05.02.2011 - Җәмгыять

Комиссия “ужас” дип киткән...

Иглин районының Турбаслы авылында кечкенә вагончыкта биш балалы  гаилә яшәп ята. Гөлсинә белән Фатыйх Агишевлар 1996 елда өйләнешеп, тәүдә бәхетләрен Уфада сынап карый. Башкалада аларга тулай торактан бик начар бер бүлмә тәкъдим итәләр. Түбәсеннән су агып торган “кетәклектә”  өч балалары булганчы тугыз ел яшәп, вәгъдә ителгән фатирны көтеп ала алмыйча, туган якларына юл тота гаилә. Авылда да аларны кочак җәеп көтеп торучы булмый, тәүдә әлеге дә баягы тулай торакка урнаштыралар. Озакламый дүртенче балалары туа. Ләкин  бервакыт бинага үткәрелгән газын өзеп, биредә яшәүчеләрнең кайсын кая куып чыгаралар. Агишевлар 50 мең сумга бер бәләкәй генә вагон алып, шунда ремонт ясап, яши башлый.

— Ул вакытта шушы җиргә дәгъва итүче барлыгы һәм аны милеккә ала алмавыбыз турында әйтүче булмады. Безне хәтта пропискага да кертмәделәр, югыйсә, сатып алган торагыбыз бит, — дип аптырый Фатыйх. — Авыл хакимияте, җир элекке хуҗаларныкы, ди. Безнеке кайда соң ул чакта? Посадкадан урын алыгыз, диләр. Анда ни ут үткәрелмәгән, ни башкасы, дигәндәй...

Агишевларның бишенче баласы шушы вагончыкка күчкәч туган. Гаилә әгъзалары барысы да әниләрендә пропискада. Хәзер көн дә, кайчан килеп керерләр дә безне куып чыгарырлар, дип, дер калтырап яшиләр.

— Ә бит без вагонны яшәрлек рәткә китердек. Идәнен, түшәмен җәйдек, обойлар ябыштырдык, мич чыгардык. Күп балалы гаиләгә җиңел булгандыр дисезме? Авылда эш юк, очраклы рәвештә килеп чыкса гына акча эшләп алам. Шушындагы “Авангард” агросәнәгать комплексыннан аласы 17 мең сум акчам калды, ел ярым үтте, һаман бирергә уйламыйлар. Прокуратурага мөрәҗәгать иттек, түләтергә, дигән карар чыкты, ләкин һаман юк. Ә элекке генеральный директорыбызны югарыга алдылар, — ди Фатыйх. — Әлбәттә, безнең дә кешечә яшисе килә. Авыл уртасында вагонда тору хурлык бит. Мондагы кысыклыкны күреп торасыз, биш бала белән гел генә шулай яшәмәбез, йорт тергезербез дип хыялландык. Ана капиталын тотынырга ниятләгән идек тә, милектә җир булмагач, аңа рөхсәт юк. Җирегез булса, проектына кадәр эшләп бирәбез, дип торалар, югыйсә...

Былтыр гыйнварда, аннары июньдә районнан комиссия килеп, гаиләнең яшәү шартлары белән танышкан. “Ужас” дип киттеләр, ди Гөлсинә. Ләкин котлары очкан комиссиянең әллә ни ярдәме булмаган. Шулай да, сезгә республика программасы буенча фатир сатып алу өчен субсидия бирелергә тиеш, дип, документлар җыйдырганнар. Ул программага елына нибары 50 миллион сум акча бүленүен (бер гаиләгә ике миллион тирәсе) һәм республика буенча мондый гаиләләрнең йөзләрчә булуын, тагын да субсидиянең чират буенча бирелүен искә алсаң, Агишевларга ул акчаның кайчан тәтисен исәпләп чыгару өчен зур математик булырга кирәк. Шуны гына әйтә алам: һәрхәлдә, бу алдагы бишьеллыкта көтелми. Ләкин “көтегез” дигәннәр,  һәм алар көтә...

