16.10.2010 - Җәмгыять

Кемгә — майлы калҗа, кемгә — әче туфрак, тозлы су

Соңгы чорда республиканың  бигрәк тә төньяк, төньяк- көнбатыш районнарында туфракның селтеләнүе, әчеләнүе, җир асты һәм өсте суларының тозлануы мәсьәләсе зур борчылу уята. Билгеле ки, Арлан нефть чыганагы урнашкан бу төбәк инде ярты гасырдан артык ил казнасына кара алтын бирә. Нефть чыганакларын разведкалау,  бораулау, эшкәртүнең әйләнә-тирәгә кире йогынты ясавы беркемгә дә сер түгел. Бу —   җир өслегенең ергалануы, туфраккка геохимик тәэсир дигән сүз.  Нефть белән пычранган вакытта, беренче чиратта, туфракның морфологик үзлекләре бозыла.

Скважиналарда аварияләр вакытында нефть түгелү, бораулаганда махсус эремәнең җиргә агуы, катлам басымын саклар өчен җир астына кудыртылган технологик сыекчаның җир өслегенә чыгуы — болар барысы да туфракны боза, аңа зыянлы матдәләр сеңдерә, селтеләндерә һәм әчеәтә. Нәтиҗәдә, сөренте җирләр яраксызга әйләнә, уңдырышлылык кими, җир астындагы һәм өслегендәге сулар зур зыян күрә.

Инде ике дистә елдан артык шушы проблема белән шөгыльләнүче  профессор, Башкортстан дәүләт аграр университетының туфракны өйрәнү кафедрасы мөдире Илгиз Хәбиров әйтүенә караганда, безнең республиканың нефть чыга торган районнарында гамәлдәге һәм гамәлдән чыккан нефть торбалары җир астында үрмәкүч авын хәтерләтә. Аларның гомум озынлыгы  30 мең чакрымнан да күбрәк. Торбаларның эчендә калган нефть һәм нефть продуктлары, технологик сыеклык җирнең өске катламына әйтеп бетергесез зур зыян китерә.   Нефть чыгаруда һәм транспортлауда булган аварияләр аркасында 2-5 тонна нефть җир өслегенә аккан очраклар булуы документларда теркәлгән. Бу елына 72 мең квадрат метр мәйданны яраксызга чыгара. Республиканың төньяк-көнбатышында урнашкан Арлан нефть чыганагы территориясендәге Кама елгасының уң як ярыннан Агыйдел ярының уң ягы буйлап Дүртөйле шәһәренә кадәр ара туфрак сыйфатын өйрәнүчеләр тарафыннан җентекле тикшерелгән. Туфракта тюрин углероды, аммоний һәм нитрат азоты, хәрәкәтчән фосфор, төрле тозлар табылган.

 Нефть белән пычранган җирдә иң беренче чиратта углерод микъдары арту күренә, туфрак нык селтеләнә, һәм бу зыянлы матдәләр җирнең өске катламнарында тоткарланып кала. Тагын да шундый мәгълүмат бар: түгелгән нефтьне туфрак белән күмеп куйган очракта, ул аена 25 метр тизлек белән җир асты сулыкларына таба хәрәкәт итә. Нәтиҗәдә, җир асты сулары тозлана һәм эчәргә яраксыз хәлгә килә.

 Нефть продуктларыннан зыян күргән җирләрне анализлау нәтиҗәләре Арлан нефть чыганагында 1000 гектардан артык җирнең зур зыян күргәнен раслый. Туймазы нефть чыганагында да экологик хәл тынычланырлык түгел.  Монда  сөренте җирләрнең 33 проценты төрле дәрәҗәдәге антропоноген тәэсир кичерә,  җирнең 12 проценты көчле деградациягә дучар, 0,6 процентын тулысынча тергезү мөмкин дә түгел.

Сулыклар тирәсендә туфрак нык тозлана, аларның әчелеге үзгәреш кичерә һәм, нәтиҗәдә, урманнар һәлак була.

Нефть бораулауда куллана торган җир амбарлары, нефтьне беренчел эшкәртү калдыкларын җыю урыннары туфракка өстәмә зыян ясый. Шуның нәтиҗәсендә республикада әче туфраклы җир мәйданы күбәя. Хәзерге көндә  ул 1 290 мең гектар тәшкил итә.

Туфракны тикшерүче галимнәр әйтүенә караганда, хәзерге көндә җирдән файдалану системасы экологик таләпләргә җавап бирерлек түгел. Бу туфракның уңдырышлылыгын киметеп кенә калмый, ә барлык табигатькә һәм тереклеккә зыян китерә. Нефть белән пычранган туфракны яраклы хәлгә китерү өчен 30-40 ел  кирәк. Ә нефть һәм нефть продуктлары белән зарарланган су бары тик 150 елдан соң гына кулланырга яраклы хәлгә килә.

 Әлбәттә,   зур чыгымнар  тотмый гына нефть суыртып алу — нефть компаниясе өчен бик табышлы юл. Ләкин зарарланган  һавага, җир-суга дучар калган халык, шушы җирнең хуҗасы буларак, нефть табучыларга да үз таләпләрен куярга тиеш.  Заман алга бара.  Дөньяви нефть сәнәгате дә экологик яктан хәвефсез технологияләргә йөз тота.  Алдынгы нефть компанияләренең әйләнә-тирә табигатькә ясалган зыянны каплатыр өчен, табигатьне тергезү ниятеннән, ягъни экология өчен күп миллионнар салуы билгеле.  Ә безнең республика территориясендә җир хәзинәсе белән эш итүче “Башнефть”   компаниясе бу юнәлештә нинди гамәлләр кыла икән? Алдагы көннәрдә нефть компаниясе җитәкчелеге белән шул хакта сөйләшергә ниятлибез.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»