29.01.2011 - Җәмгыять

Тынычланырга иртә әле

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе үткән елга йомгаклар һәм быелга куелган мәсьәләләр буенча коллегиянең киңәйтелгән утырышын үткәрде. Анда Җәмәгать хәвефсезлеге ведомствоара советы секретаре Марат Мәһәдиев, республика прокурорының беренче урынбасары Олег Горбунов, эчке эшләр министры Игорь Алешин һәм башка хокук саклау органнары һәм башкарма власть органнары җитәкчеләре катнашты.

— Узган елны илдә һәм республикада наркотикларга каршы эшчәнлекне киңрәк җәелдерү чоры дип билгеләргә була, — диде полиция генерал-лейтенанты Валерий Кокин. — Башкортстанның наркотикларга каршы комиссиясенең былтыр узган 6 утырышында иң мөһим 11 мәсьәлә каралды.

Үткән елда республикада наркотиклар белән бәйле 1708 җинаять теркәлгән, 1415 җинаять эше ачылган, 937 кеше хөкемгә тарттырылган, алар арасында 99 хатын-кыз да бар.

Җинаятьчеләр наркотикларны электрон терминаллар, кесә телефоны хисабына акча күчерү юлы белән сатуга күчте. Шуңа да аларны эзәрлекләү авырлаша. Шулай да аларның күбесе ахыр чиктә суд алдына баса. Шулай, Салават шәһәрендә җинаятьчеләр төркеменең 9 әгъзасы кулга алынган. Аларны тентегәндә 2,2 килограмм героин табылган. Бу товар сатылган очракта җинаятьчеләр 3 миллион сум табыш алган булыр иде. Төркемнең җитәкчесе, моңа кадәр дә хөкем ителгән 35 яшьлек ир кесәсендәге героинны йотып җибәрергә маташкан, әмма бу аны җаваплылыктан коткара алмаган. Үлем таратучы бу адәм актыклары шушы төнне 100 мең сум акчаларыннан колак каккан һәм соңрак барысы да хөкем ителгән.

Июльдә Башкортстанда халыкара наркотрафик оешмасының 90 әгъзасы кулга алынган. 200 кешедән торган бу төркем Әфганстаннан Үзбәкстан һәм Кыргызстан аша наркотиклар алып кайтып саткан. Эшчәнлекне 36 яшьлек уфалы оештырган. Җинаять юлы белән табылган акча легаль бизнеска салынган. Аның исәбенә футбол клубы, ит эшкәртү цехы, автосервис, төзелеш объектлары финансланган. Әлеге формированиегә кергән кечерәк 8 төркемне хокук саклау органнары хезмәткәрләре ике ел эзәрлекләгән. Шушы чорда алардан 40 килограмм наркотик тартып алынган, 30 җинаять эше кузгатылган, 17 миллион сум акча легальләшкән, 40 кеше озакка рәшәткә артына эләккән.

Башкалада тагын ике төркем кулга алынган. Аның берсен подполковник дәрәҗәсендәге хокук саклау органы хезмәткәре оештырган. Ул үзенең гаиләсе һәм башка ярдәмчеләре белән Уфа һәм республиканың башка шәһәрләрендә героин саткан. Уфа районында урнашкан нарколабораториядән 13,3 килограмм героин, РГД гранатасы, “Сайга” карабины һәм башка кораллар табылган.

Икенче төркемне 53 яшьлек чегән хатыны җитәкләгән. Ул ун ярдәмчесе белән 2008 елдан бирле башкалага героин ташыган.

Наркотиклар тирәсендә гүзәл затларның чуалуы бигрәк тә аяныч. Алар дөньяга үлем түгел, ә яшәү алып килергә яралганнарын оныта. Шундыйларның берсе төрмәдә утыручы улына бер төргәк гашиш тапшырганда кулга алынган. Бераздан, аны коткарам дип, икенче бер хатын наркополицейскийга 100 мең сум ришвәт тапшырырга маташкан. Алар икесе дә суд алдында җавап бирәчәк.

Наркотикларга каршы көрәш органнары хезмәткәрләре булып кыланган өч егет Уфа вузларының берсендә укучы студентның кесәсенә сиздермичә генә бер төргәк ак порошок сала һәм бу хәлдән котылу өчен аннан 10 мең сум таптыра. Хәзер алар өчесе дә дүрт ел буена төрмә шулпасын чөмерәчәк.

Генерал-лейтенант Валерий Кокин журналистлар белән очрашуында соңгы елларда синтетик наркотикларның киң таралуы турында борчылып сөйләде. Алар кешене 3-5 елда кабергә тыга ала икән. Тагын шунысы бар: әлеге төр наркотикларның берсе дарулардан эшләнә. Ә алар һәр аптекада сатыла.

Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә борчулы хәлләр бихисап әле. Узган елда республикада наркотиклар кулланучылар — 8, исәпкә алынучылар 4,8 процентка арткан. Казахстан белән чикләр ачылу да хәвефле. Анда машиналарны рентген аша тикшерсәләр дә, чик аша наркотик алып керүчеләр кимеми.

“Шушы һәм башка сәбәпләр аркасында безгә тынычланырга бик иртә әле”, — диде Валерий Иванович.

Резида ВӘЛИТОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»