* * *

Менә шушы вагонда җиде кеше яши.Турбаслыда  матур итеп дөнья көтәргә тырышучы күп балалы гаиләләр тагын да бар. Ибәтуллиннар моннан алты ел элек тормыш корган. Лүзә — Инсафның икенче хатыны, әле гаилә берсеннән- берсе кече өч сабый тәрбияли. Бүген иске генә өйдә көн күрәләр, ләкин монысыннан да колак какмыйк тагын, дип, республикадагы кеше хокукларын яклаучы оешмага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар. Торак мәсьәләсендә Ибәтуллиннарның бер тапкыр авызлары пешкән инде. 2004 елда алар, бәләкәй генә өй сатып алып, аңа ремонт ясый: идән җәяләр, тәрәзәләрен алыштыралар, мич чыгаралар, ихатасын киртәләп алалар. Ләкин саткан кеше үлгәннән соң, йортка аның туганы дәгъва итә башлый.

— Авыл хакимияте белгән иде йорт алуыбызны, “домовой книжка”га да керткәннәр иде булса кирәк. Ләкин суд безнең яклы булмады, ул өйдән чыгарга туры килде, — ди Инсаф.

Әле яшәгән йортлары кайчандыр авыл Советы, аннары китапханә ролен үтәгән.

— Көндезләрен кешегә ялланып эшләп, кичләрен шушы өйне ремонтладым. Башта биш машина чүбен генә түктем, түшәмен төзәттем, идән җәйдем. Ике якны фанера белән бүлеп, ике мич чыгардым. Совхоз түләмәгәнгә уты өзелгән иде, өч ай электр көттек, аны керттек. Бераз рәткә керткәч, күченеп яши башладык. Ләкин баксаң, бу безнең өй түгел икән, безгә прописка да, җире дә юк, — дип уфтана гаилә башлыгы.

Торакны яшәрлек итү өчен, чыннан да, зур хезмәт салынган. Бүген җыйнак кына, чиста, җылы өйдә тәгәрәшеп өч бала үсә. Ләкин искегә тимә, исең китәр диләрме әле? Барыбер еш кына әле бер, әле икенче җирен ямаштырырга туры килә. Ибәтуллиннарның да хыялы — яңа йортлы булу. Ана капиталын шул максатка файдаланырга җыеналар, тик әлеге дә баягы  милектә җир булмау бәкәлгә суга.

* * *

— Бездә җир күп, алучы юк, — дип каршылады безне Турбаслы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Лилия Хисмәтуллина. — Әнә авыл башында 121 участок бүленәчәк, әлегә сигез гаилә генә нигез корды. Гариза язучы юк.

Лилия Әсәд кызы Фатыйхның “посадка буе” дигән урынын күз уңында тота булса кирәк. Тик, чыннан да, биш балалы кешегә бөтенләй үзләштерелмәгән җирдә иза чиккәнче, сатып алган урынында йорт күтәрсә, яхшырак түгелмени?

Баксаң, Агишевларның җиренә дәгъва итүчеләр дә бар икән. Дөрес, алар бер генә тапкыр килеп күренгән бугай, ләкин хакимият башлыгы биш бала дип закон боза алмый бит инде.

— Туганкаем, сез белмисез соңгы елларда халыкның мирас, җир дип ничек котырганын. Берсе дә үзенекеннән баш тартырга җыенмый, җирнең бәһасе артты, — ди ул.

— Агишевларга бераз тырышрак, чәмлерәк булырга кирәк, Фатыйхның әнисеннән калган җирен, туганнары баш тартып, апаларына яздырганнар. “Ашыкма, синең биш балаң бар бит” дидем мин аңа, тыңламады. Мал да тотасы килми, бакча да үстерәсе килми, авылда алай дөнья көтеп булмый ул, — ди Лилия ханым.

Ә Ибәтуллиннарның торагы бер ветеран исемендә икән. Аны шартлары яхшырак булган таш йортка күчергәннәр дә яшь гаиләне кертеп торырга күндергәннәр. Олы яшьтәге авыру бабай бәлки өен бүләк итеп кенә куяр иде дә, Иглиндә кызы бар, ди.

