04.02.2011 - Җәмгыять

Ярый әле без “анда” түгел

Психоневрологик интернатта дәваланучылар телевизордан яңалыклар карый икән. Шулчак араларыннан берсе сикереп тора да, “Әл дә без монда әле!” дип чәбәкәй итә башлый. Ә экранда — берсеннән-берсе хафалырак хәлләр. Моны читтән күзәткән табибларның берсе: “Бу авыруны кайтарып җибәрергә вакыт, терелгәне күренеп тора!” дип нәтиҗә ясап куйган, имеш.

Әлеге мәзәкне кат-кат укып, башта ятып көлдем. Соңыннан утырып еладым. Беренчедән, Аллага шөкер, яңалыкларны әлегә өемдә карыйм. Икенчедән, журналист буларак,  төрле хәл-вакыйгалар белән еш кына йөзгә-йөз очрашырга да туры килгәләп тора. Димәк, минем чәбәкәй итәр өчен сәбәпләрем яңалыкларны телевизор аша караучыларныкыннан да күбрәк, диюем. Безнең халыкта “ак эт бәласе — кара эткә” дигән әйтем бар. Сүз, билгеле, гаделсезлек, җаваплылыктан качарга тырышу хакында. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә иң начар, иң ямьсез күренешләрнең берсе бу. Белүебезчә, әйтемнәр борынгыдан килә. Димәк, әлеге ямьсезлек тә бер бүген килеп туган нәрсә түгел. Түгел, әмма бүгенге кебек бары тик акчага корылган һәм тоташы белән диярлек гаделсезлекләрдән торган җәмгыятебездә бу күренеш аеруча куркыныч төс ала бара. Мин инде бу юлы Мәскәү тирәсендәге юлларда адым саен очрап торган аварияләр һәм аларда гаепле “зур кешеләрнең” һәрвакыт диярлек судан коры чыгуы, барлык гаепнең алар таптаткан мәеттә булуы турында искә алып та тормыйм. Мондый хәлләр “ак эт бәласе — кара эткә” дигән әйтемнең классик чагылышы булса да.

Мисал эзләп, алай ерак китәсе юк. Яңарак үзебездә төп хуҗасы кем икәнен дә ачыклавы катлаулы булган “Европа” янды. Табыш алучылар җитәрлек, ә менә җаваплыларны тиз генә табармын димә. Иң җанга тигәне — әлеге шул барлык гаепне мәеткә ягарга тырышу! Янгынны, имеш, исерек ир чыгарган. Ә хатыны ул ирне шартлау булыр алдыннан гына ашатып чыгып киткән, тегесе ул чакта ап-айнык булган! Янгынның көндәшләр эше булуы да мөмкин, дигән имеш-мимешләрне таратырга тырышу да юкка түгел. Монысы җаваплы кешеләрнең хәлен бик күпкә җиңеләйтер иде, әлбәттә. Бу юл белән киткәндә, минемчә, теге “исерек” ирне башта ук террорчы итеп күрсәткәндә тагын да уңышлырак булыр иде...

Солярийда үлем белән йөзгә-йөз калдырылган 17 яшьлек кызның язмышы бигрәк тә үкенечле. Берәүнең бердәнбер газиз баласы булуы гына түгел, ә аның үлемендә гаеплеләрнең җаваплылыктан ничек тә котылырга тырышуы. Имеш, кыз үзе гаепле: эчтән бикләнгән, музыка тыңлап яткан, ишекне шакыгач, ачмаган! Миңа калса, ультрашәмәхә нурлар алу коры косметологик процедура гына түгел. Ул мотлак шушы процедураны җибәрүче белгеч күзәтүе астында үтәргә тиеш. Ә инде эчтән бикләнеп яту — монысы бөтенләй дә калыпка сыймый торган нәрсә. Чак кына артыгын алсаң, сине яндырырга мөмкин нурлар астында ниндидер сәбәп белән контрольне югалтуың — йоклап китүең, кыска вакытка булса да аңсыз калуың да бар бит! Янгын куркынычы турында сөйләп торасы да түгел. Ә бу очракта, имеш, кат-кат ишек шакып торганнар. Мондый чакта инде ишекне шакымыйлар, ә тибеп ваталар. Ә бит Гүзәлгә ут өермәсен ерып чыгар өчен берничә минут кына җитми кала, ул үзе өчен төп котылу юлы булган баскычта аңын югалтып егыла! Инде аның үкенечле үлеме барыбызга да сабак булсын, алма кебек кыз баланың әҗәле җәмгыятебезне башка фаҗигаләрдән сакласын иде!

