01.02.2011 - Җәмгыять

Милиция үзе иминме?

Берничә айдан безнең иминлекне милиция түгел, полиция саклый башлаячак. Ләкин полициядә дә ведомствоның Үз иминлеге идарәсе булачак, кадрлар җентекле сайлап алыначак. Бүлекчәнең былтыргы эш нәтиҗәләре, “Полиция турында” Закон көченә кергәннән соң хезмәтнең перспективалары һәм гражданнарның хокукларын тайпылышсыз үтәү мәсьәләләре турында журналистларга БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Үз иминлеге идарәсе җитәкчесе Виктор Фоминых белән министр урынбасары Руслан Шәрәфетдинов бәян иттеләр.

— Былтыр эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хокук бозулары саны кимеде. Саннарга килгәндә, алар 3461 тапкыр хокук бозган, 121  җинаять кылган. Кагыйдә буларак, болар — ришвәт алу, хезмәт вазыйфаларын усал нияттә файдалану, төрле ялганнарга юл кую. Җинаять җаваплылыгына 84 кеше тарттырылды, шуларның өчтән бере — ЮХХДИ хезмәткәрләре. Узган елда, шулай ук, үз сафларыбызда коррупция юнәлешендәге 60 җинаять ачыкланды, — диде Виктор Александрович.

Шунысы куанычлы: әлеге хезмәткә мөрәҗәгать итүче гражданнар саны да арткан — барлыгы 2438 шикаять һәм гариза алынган. Бу халыкның милициягә ышанычы арту турында сөйли. 280 очракта мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән фактлар расланган. Алар буенча прокуратураның тикшерү органнары 33 җинаять эше кузгаткан, 530 хезмәткәрне дисциплинар җаваплылыкка тарттырган, шул исәптән 109 кеше эчке эшләр органнарыннан эштән бушатылган.

— Без партнерлык мөнәсәбәтләрен көйләүгә әзер, гражданнар безгә төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә ала, — дип ассызыклады идарә җитәкчесе.

Идарәнең тагын бер эш юнәлеше — милиционерларны һәм аларның гаилә әгъзаларын яклау һәм саклау. Бу һөнәр һәрвакыт иң хәвефлеләрдән саналды, чөнки җинаятьчеләрнең, фашланудан куркып, һичбер нәрсә алдында да туктап калмавы билгеле. Былтыр  оперативниклар  янау һәм криминал һөҗүменнән  33 хезмәткәрне саклау чарасы күргән.

— Милиция хезмәткәрләренең абруен төшерүче фактларны ачыклау да мөһим бурыч. Милициягә бернинди мөнәсәбәте булмаган, ләкин үзен милиционер дип атап, акча даулаган кешеләрне ачыклауның әллә ничә очрагы билгеле. Узган елның маенда, имеш тә, җинаять эшен туктаткан өчен ришвәт алып торган чакта бер мошенник тотыла. Сафин фамилияле бу бәндә, үзен милиция хезмәткәре дип танытып, Уфа кешесеннән 1 миллион 200 мең сумнан артык акча алган, янә 450 мең сум алырга ниятләгән. Чын оперативниклар аның явыз эшенә чик куйган. Барлыгы идарә хезмәткәрләре законсыз эшчәнлек белән шөгыльләнгән 13 кешене, шул исәптән өч адвокатны, тоткарлаган. Унысының эше судта. 

Идарә Федераль миграция хезмәтенең республика территориясендә урнашкан бүлекчәләренең эшен дә контрольдә тота. Унике айда аларның хезмәткәрләре 70 тапкыр хокук бозган.

Министрлыкның Үз иминлеге идарәсе эшчәнлектә техника казанышларын киң куллана. Әйтик, эшкә алганда кандидатларның ихласлыгын тикшерү өчен ялганны ачыклаучы детектор файдаланыла. Нәтиҗәдә, биш мең кешенең 128е полиграф сынавын үтмәгән: алар анкеталарында биографияләрендәге кара тапларны яшерергә маташкан.

— Милицияне җитди реформалау бара. Бу — аталыштагы  ике хәрефне үзгәртү генә түгел. Бу ел хезмәт тәртибен һәм законлылыкны ныгыту елы булачак, — дип билгеләнде чарада.

Очрашуда “Европа” сәүдә үзәгендәге янгын турында да сораулар булды. Әле анда җентекле тикшерү бара. Җинаятьтә икенче шикле кеше сыйфатында  “Европейская” идарә итү компаниясе” предприятиесе җитәкчесе Александр Герсоннан сорау алынган. Бу оешма бинадан файдалануны һәм арендаторлар белән эшләүне тәэмин иткән. Әлеге компаниянең һәм “Браско” төзелеш оешмасының финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча бик күп документлар һәм материаллар тикшерелә. Бүген үк әллә күпме закон бозулар ачыкланган. Атап әйткәндә, бинаның уң  ягының планировкасын үзгәртергә рөхсәт итүче документлар юк.

Тикшерүчеләрне Уфа уртасындагы зур бинаның законнарны бозып төзелүе, сафка кертелүе һәм файдаланылуы өчен муниципаль чиновникларның һәм контрольлек итүче органнарның җаваплылыгы мәсьәләсе дә бик кызыксындыра.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»