03.02.2011 - Җәмгыять

Почта бүлекчәләренә — заманча технологияләр

Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов почта элемтәсенең республика идарәсенең узган ел нәтиҗәләренә багышлап уздырылган киңәшмәсендә: “Республика почта бүлекчәләре электрон төрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк ролен үти ала”, диде. Министр  республика территориясендә төрле федераль программаларны, шул исәптән “Электрон хөкүмәт”не гамәлгә ашыруда почта элемтәсенең мөмкинлекләрен югары бәяләде. Бу проект электрон төрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне күзаллый. Моның өчен Русия төбәкләрендә гражданнар тиешле мәгълүмат белән файдалана алсын өчен күпфункцияле үзәкләр  булдыру планлаштырыла.

Әлеге көндә  Башкортстанның барлык почта бүлекчәләре Интернетка чыгу өчен югары тизлекле элемтә каналлары белән тәэмин ителгән һәм бу хезмәт елдан-ел танылу ала. Министр әйтүенчә, бу мәсьәләдә почта белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре өйрәнелә һәм арытаба Башкортстанда дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча программаны гамәлгә ашыруда почта операторы да катнашу турында карар кабул ителергә мөмкин.

Русия почтасының республика филиалына ел нәтиҗәләре буенча 2 миллиард сумнан артык акча кергән.

Республика халкы хатларны азрак яза башлады. Бер ел эчендә заказлы һәм гади хатлар күләме мең ярымга кимеде һәм барлыгы 24 мең данә тәшкил итте. Шул ук вакытта курьер һәм экспресс хезмәтләр саны артты. Соңгы елларда бандерольләр һәм посылкалар җибәрүчеләр дә күп.  Гәзит-журналларга язылучылар саны элекке дәрәҗәдә калды.

Бизнесны арытаба үстерү максатында республиканың почта элемтәсендә берничә яңа проект гамәлгә ашырыла. Атап әйткәндә, акчаны ашыгыч күчерү өчен “Форсаж” проекты эшли. Ул акчаны 1-3 сәгать эчендә адресатка җиткерергә мөмкинлек бирә. Узган елда, шулай ук, элемтә бүлекчәләрендә  арзан кесә телефоннары сату оештырылды.

Русия почтасының Башкортстан филиалы директоры Ирек Галимов әйтүенчә, хезмәткәрләрнең эш хакы 12 процентка артты. Хезмәт хакы республикадагы уртача күрсәткечләрдән түбән булуга карамастан, почта хезмәткәрләре күп кенә ташламалар һәм компенсацияләрдән файдалана. Предприятиенең балансында балаларны савыктыру лагере бар, путевка өчен ата-аналар аның нибары 10 процентын түли. Моннан тыш, предприятиедә дәүләтнеке булмаган пенсия фонды программасы эшли, взносларны анда эш бирүче күчерә. 2011 елда  почта хезмәткәрләренең керемнәрен арттыру буенча эш дәвам итәчәк.

Ирек Галимов, агымдагы елда Русия почтасының республика бүлекчәсе алдында, тармакны арытаба яңартып, халык һәм бизнес өчен яңа хезмәтләр кертү, шулай ук почта хезмәтләре сыйфатын күтәрү бурычы тора, дип билгеләде.

Русия почтасы Башкортстан

филиалының матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»