Кызганычка каршы, ак эт бәласен кара эткә ягарга тырышу белән адым саен очрашырга туры килә. Күптән түгел гәзитләрнең үз вакытында абунәчеләребезгә илтеп җиткерелмәве турында язарга туры килгән иде. Рәхмәт, бу бәләкәй генә репликабыз “Русия почтасы”ның Башкортстан буенча идарәсендә зур игътибарга лаек булды. Безгә калса, Уфадагы җитәкчеләр мондый хәл кабатланмасын өчен тиешле чаралар күрде: гаеплеләр өчен “келәмнәр” дә җәелде, җитди кисәтүләр дә белдерелде. Ә эшне башкаручылар үзләре тәнкыйтьне дөрес кабул иттеме соң? Монысы зур сорау тудыра әлегә.

— Без гәзит алдыручылар арасында сорашу үткәрдек, барысы да канәгать! — дип үзебезгә карата үпкә белдерделәр бер районда.

— Гәзитегезнең тиражы бездән торганын да онытмагыз! — дип искәртергә дә тартынмадылар.

Шул ук вакытта, безнең “кан белән язылган” ул репликабыздан соң мәсьәләгә объектив күзлектән карарга, дөрес нәтиҗәләр ясарга һәм эшне тиешле дәрәҗәдә оештырырга омтылучылар да булды. Нәкъ теге киң билгеле әйтемдәгечә: “Эшлисе килмәгән — сәбәбен таба, эшләргә теләгән — чарасын эзли!”

Кызганычка каршы, күп бәлаләребездә системалы хаталар һәм җитешсезлекләр гаепле. Шул ук почтаны гына алыйк. Кем аек акылдан иң мөһим дәүләт институтларының берсе булган почтаны коммерция нигезенә күчерә?! Хат ташучыдан сабын сатучы ясый?..

Бу җәһәттән бездә, урыс абзый әйтмешли, “куда ни кинь, везде клин”. Күптән түгел шул ук телевизордан шул ук яңалыкларны караганда Адыгеяда ана капиталын алырга “ярдәм итүчеләр” бандасының берничә ел дәвамында “эшләп килүе” һәм шуның белән дәүләт кесәсенә дә, мескен аналарныкына да кул тыгуы, урланган акчаларның миллионнар белән исәпләнүе хакында ишетеп белдек. Адым саен погонлы бәндә басып торган хокукый дәүләтебездә бу ничек мөмкин булган, дисезме? Җавап бер: ана капиталын алу шул рәвешле оештырылган. Аны бала тапкан анага караганда аферист җиңелрәк ала, чөнки ул тиешле документларны тутыра белә. Ниһаять, тиешле урында тиешле сумманы “бирә” белә. Шуңа күрә “ала белә”. Менә шундый хәлләрдә акчага бүгеннән бик мохтаҗ булган мескен аналарның аферистлар ятьмәсенә эләгүендә кем гаепле? Минемчә, бер дә “кара эт” түгел...

Шушы көннәрдә игътибарыбызны Домодедово фаҗигасеннән аерып торган тагын бер хәбәр җиткерделәр: Ярославль шәһәрендә бер малтабар күпкатлы өйнең тоташ бер подъезды җимерелүгә сәбәпче булган. Ул, акча артыннан куып, күпкатлы өйнең астагы катындагы фатирны офис итәргә уйлаган. Диварларны үзгәртеп корганда өйнең конструкциясенә зыян килгән. Үлүчеләр дә, каза күрүчеләр дә бар. Кем гаепле? Тәү карашка ук, әлбәттә, теге малтабар. Әмма ул, миңа калса, бөтенләй үк “ак эт” тә түгел. Чөнки бәланең башы торак йортлардагы фатирлардан төрле офислар, кибетләр, хәтта күңел ачу урыннары ясауга ак юл ачканнарда. Андый йортларда исән калучыларга да Алла ярдәм бирсен!

