20.10.2010 - Җәмгыять

Имән чикләвеге җыеп калыгыз!

Кыргыз-Миякәгә барырга чыккач, туры юл сайлап, урманнар аша киткән идем. Әлшәй районының Югары Әврез авылыннан ерак түгел бер акланда ике абзыйның карт имән төбендә чокчынуына игътибар иттем. “Гөмбә җыючылар, ахрысы” дигән уй йөгереп үтте. Тик, игътибарлырак карагач, аларның капчыкларын күреп калдым. Болар капчыкларын бик авырлык белән күтәрә. Бу ни хәл?

Шушы уйлар белән “гөмбәчеләр” янына туктап китәргә булдым. Баксаң, бер дә гөмбә җыючы урыслар түгел, үзебезнең татар абзыйлары икән. Берсе хәтта яхшы танышым, урындагы халык күптән инде “Будулай” дип йөртүче Рамил абзый Хаҗигалиев булып чыкты.

— Менә, Марат күршемә ияреп, мин дә имән чикләвеге җыярга булдым әле.  Быел мал азыгы накысрак бит, ә имән чикләвеге бик туклыклы нәрсә, бәләкәй чакларда аны учакта кыздырып, үзебез дә яратып ашый торган идек, — ди Рамил Вәли улы.

— Былтыр шуның белән унлап сарыгымны кыш чыгардым, аларның симезлеген күрсәгез! — ди Марат абый Латыйпов. — Картәтәйләр сугымга дигән атка шуны ашата торган булган...

Җитмешнең өстендә дә егетләрчә шәп күренүче абзыйларым инде бишәр капчык чикләвек хәзерләргә өлгергән. Бу кәсепкә тотынуларына өченче генә көн икән.

— Имән чикләвеге һәр елны мул була, шуңа күрә аны хәзерләүне гадәткә алырга кирәк. Бигрәк тә безнең кебек кәҗә-сарык асраган кешегә олы ярдәм ул! — ди бер-берсе белән ярышып дөнья көтүче тату күршеләр.

Мәктәп елларында үзебезнең дә имән чикләвеге җыйганыбыз искә төшә. Ул чакта колхозның бик зур сарык фермасы була торган иде. Миңа калса, онытылган бу тәҗрибә бүген аеруча урынлы булыр иде. Бераз киптереп тарттырган очракта, аның онын сыер малы да сыпыртып кына куяр иде!

— Малга азык аяк астында, иелеп алырга гына иренмә! — ди Югары Әврез аксакаллары.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»