бергә тибәр.

Бүген мәшһүр якташыбыз белән телләр язмышы, татар һәм башкорт телләренең якынлыгы, тел мәдәниятен саклау зарурлыгы турында әңгәмәләшәбез.

— Казанда ничектер, әмма Уфада соңгы елларда башкорт белән татарның бергә булырга тиешлеге, язмышларының тарихи уртаклыгы турында бик хәтерләмәскә тырышу күренде. Бу хәлгә бәһа бирергә ашыкмаганда да, туганлык сәхифәләренә янә күз  салу артык булмас иде.

— Безне уртак моңнар, уртак җырлар берләштерә. Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич кебек уртак классикларыбыз берләштерә. Мәдәният эшлеклеләребез һәрвакыт үзара туганлашып, дуслашып, бер-берсен аңлашып, киңәш-табыш итешеп яши. Бер-беребезнең әдәбиятларын, сәнгатьләрен баеталар, тулыландыралар. Бу дуслыктан ике халык та ота гына. Сәгыйть Агиш белән Вазих Исхаковның Казанга килеп йөргән чакларын безнең язучылар бүген дә сагынып сөйли әле. Хәсән Туфанның Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим белән дуслыгы, Фәридә Кудашеваның Бакый Урманче белән, Наҗар Нәҗминең Сибгать Хәким белән, Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Галиев һәм Илдар Юзеевларның Әнгам Атнабаев, Рафаэль  Сафин, Марат Кәримов белән дуслыклары үзе генә ни тора! Гариф Ахунов белән Әсхәт Мирзаһитов та, Ренат Харис белән Шамил Анак та, Рәдиф Гатауллин белән Сафуан Әлибаев та иҗади аралашып, хәбәрләшеп гомер итәләр. Шагыйрьләр дуслыгы әдәбиятлар дуслыгына, халыклар дуслыгына әверелә.

— Сез бит Уфа ягын да тыңлап, Казан тарафларыннан да күз алмый, ифрат охшаш ике дәрьяда йөреп үскән кеше. Шушы уртаклык әдәбиятка гына кайтып калмыйдыр бит.

— Ә уртак җырларыбыз күпме! Халык җырларын гына әйтмим. Композиторларыбыз белән шагыйрьләребез язган җырларыбыз да бар бит әле. Сара Садыйкова белән Мостай Кәрим иҗат иткән “Өченче көн тоташ кар ява” дигән җырны кем генә белми икән. Бәхти Гайсин белән Әхсән Баяновның “Ике аккош”ы, Вәсил Хәбисламов белән Шәүкәт Галиевның “Раушаниям-бәгърем” җыры... Саный китсәң, бик күп алар — безнең уртак җырларыбыз, уртак көйләребез.

— Бер үк җырларны җырлап, бер үк моңнарны көйләп  йөрүебез табигый инде. Янә әдәбият өлкәсенә әйләнеп кайтыйк, ике халыкның якынлыгын нинди мисаллар белән дәлилләр идегез?

— Китапларыбызны укый башласак та, үзара дуслык чаткыларын еш күрәбез. Мирсәй Әмирнең “Агыйдел”е, Әмирхан Еникинең “Акъәби”, Әхсән Баянов повестьлары, Хәсән Туфан, Илдар Юзеев, Рәдиф Гатауллин шигырьләре безне Башкортстан җирлеге белән таныштырса, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Гыйлемдар Рамазанов китаплары татар әдәбиятына, аның язучыларына, шагыйрьләренә хөрмәт белән сугарылган.

Миңа калса, ике республиканың ике зур театры да үзара матур иҗади багланышлар булдырды. Соңгы елларда бездә М. Кәрим, М. Садыйкова, А. Абдуллин әсәрләре татар сәхнәсенә менде. Уфада да безнең драматургларның әсәрләре, ишетүебезчә, зур уңыш белән бара. Башкорт сәхнәсендә куелган “Тапшырылмаган хатлар”, “Галиябану” кебек спектакльләр тамашачыларда бигрәк тә зур кызыксыну уятты. Үзешчәннәр дә татар һәм башкорт драматургларының әсәрләрен үзара яратып уйный.

— Димәк, мәдәни бәйләнешләрне тоткарларлык бернинди дә сәбәпләр юк булып чыга? Аларны үстерү зарурлыгы да сизелми?

— Дуслыкның иге дә, чиге дә булмый. Гамәли эшләр белән ныгытканда гына дуслык тагын да көчәя. Ләкин соңгы вакытта нидер булды безгә. Китапларыбызны үзара аз алдырабыз. Кайчандыр Бауман  урамындагы китап кибетендә башкортча китаплар сатыла иде. Алар юкка чыкты. Башкортстан кибетләрендә дә татар китаплары сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Башкорт артистлары безнең районнарда элек ешрак була иде. Республикабыз хезмәтчәннәре күршеләребезнең гастрольләрен һәрчак көтеп ала, югыйсә.

Театрларыбыз да сагындырып кына йөрешә. М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, мәсәлән, бер генә башкорт операсының да барганын хәтерләмим. Ә башкорт сәхнәсендә “Шү-рәле”нең берәр тапкыр булса да куелганы булды микән? Ә бит Фәрит Яруллинның тормышы Уфа белән дә бәйләнгән.