Яңарак ил Президенты Мәскәүдәге халыкара резонанслы шартлаудан соң, эчке эшләр министрына карап: “Тряхните всю милицию!” — диде. Мондый сүзләрдән соң, әлбәттә, барыбыз да чәбәкәй иттек! Тик милициядә генәме соң безнең барлык бәлаләребез? Алайга китсә, иң дөресе — “селкетеп алырга”. Закон кабул итүчеләребездән башлап. Ни өчен гадел һәм эшли торган законнар юк? Ни өчен алар барлык җәмгыять ихтыяҗын күз уңында тотмый, ә, башлыча, байлар мәнфәгатен генә яклый?! Шул ук коррупционерларның мөлкәтен конфискацияләү турында инде ничә еллар буена бөтен ил, халык сөйли. Бу закон цивилизацияле һәр илдә бар һәм бик уңышлы эшли. Бездә юк. Закон чыгаручыларыбыз кем ягында соң ул? Аларны без сайладыкмы?..

Бу айда илебез халык тарафыннан төрлечә кабул ителгән шәхес булган Борис Ельцинның тууына 80 ел тулуны билгеләде. 90нчы елларда мин җәмгыятебез үсешендә тормозга әйләнгән КПССны тәнкыйтьләргә батырчылык иткән Борис Николаевич өчен җанымны бирергә дә әзер идем. Әмма бүген бу көрәш миңа КПССка каршы көрәш түгел, ә шул партия иерархиясендәге власть өчен көрәш булып кына күренә. Тарихны аерым шәхесләр яза, дип юкка әйтмәгәннәр. Әгәр язмыш кушуы буенча шул ук Ельцин Горбачев урынына СССР Президенты була алса, бәлки, бүген безгә аны “Русиянең беренче Президенты!” дип зурлау кирәк тә булмас иде. Без бит кайчандыр Русия өчен түгел, СССР өчен тавыш бирдек!

Бүген шунысы бәхәссез: Борис Ельцин — тарихи шәхес. Димәк, аңа бәһане дә ул үзе “кеше иткән” кешеләр түгел, ә тарих бирергә тиеш. Ул чакта инде бөек ил таркалу да, аның кайбер “кисәкләрендә” озак еллар дәвамында игълан ителмәгән сугыш баруы да, кыскасы, барысы да исәпкә алыныр. Мин бу тарихи юбилей уңаеннан авылыбыздагы зират хәлләрен генә телгә алмакчымын. Бәләкәй генә авылыбыз бер гаилә кебек яши. Мәетне озатырга да бөтен авыл бара. Андый чакта муллабыз, халыкка мөрәҗәгать итеп:

— Җәмәгать, мәрхүмебез дөньялыкта яхшы кеше идеме? — дип сорый.

— Яхшы, яхшы! — диешәбез.

Бер гаиләдәй яшәгән мәрхүм авылдашыбызның әллә күпме начар якларын белсәк тә, шулай дибез. Хәер, арада дәшми калучылар да була. Шундый язылмаган закон: мәрхүмнәр турында я бары тик яхшы итеп искә алырга, я дәшми калырга...

Ничек кенә булмасын, бүген илебезнең беренче җитәкчесенә бәһа бирергә ашыгучылар бик күп. Аны бөек Петрга тиңләүчеләр дә, үтереп тиргәүчеләр дә бар. Мин үзем — дәшми калучылар арасында.

Гомумән, әлегә шунысын гына төгәл әйтә алам. Бүген кич тагын зәңгәр экран алдына утырырбыз. Яңалыклар карарбыз һәм чираттагы тапкыр: “Әл дә без “анда” түгел!”— дип, җиңел сулап куярбыз.

Шундый хәлләр...

 Рәүф ХӘКИМОВ,

 “Кызыл таң”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»