01.02.2011 - Җәмгыять

Хәрби хезмәт ныклык таләп итә

Үткән җомгада Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатында былтыр хезмәткә чакыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды.

Журналистлар соравына җавап биреп, республика хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илдар Баһаветдинов болай диде:

— Узган елгы чакырылыш  соңгы ун елда иң авыры һәм иң киеренкесе булгандыр. Язгы һәм көзге чакырылышта Ватанны сакларга барлыгы 12200 егет озатылды. Муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында 69 чакырылыш комиссиясе эшләде. Аларның утырышларына барлыгы 36 550 егет чакырылды, шуларның 36 160ы каралуга килде. Хәрби хезмәттән качып йөргән өчен 484 кеше административ җаваплылыкка тарттырылды.

Чакырылыш комиссиясен үткән 16 463 егетне армиягә озату төрле сәбәпләр белән кичектерелеп тора. Шуларның 73 проценты әле төрле уку йортларында белем ала.

Җыелу пунктында медицина тикшерелүе узганнан соң, хәрби хезмәткә вакытлыча һәм бөтенләй яраксыз 404 егет кире кайтарып җибәрелде. Ике егет альтернатив хезмәткә китте.

Илдар Баһаветдинов сүзләренә караганда, республиканың  хәрби комиссариаты үзләре алдында торган бурычны тулысынча үтәгән. Моның өчен алар  кулга-кул тотынышып эшләгән район хакимиятләренә, хәрби комиссариатларга ихлас рәхмәтле.

Әлеге әңгәмәдә журналистларны кызыксындырган төп сорауларның берсе — хәрби хезмәткә алынучыларның сәламәтлеге. Бу хакта хәрби-медицина комиссиясе рәисе Роберт Җиһангиров тәфсилле сөйләде. Бүгенге көндә безнең республикада егетләрнең 69,9 проценты сәламәтлек күрсәткечләре буенча хәрби хезмәткә яраклы.  Узган еллар белән чагыштырганда, бу күрсәткеч әллә ни түбән түгел. Шулай да армиядә егетләрнең сәламәтлеге ни өчен какшый соң? Ни өчен хезмәттә чакта пневмония, туберкулез белән чирлиләр, хәтта вафат булалар? Кемнәрдер моны  армиядәге начар яшәү шартлары, хәрби медикларның гамьсезлеге белән аңлата. Бу хакта матбугатта да шау-шу күп булды. Роберт Әмин улы әйтүенчә, әти-әни хәстәреннән, өйдәге тәмле ашлардан аерылган  яшь кешегә солдат тормышына күнегү җиңел түгел. Армиядә иртә торырга, физик киеренкелеккә түзәргә туры килә. Мондый шартларга өйрәнмәгән организм баштагы чорда иммунитетын югалтырга мөмкин.

— Төп сәбәп — хәзерге яшьләрнең физик яктан йомшаклыгында, — диде Илдар Әсгать улы. — Хәзерге балалар тышка, саф һавага чыкмый, өйдә компьютерда уйнап утырырга ярата. Мин үземнең дүрт баламны урамга уйнарга мәҗбүриләп чыгарам. Элек без бала чакта авылда таулар чана-чаңгы эзеннән чуарланып бетә иде. Ә хәзер сез тау битләрендә берәр эз күргәнегез бармы? Хәтта авыл балалары да өйдә компьютерда уйнап, телевизор карап гомер уздыра бит!

Физик әзерлеге ныклы булмаган күп яшьләрнең артык ябыклыгы зур проблема булып тора.

Күп ата-ана балаларына бирелгән хәрби киемнең килешсез, уңайсыз булуыннан зарлана. “Хәрби хезмәткә алынганнар арасында буе ике метрлы, үзе артык чандыр егетләр шактый. Армиядә кием һәркемгә аерым тегелми. Нишлисең, аларга иң озын буйга исәпләнгән 52нче үлчәмле размер кием бирергә туры килә”, — дип аңлата әлеге хәлне Илдар Баһаветдинов.

Әйе, хәрби комиссарның сүзләре белән килешергә туры килә, Ватанны сакларга түбән әзерлекле буын килә. Бүгенге әти-әниләргә, бигрәк тә үсмерләргә, бу хакта җитди уйланырга кирәк.

Бүгенге көндә 600дән артык егет республика территориясендә Алкино, Стәрлетамак, Бәләбәй, Урман хәрби частьларында хезмәт итә. Әлбәттә, туган җиреңдә хезмәт итү начар түгел. Ләкин әлеге дә баягы назланып үскән замана балаларының әти-әниләре, атна саен хәрби частька килеп, хәрби хезмәт процессына комачаулый, командирларын йөдәтеп бетерә икән.

— Республиканың хәрби комиссариаты чит якларга хезмәткә җибәрелгән солдатларның хәлләрен белешеп торамы?

Мондый сорауларга хәрби комиссариат җитәкчелеге уңай җавап бирде. Әлбәттә, Ватанны сакларга җибәрелгән һәр яшь кешенең язмышы алар җаваплылыгына тапшырылган. Һәм якташларыбызның хәрби бурычларын лаеклы үтәп, исән-имин йөреп кайтуы — барыбызның да изге теләк.

Ләйсән Кәшфиева.

 

 

 

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»