Үзара дуслык, туганлык турында шагыйрьләребез, композиторларыбыз  күпме җырлар, шигырьләр иҗат итә. Мин еш кына Әнгам Атнабаевның “Игезәкләр” шигырен кабатлыйм. Ул болай тәмамлана:

Татарстан, Башкортстан —

Бик якын аралары,

Бер ананың — Туган илнең

Игезәк балалары.

— Татарстанда да, Башкортстанда да телләр мәсьәләсе әле һаман сызланулар уята торган проблема булып кала. Шул турыда Сезнең фикерне дә беләсе килгән иде.

— Башкортстандагы телләр вәзгыяте турында кайбер фикерләрем белән уртаклашмакчы булам. Әлбәттә, күңелемдәгенең барысын да әйтеп тә бетерә алмам. Чөнки ул уйларымның очына үземнең дә чыга алганым юк әле. Мин шуны гына беләм: тел белән шаярырга ярамый. Дөньядагы халыкара, милләтара катаклизмнарның күбесе нәкъ менә шул тел аркасында килеп туганын беләбез. Тел — олы сәясәт ул. Шуңа күрә дә бу мәсьәләне аек акыл, салкын баш белән хәл итәргә кирәк.

Татарның акылы төштән соң, дибез. Бу хакта Наҗар ага Нәҗминең бер шигыре дә бар. “Татар акылы төштән соң, кайчан төш җитәр икән?” — ди ул. Күрәсез, төшебез һаман да җитмәгән әле. Башкортстандагы телләр мәсьәләсе бер бүген генә килеп туган хәл түгел бит. Бер карасаң, анда хәлләр, чыннан да, катлаулы. Икенче карасаң, гап-гади генә ул. Мәсьәләнең катлаулылыгы да әнә шул гадилектән — ике тугандаш телнең үтә дә якынлыгыннан, охшашлыгыннан килеп чыга.

— Ләкин тел халыкларны бәйләүче иң йогынтылы чара булып кала...

— Тормыш үз көенә бара. Халыкларга барыбер аралашырга, аңлашырга кирәк. Телләрне белү ул — тормыш таләбе. Бергә аралашып яшәгән мари, чуваш, удмурт халыклары белән, әйтик,  безнең бернинди дә проблемабыз юк. Катнаш авылларда, мәктәпләрдә бер-беребезнең телен яхшы аңлыйбыз, хәтта сөйләшә дә беләбез. Бигрәк тә өлкән буын вәкилләре шундый иде. Ә инде башкорт теле Башкортстан татарлары өчен үз телләре шикелле. Татарга да, башкортка да тылмач кирәкми. Мин менә бер класс башкортча укымаган килеш тә рәхәтләнеп башкорт телендәге китапларны, гәзит-журналларны кечкенәдән укып үстем. Теләсәм, сәйләшә беләм, теләсәм яза да алам. Иң мөһиме — башкорт теленең аһәңе, моңы, мелодиясе якын миңа. Кайчакта хәтта башкортча шигырь дә язып карыйсы килә. Минем кебекләр Башкортстанда бихисап күп. Хәзер инде өлкән яшьтәге бер шагыйрьнең “Башкорт телен мин, Роберт энем, башкортларның үзләреннән дә шәбрәк итеп өйрәндем!” — дигәне әле дә исемдә. Шулай булырга тиеш тә. Әгәр дә башка халык әдәбиятына хезмәт итәргә алынгансың икән, синең башка чараң юк. Тугандаш халыкларның телләрен белүче әдипләребезнең мин белгәннәре дә җитәрлек.

— Мостай Кәримнең “Европа — Азия” дип аталган шигырьләр циклында ике кыйтганы бәйләп, үзенә күрә сукмак салып алган кырмыска образы төп урынны били. Сез үзегезне ике халыкны, ике республиканы тагы да  якынрак итүчеләр рәтендә күрәсезме?

— Минем бер канатым — Татарстан, икенче канатым — Башкортстан. Тамырларым — Илеш районында. Шунда туганмын, шунда тәпи атлап киткәнмен, үскәнмен, чыныкканмын. Безнең өйнең болдырыннан Актаныш районының уннан  артык авылы, Актаныш үзе дә күренеп тора иде. Шуңа күрә карашларым гел Актаныш, Казан ягында булды. Күңелем һәрвакыт шул якка талпынды.

Сөн — уртак елгабыз, уртадагы елгабыз. Бәлки шуңадыр да, минем “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” дип башланган җырымны ике республикада да үз иттеләр.

Безнең төбәк халкы — киң күңелле, моңлы халык. Алар татар җырларын да, башкорт моңнарын да тыңлап, җырлап үсә. Без үскәндә Казан концертларын да, Уфа тапшыруларын да калдырмаска тырыша идек. Татар мәктәпләрендә белем алдык. Башкортча гәзит-журналларны, башкортча китапларны да бернинди авырлыксыз укыйбыз. Менә шуңа татар әдәбияты да, башкорт әдәбияты да безнең өчен бердәй якын.

— Якты уйларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт яусын Сезгә, Роберт дус! Башкорт халкында да: “Дустың яныңда булмаса, дөньяның яме юк!” — дигән әйтем бар. Шул тойгыны мәңге әманәт итеп яшәргә язсын.

Марсель Котлыгалләмов әңгәмәләште.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»