29.01.2011 - Җәмгыять

Елга булып иген аккан төбәк

Гафури районында атамасыннан  ук туклык бөркелеп торучы бик матур исемле  авыл бар. Игеньелга дип атала ул. Мөгаен, биредә игеннәр ишелеп уңа, елга булып агадыр. Иген уңган авылның халкы да бик уңган. Кайчан гына килмә, гел бер яхшы яңалыклары булыр. Менә бу баруда да мәчетләре ачылу турында бик куанып сөйләделәр.

Аны ачуда шушы авылда туып-үскән укытучы, язучы Әмир Котлызаманов башлап йөри: бурасын, кирәк-яракларын ул хәстәрли. Түбә ябуны авылдашлары — Стәрлетамак социаль-педагогия академиясе проректоры Шамил Сатлыков үз өстенә ала. “Башинформсвязь” җәмгыятендә генеральный директор урынбасары булып эшләүче икенче авылдашлары Шәфкать Янышев материаллар белән ярдәм итә. Ул вакытта шәхси эшкуар, бүген Игеньелга авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Юнир Әхмәров мәчет территориясен киртәләп алган. Кыскасы, бөтен мир белән салынган Аллаһ йорты үткән җәй ишекләрен ачкан. Аның имам-хатыйбы Мәсгуть Янбәков бүген мәчеткә килүчеләрне ачык йөз белән каршы ала. Ир-атлар да, хатын-кыз да мәчеткә теләп йөри, балалар өчен махсус укулар оештырганнар. Роза Сатлыкова Коръән сүрәләрен уку буенча ярышлар да үткәрә икән.

Балалар бакчасында күңелле.— Шөкер, авылга иман кайта. Халык тәртипләнә башлады, элекке кебек күрсәтеп, кеше көлдереп эчеп йөрүчеләр дә кимеде. Халыкның намусы уянды. Бу уңайдан мәчетнең файдасы бик зур булды, — ди Мәсгуть хәзрәт.

Әле бераз эше калган: җир мәсьәләсен, ут кертүне хәл итәсе бар.

Заманында авылда бик күп халык яшәгән. Моны 320 балага исәпләнгән өч катлы мәктәптән дә белеп була. Кызганычка каршы, укучылар саны һәр җирдәге кебек ук кими, хәтта бирегә йөреп укыган өч авыл баласы да аны тутырырлык түгел, шуңа да мәктәпнең бер ягын балалар бакчасына биргәннәр. Суы, канализациясе кергән, бөтен таләпләргә җавап бирә торган бакчага 19 сабый йөри. Учреждениенең элекке бинасы да хуҗасыз калмаган, анда капиталь ремонт үткәреп, фатирлар итеп үзгәрткәннәр. Әле анда укытучылар, савучылар, пенсионер яши.

Эшлисе килгән юлын таба, эшлисе килмәгән сәбәбен таба, диләр. Бүген районның берничә авылында клублар ябылган, чөнки алар нык искергән. Ә игеньелгалылар зур авырлык белән булса да аны ремонтлау чарасын күргәннәр. Газ үткәргәннәр, торбаларын алыштырганнар, стеналарын аклаганнар, буяганнар. Урындагы оста Камил Рахмангулов үзе ясаган ишекләрне куйган. 

Әйе, игеннәр тиккә генә елга булып акмый ул, бу фәкать авылның эшсөяр, бердәм, уңган халкы тырышлыгы нәтиҗәсе.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Гафури районы.

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»