27.01.2011 - Җәмгыять

Бөек әдип туган авылда

Күренекле язучы, галим Галимҗан Ибраһимовның Авыргазы районының Солтанморат авылында туып, андагы өч сыйныфлы земство мәктәбендә урысча башлангыч белем алуы турында әдәбият дәресен өйрәнүчеләр яхшы беләдер. Мәктәп яшендәге балалар арасында әдипнең әсәрләрен яратып укучылар байтак булуына да чын күңелдән ышанасы килә. Солтанморат мәктәбендә белем алучы кызлар һәм малайлар исә зур шәхеснең туган авылында яшәүләре белән аеруча горурлана. Ел саен 12 мартта — язучының туган көнендә, аның музеена баралар, туганнары белән очрашып торалар, Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган чаралар, сыйныф сәгатьләре үткәрәләр. Кайчандыр булачак язучы беренче адымнарын атлаган, белем ишекләрен ачып кергән данлыклы авылда бүгенге көндә кызлар һәм малайлар ничек яши? Нинди эшләр белән шөгыльләнә? Әйдәгез, алар белән якыннан танышыйк.

Солтанморат мәктәбендә бүгенге көндә 63 укучы белем ала. Елдан-ел бала саны кимүе, парта артында нибары ике-өч укучы утыруы яхшы нәтиҗәләргә китерүче күренеш түгел, әлбәттә. Бу очракта белем бирү учреждениеләрен оптимальләштерү системасы Солтанморат мәктәбенә дә турыдан-туры кагыла. Биредә әйтүләре буенча, киләсе уку елыннан мәктәп тугызъеллыкка калачак. Бу инде укытучыларның укыту сәгатьләре кыскара яки кемдер бөтенләй эшсез үк кала, балалар 10-11 сыйныфны каядыр йөреп укырга яисә авылдан бөтенләй китәргә тиеш булачак дигәнне аңлата. Кайчандыр һәр гаиләдә диярлек бишәр-алтышар бала тәрбияләнгән авылның киләчәге сүнеп бара түгелме соң? Бүгенге көндә укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне борчыган төп мәсьәлә бу.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әминә Әлимбәкова уку алдынгысы Илсояр Хэсәнова белән.“Безнең мәктәп җанлы тормыш белән кайнап яши. Укуда да, эштә дә сынатмый укучыларыбыз. Балаларга 15 укытучы белем бирә, аларның барысы да югары белемле белгечләр. Узган уку елын җиде укучыбыз тәмамласа, шуларның бишесе югары уку йортына, берсе педагогия училищесына укырга керде. Берсе пешекче һөнәрен сайлады. Без моңа бик шатбыз, башка һөнәр ияләре белән беррәттән пешекчеләр дә кирәк бит әле тормышта.

Яз бакчалар ачылу белән безнең мәктәп яны участогында эш кайный башлый. Узган җәй коры килүенә карамастан, кыш буе укучыларга тукланырга җитәрлек кишер, чөгендер, суган үстердек. Менә беренче ел бәрәңгебез генә уңмады, сатып алырга туры килә. Бакчабызда карлыган үстерәбез, ул әле сатып, акча эшләргә дә җитә. Бу акчаны ремонт эшләренә, мәктәпкә кирәк-ярак алырга тотынабыз”, — дип сөйли биредә 8 ел мәктәп директоры вазыйфасын башкаручы Рима Тәлгать кызы Әсфәндиярова.

Укытучыларның төп бурычы һәр укучыга иҗат итәргә мөмкинлек тудыру. 5-11 сыйныф укучыларына татар теле һәм әдәбияты дәресеннән белем бирүче Әминә Әлимбәкова укучыларының иҗади сәләтләрен формалаштыру һәм үстерүгә аерым игътибар бирә. Аның яхшы нәтиҗәләр биргән укыту-тәрбия алымнары бар. “Заманча технологияләр әдәбият дәресләре өчен аеруча отышлы. Презентация дәресләре балаларны яңалык алып килүе белән кызыксындыра, заманчалыгы белән җәлеп итә”, — ди Әминә Хисаметдин кызы. Башкортстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булган мөгаллимәнең укучылары ел саен район олимпиадасында катнашып, алдынгы урыннар алмыйча калмый. Быелгы уку елында да 10 сыйныф укучысы Илсөяр Хәсәнова бу фән буенча район олимпиадасында төпле белемен күрсәтеп, 2 урын алып кайткан. Балаларны 15 ел туган тел серләренә төшендерү чорында республика олимпиадасына чыгып, призлы урын яулаган укучылары да булган аның. Күптән түгел мәктәпне тәмамлап киткән Роберт Мөхәммәтшинның Галимҗан Ибраһимов иҗаты буенча әзерләгән  хезмәте Толбазыда үткәрелгән фәнни конференциядә аерым игътибарга лаек булган. Үзе дә гел камиллеккә омтылучы Әминә Әлимбәкова үз укучыларының уңышлары белән хаклы горурлана. Аның 8 укучысы республикабызның абруйлы уку йортларындагы татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә укып югары белем алып чыккан. Үткән ел тагын бер укучысы — Ләйсән Батыршина Башкортстан дәүләт педагогия университетының филология факультетына укырга кергән.

Укучыларның мәктәптә эшләп килгән спорт түгәрәгенә бик теләп йөрүләрен, күптән түгел биатлон буенча район ярышында югары сыйныф малайлары Динис Мөхәммәтъяров белән Радмир Мәһдиевның 3нче урын алып кайтуларын да белдек әле без. Димәк, укуда гына түгел, спортта да сынатмаска тырыша солтанморатлылар. Киләсе очрашуларда мәктәптәге иҗат түгәрәгендә шөгыльләнгән укучыларны да күрәсе иде дигән өмет туды бездә. Бүген “Әллүки”не укып үскән кызлар һәм малайлар арасыннан киләчәктә талантлы язучы чыгуы да бик мөмкин хәл бит.

Зөлфия Фәтхетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»