18.10.2010 - Җәмгыять

Глобаль җылыну соңгы елларда күпләрне борчыган проблемага әверелде

Табигатьнең мондый кискен үзгәреше турында сәясәтчеләр, журналистлар, экологлар сүз куерта. Җылыну үзен шактый сиздерә дә. АКШтагы җимергеч гарасатлар, Европадагы коточкыч су басулар, Русия уртасындагы җылы кышлар кебек табигатьтәге тайпылышлар — һава торышы үзгәрүенең күңелсез нәтиҗәләре. XIX гасыр урталарыннан башлап үткәрелгән тикшеренүләр күрсәтүенчә, соңгы йөз елда планетада уртача температура — 0,7, Русия буенча исә 1,29 градуска күтәрелгән. Беренче карашка, бу сан кечкенә кебек, ләкин ул да климаттагы зур үзгәрешләргә сәбәпче булган. Климат үзгәрүгә күзәтчелек итүче халыкара экспертлар төркеме раславынча, бу — антропоген факторның чагылышы, ягъни җирдәге цивилизация сәнәгате атмосферага газлар чыгаруны арттырган, ә бу, үз чиратында, парник эффекты тудырган.

Росгидромет мәгълүматлары буенча, 1976-2006 елларда Русия җирендә еллык явым-төшем күләме дә арткан (һәр дистә елга 7,2 мм). Ләкин явымнар һәр төбәк өчен үзенчәлекле. Әйтик, Көнбатыш Себердә, Көнчыгыш Себернең төньяк-көнчыгышында, Ерак Көнчыгышта һәм Русиянең Европа өлешендә язгы явым-төшемнең күбәюе (бер дистә елга 16,8 мм) һәм кышкы чорда Себернең төньяк-көнчыгышында, шул исәптән Магадан өлкәсендә, Хабаровск краеның төньягында, Чукотканың көнчыгышында явымнарның азаюы аеруча нык сизелгән.

Ясалма юлдашлардан күренүенчә, Җирнең төньяк ярымшарында кар катламы мәйданы соңгы утыз елда күпкә кимегән, бу хәл бигрәк тә язгы һәм җәйге айларда күзәтелгән. Русиянең Европа өлешендә, дөресрәге, аның көнбатыш өлкәләрендә, Байкал арты һәм Чукоткада кар катламының калынлыгы кими башлаган. Бу күренешне галимнәр соңгы елларда җир өсте һавасының температурасы күтәрелү белән аңлата. Уртача еллык температура түбән булган кайбер төбәкләрдә генә кар катламы калынайган. Метеорологлар моны явым-төшемнең артуы белән бәйли.

Русиянең шактый өлешендә кар катламы 20 сантиметрдан артык булган көннәр арткан. Шулай ук, белгечләр фикеренчә, егерменче гасырның икенче яртысында, бигрәк тә соңгы елларда, күпьеллык бозлык зонасында туң токымнарның өске катламында температураның күтәрелүе күзәтелгән. Метеорологлар шуны фаразлый: еллык уртача температураның күтәрелүе Русия территориясендә гомум Җир шарындагыга караганда күпкә артыграк булуы көтелә, бигрәк тә кышкы айларда.

2008 елның 21 февралендә Русия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгында беренче тапкыр газларны атмосферага чыгаруны киметүгә юнәлтелгән проектларны рәсми тикшерү, шунда ук “Алты градус дөньяны үзгәртә ала” дигән ике сәгатьлек документаль фильм карау оештырыла. Фильмны төшерүчеләр киләсе илле-йөз елда планета температурасы 2-6 градуска күтәрелгән очракта ни булачагын күрсәтергә тырыша. Бу фильм биш континентта төшерелгән. Анда белгечләрнең генә түгел, ә табигать үзгәрешләренә игътибарлы булган гади кешеләрнең фикерләре дә исәпкә алынган. Бигрәк тә эчәр су запасларының кимүенә игътибар юнәлтелгән. Һиндстанда яшәүче өлкән яшьлек фотограф гомере буе дөньядагы иң билгелеләрдән булган Ганг елгасын тулыландырып торучы һималай бозлыкларын фотога төшергән. Аның фотоларында бу тормыш чыганагының әкрен генә юкка чыга баруы күренә. Гренландиядә яшәүчеләргә боз буйлап балык тотарга йөрү өчен башкача эт җигәргә кирәкми — океан читендәге сулар кышын боз белән капланмый диярлек.

