28.01.2011 - Җәмгыять

2011 ел — “Тукай елы”!

ТЮРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы, быел бөек татар шагыйренең тууына 125 ел тулуны искә алып, 2011 елны “Тукай елы” дип игълан итте.

Төркиянең башкаласы Әнкарада, ТЮРКСОЙның штаб-фатирында, Татарстанның вице-премьеры, мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге делегация катнашлыгында  бу истәлекле чараны ачу тантанасы үтте. Анда Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Иртугрыл  Гөнай, Русия Федерациясенең Төркиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов чакырылганнар иде. Татарстан делегациясе составында, шулай ук, Язучылар берлеге рәисе  Илфак Ибраһимов, Казандагы Г. Тукай музее директоры, шагыйрь Рәмис Аймәт, мәдәният һәм киңкүләм чаралары вәкилләре бар иде.

Төркиянең  Могла шәһәре университеты галимәсе, Татарстанда туып-үскән шагыйрә Чулпан Зарипова-Четин чарада катнашучыларны башта Г. Тукай биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Төрки мәдәниятне һәм сәнгатьне берлектә үстерү буенча халыкара оешманың генеральный секретаре Дүсән Касеиновның чыгышыннан соң Г. Тукай тормышы турында фильм күрсәтелде. Аннары Иртугрыл Гөнайның, Төркия Президенты секретариаты җитәкчесе Мостафа  Исанның һәм Зилә Вәлиеваның чыгышлары яңгырады.

Бу чарага багышланган концертта якташыбыз, җырчы Филүс Каһиров, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашты, ә Рәмис Аймәт үзенә генә хас булган көйле тавыш белән Тукай шигырьләрен башкарды.

Бу чара кысаларында  узган елда ТЮРКСОЙ эшчәнлеген актив яктырткан журналистларга һәм киңкүләм мәгълүмат чараларына истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында “Татарстан — Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең  генеральный директоры  урынбасары Миләүшә Айтуганова, Төркиянең телерадио каналында татар телендә “Төркия авазы” дигән тапшыруны алып баручы журналист Сәгыйть Хәйри, Башкортстан телевидениесе мөхәррире Рәфыйк Әхмәтшин  бар иде. “Башинформ” агентлыгының  “ТЮРКСОЙ” эшчәнлеген яктыртудагы өлеше дә югары бәяләнде.

Чарада катнашучылар “Г. Тукай Ватаны — Татарстан” дигән фотокартиналар күргәзмәсе белән дә танышты.

“Башинформ”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»