— Инсафның әнисе дә авылда менә дигән зур йортта 50 сутый җирдә яшәп ята. Шул җирнең яртысын гына алып, шунда йорт сала алыр иде бит. Әле ни ишетәбез, әниләре җиренең ярты мәйданын сатарга җыена, ди. Ә малае җирсез интегә. Килен белән бианайның арасы начар диләр. Менә мин 30 ел бианай белән яшим, яшьләргә бер ихатада торырга да булмасын, — дип гаҗәпләнә башлык.

Бәлки, аның сүзләрендә дә хаклык бардыр, ләкин, минемчә, монысы — һәркемнең шәхси эше. Хакимият килен белән каенана мөнәсәбәтләренә кысыла торган орган түгел, аның бурычы — үз биләмәсендә гомер итүчеләрнең яшәү шартларын, тормыш сыйфатын яхшырту. Биш балалы гаиләнең вагонда яшәвенә риза икән, җаны көйми икән, аларның хәленә керми икән, мондый хакимияттән ни файда? Лилия Әсәд кызы “җир күп, алсыннар”, ди дә ул. Бүген авыл кешесенә бөтенләй үзләштерелмәгән мәйданда йорт салып керү бик авыр, ә биш бала белән һәм Иглин шартларында бөтенләй мөмкин түгел, дияр идем. Агишевлар ул вагонны илле мең сумга сатып алганда хакимият аның астындагы җирнең аларныкы түгел икәнен ныклап аңлатырга тиеш иде. Без бит өй алганда җире дә үзеннән-үзе безнең милеккә күчә, дип аңлыйбыз. Хәзерге законнарны кем генә белеп бетерсен! Дәүләт хезмәтендәгеләр, (әйткәндәй, халыкның ялчылары), шушыны аңлатыр, кисәтер өчен куелган түгелме соң инде? 

* * *

Ибәтуллиннар белән Агишевларның күңелләрен кырган, рәнҗеткән тагын бер нәрсә бар әле. Халык исәбен алу барган көннәрдә аларга керүче булмаган. “Без прописка буенча гына йөрдек”, дип аңлатты монысын эшләр идарәчесе. Димәк, теге ике гаилә, аларның балалары турында мәгълүматны алар теркәлгән төп йортта яшәүче әниләре яисә башка туганнары биргән. Ә бит закон буенча дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелгән бу мөһим чарада һәр кеше шәхсән катнашып, сорауларга шәхсән җавап бирергә тиеш. Бала багып өйдә утыручы Гөлсинә белән Лүзә исәп алучының үз турларын үтеп-сүтеп йөргәнен “безнең җаннар шулкадәр кадерсез микәнни” дип йөрәкләре әрнеп күзәткән. Исәпкә бар, санга юк, дигәннәре шушы буладыр, бәлки...

* * *

Иглин — Уфага терәлеп торган район. Шуңа да анда төрле мигрантлар, икенче төрле әйтсәк, гастарбайтерлар, гастролерлар күпләп килә, яшәр урынын да таба, урнаша да. Шунда гомерлеккә тамыр җәючеләр дә бар. Турбаслы авылының күршесендәге Бибахтыда да дистәдән артык чит ил кешесе яшәп ята, диделәр. Ә менә Инсаф белән Фатыйх туган авылларында һаман үз куышларын кора алмыйча интегәләр. Президент Дмитрий Медведев быелгы Юлламасында төп игътибарны гаилә, балалар проблемаларына юнәлтте. Ныклы гаилә — ил терәге, күп балалы гаиләләргә тоемлы ярдәм һәм хөрмәт, дигәнне республика җитәкчелеге дә еш кабатлый. Чынында ни күрәбез? Биш бала белән вагонда яшәүче Агишевлар язмышы — бу сорауга дөп-дөрес җавап.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Иглин районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»