Глобаль җылынуның башка гыйбрәтле нәтиҗәләре дә бар. Мисал өчен, Бөек Британиянең авыл хуҗалыгында кискен үзгәрешләр күзәтелгән: анда элегрәк очрамаган культуралар үстерә башлаганнар. Бүгенге Бөек Британиядә 400дән артык виноград бакчасы исәпләнә. Фильмда глобаль җылынуны туктату юллары да күрсәтелгән. Мәсәлән, һәр америкалы өендәге көнкүреш техникасын кабызып калдырмыйча, сүндерә барса да бу унсигез электр станциясе эшкәртеп чыгарган энергияне сакларга мөмкинлек бирәчәк, димәк газлар чыгару да күпкә кимиячәк.

2008 елның гыйнварында Русия төбәк экология үзәге “Глобаль җылыну һәм Киот протоколы турында иң киң таралган 10 ялгышу” китабыннан мәгълүматлар бастырып чыгарды. Бу китап глобаль җылынуга ышанмаучыларга, шикләнүчеләргә җавап йөзеннән тупланган фактлар һәм аңлатмалардан тора. Китап белән танышкан кешедә планетаны коткаруга теләк тумыйча калмый. Басма киң аудиториягә, бигрәк тә халыкка аңлату эшләре алып баручы төркемгә — журналистлар һәм иҗтимагый оешмаларга тәгаенләнгән. Күп галимнәр глобаль җылынуны кешенең табигать байлыклары белән артык комсыз файдалануыннан килү белән дә бәйли. Әлбәттә, моны тулысынча дәлилләп булмый. Чагыштыру өчен башка планетабыз да юк. Ләкин мәсьәләне игътибарсыз калдырырга ярамый.

Башкортстанның Гидрометеорология һәм тирә-як мохит мониторингы буенча дәүләт учреждениесе хәбәр итүенчә, республика территориясендә климатны күзәтү нәтиҗәсендә 1961-2009 елларда уртача еллык температураның 1,2 градуска күтәрелгәне ачыкланган. Бу чорда температураның кыска вакытка  кискен түбәнәюе дә (1969 елда), кинәт кенә күтәрелү очраклары да теркәлгән (1995 ел). Климаттагы үзгәрешләр хәвефле гидрометеорологик күренешләрдә, шулай ук аномаль табигать күренешләренең ешаюында чагыла. Мәсәлән, 2007 елның 1 июнендә ике контрастлы салкын фронт үткәндә локаль өермәләр булуы теркәлгән. Яңгыр болытларының югары чиге, төньяк киңлеккә хас булганча, 15 чакрымга җиткән. 2008 елның июлендә Краснокама районында көчле яшен сугып өч кеше һәлак булган. Былтыр июль башында  кыраулар күзәтелгән.

Җылынуны раслаудан чыгып, Агыйдел елгасы бассейнында 1961-2000 еллардагы фактларга таянып, математик анализ үткәрелгән. Анализ җылыну нәтиҗәсендә Агыйдел бассейнының югары агымында су катламнарының күбәюен күрсәткән.

Русия Федерациясенең климат доктринасын гамәлгә ашыру, якындагы 10-20 елда климат үзгәрешләрен тикшерү максатында Башкортстан гидрометеорология хезмәте тарафыннан күп эшләр планлаштырылган. Алар арасында метеокүзәтүләр пунктларын яңадан тергезү, метеорадиолокаторлар челтәрен үстерү, булганнарын модернизацияләү, 100 меңнән артык кеше яшәүче шәһәрләрдә комплекслы лабораторияләр булдыру, сыйфатлы химик анализ үткәрү методикаларын эшләү һәм башкалар. Бигрәк тә республиканың таулы районнарында гидрометеокүзәтүләрне үстерү мөһим. Бу эшләрне башкарып чыгару өчен белгечләр әзерләү, дәүләт дәрәҗәсендә  программалар һәм эш планнары кабул итү кирәк.

Һава шартларының үзгәрешенә битараф калу мөмкин түгел. Бу өлкәдә тагын да мөһимрәк тикшеренүләр таләп ителә. Һәркем бүгеннән үк үзенең планетада кунак кына булуын аңласын, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт күрсәтсен иде.

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»