02.02.2011 - Җәмгыять

Тормыштан бизәргә түгел – тормышны бизәргә

Республикада һәр дүртенче кешенең судка кагылышы бар. Кемнең танышы, кемнең туганы, күршесе, яки якташы рәшәткәле тәрәзәләр артында көн итә. Анда тормыш ничек? Тоткыннарга хатасын аңлап, башка беркайчан да тайгак юлга басмаска, “читлек”тә дә кеше булып калырга мөмкинлекләр бармы? Түбәндә сүз — Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан 6 санлы колония-поселение тормышы хакында.

Алтынчы колония Җәзаларны үтәтү федераль хемәтенең Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе системасында иң яше санала. Илдә туксанынчы елларда башланган хокукый җәза бирүне гуманлаштыру нәтиҗәсендә судлар хөкем ителгәннәрне еш кына төрмәгә түгел, ә колония-поселениеләргә озата башлый. Республикада шундый бер генә учреждение — 5 санлы колония-поселение тиз арада тула. 2001 елда Стәрлетамак шәһәренең сәнәгать зонасында яңа колония барлыкка килә. Аның хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым территориясе бар.

Ир-атлар йөк ташу транспорты өчен прицеп һәм ярымприцеплар җитештерә. Мондый производство Русиядә башка бер җирдә дә юк. Прицепларның изотермик фургон формасындагысы бигрәк тә уңайлы. Ул термос сыйфатларына ия һәм ерак араларга туңдырылган азык-төлек ташырга җайлы. Биредә эшләүче тоткыннарның кайберләре аеруча зур уңышларга ирешә һәм “механик” квалификациясе алып чыга. Әлегә мондыйлар саны 25кә җиткән. Алар иреккә чыккач та эшсез калмаячак. Шулай ук биредә шлактан блоклар җитештерү җайга салынган.

Тегү цехында.2004 елның октябреннән хатын-кызлар өчен аерым участок ачылган. Бу да — илдә хокукый җәза бирүне гуманлаштыру нәтиҗәсе. Моңа кадәр хөкемгә тарыган хатын-кызлар Чувашстан, Мордовия төрмәләренә озатыла иде. Хәзер алар үзләре торган җирдән ерак түгел. Тоткыннар башлыча теплицада, җәен ачык җирдә яшелчә-җимешләр, чәчәкләр үстерә, үсентеләр белән сату итә. Биредә тагын тегү цехы да бар.

— Безнең колониядә хатын-кызларның күбесе хезмәт тәрбиясе белән бергә урта белем һәм тегүче, яшелчә үстерүче һөнәре алып чыга, — ди бу хакта колония начальнигы Ришат Галиев. — Һәр төркемдә 30 кеше белем ала. Әйткәндәй, республикада хөкемгә тарттырылган кешеләргә белем бирү буенча байтак эшләр башкарыла. Күптән түгел моны ил күләмендә алдынгы тәҗрибә буларак билгеләделәр.

Хатын-кыз тоткыннарның нәкъ яртысы — караклар. Икесе кеше үтергән, бер әби күршесе йортына ут төрткән, наркоманнар, алимент түләмәүчеләр бар. Аларның 42се ана хокукларыннан мәхрүм ителгән, 66 проценты ирсез. Кредитка акча алып түләмәгән өчен утырганнар да бар. Шуларның берсе — Учалы районыннан Җәвидә Хәбирова. Ул сөт эшкәртү заводында технолог булып эшләгән. Алдан килешү  төзеп, таныш эшкуардан бурычка  90 мең сум акча алып торган. Тиешле вакытында түли алмагач, аны судка биргәннәр. Ул төрмәгә утыртырлар дип башына да китермәгән. Төшке аш вакытына туры килгән суд утырышына йөгереп кенә барып килермен дип уйлаган, әмма аны суд залында ук кулга алганнар. Дүрт елга хөкем ителгән хатын ике елдан вакытыннан алда иреккә чыга. Борай районыннан Фәнзирә Рәфыйкова да “Хоум кредит” банкыннан алган акчаның 11 мең 700 сумын кайтарып бирә алмаганы өчен утыра. Шушы көннәрдә ул да вакытыннан алда азат ителәчәк. Узган елда шундый юл белән 140 кеше иреккә чыккан. Аннан элекке елда алар саны — 60, 2008 елда 40 кына кеше булган.

Хатыннар икесе дә ашханәдә эшли. Монда һәркемгә көненә 90 грамм ит, 100 грамм балык каралган. Моннан тыш, яшелчә-җимеш, камыр ашлары бирәләр. Хатын-кызларны хезмәтләндерү өчен чәчтараш, мунча, кер юу комплексы бар. Четерекле хәлләр килеп туганда тәҗрибәле психологлар аларга ярдәмгә килә. Өлкән психолог Ирина Кунакбаева үз һөнәре буенча ике югары уку йорты тәмамлаган. Моңа кадәр мәктәптә, балалар колониясендә эшләгән.

— Теләсә кайсы хатын-кызлар коллективында низаглар чыгарга гына тора, ә төрмәдә инде бигрәк тә, — ди ул. — Күптән түгел миңа 30 яшьләр тирәсендәге хатын мөрәҗәгать итте. Ул наркотиклардан котыла алмый җәфалана, берничә тапкыр кулындагы кан тамырларын кискәләгән. Без аның белән сөйләшә-сөйләшә әллә кайчан югалган асыл сыйфатларын искә төшердек. Баксаң, ул тайгак юлга басканчы рәсем төшерергә яраткан, гомумән, тормыштагы матур, җитди әйберләр белән кызыксынган. Без бу хатынның наркотиклар сазлыгына батканга кадәр булган халәтен кайтардык. Хәзер ул рәсем төшерә, әти-әнисе белән мөнәсәбәтләрен яхшырткан. “Моңа кадәр аралашкан кешеләр хәзер миңа кызык түгел”, — ди ул.

Колония начальнигының кадрлар һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмзил Әхмәтов белән без торак корпусында булдык. Биредә һәркем өчен 3 квадрат метр урын каралган. Телевизор, радиоалгыч, телефон бар, китапханәдә тәрбияви темага язылган китаплар тупланган. Кечкенә балалары белән хатыннар яхшыртылган шартларда яши. Сабыйларга махсус азык, кирәк-яраклар бирәләр. Гомумән алганда, биредә һәркем өчен туры юлга басарга, киләчәктә адәмчә яшәрлек акыл тупларга шартлар тудырылган. Шагыйрьчә әйтсәк, тормыштан бизәргә түгел, ә тормышны бизәргә...

Резида ВӘЛИТОВА.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»