14.10.2010 - Җәмгыять

Егетләребез өчен көрәшергә кирәк

Башкортстан Хәрби комиссариатында узган матбугат конференциясендә гражданнарны хәрби хезмәткә  әзерләү, чакыру һәм җыю бүлеге башлыгы Гурий Поляков авызыннан яңгыраган әлеге чакыруны төрлечә аңларга мөмкин. Билгеле ки, иртәгә көзге чакырылышның беренче “карлыгачлары” республиканың Җыелу пунктына киләчәк һәм хәрби частьларга озатылачак.  Гурий  Алексеевич әйтүенчә, бу көздә  республикадан 12 360 егет хәрби хезмәткә чакыру алган. Егетләрне бу кадәр күпләп озату соңгы 16-17 елда булмаган икән. Ни өчен шулай күп? Чөнки контракт буенча хезмәт итү ниндидер сәбәпләр аркасында туктатылып тора. Контрактчыларның урынын тутыру өчен  Идел буе-Урал хәрби округы штабы безнең республика өчен дә заданиене арттырган.

— Быел көзге чакырылыш киеренке, катлаулы булачак, — дип кисәтте Гурий Поляков.  Аның сүзләренә караганда, бу юлы моңарчы уку йортларында укучы һәм хәрби хезмәттән башка сәбәпләр белән кичектерү алган егетләргә игътибар көчәйтеләчәк. Әти-әнисе өлкән яшьтә булган яисә гаиләдә кечкенә бала үстерүче гражданнарга, шулай ук районнардагы чакырылыш комиссияләре карары белән кайбер егетләргә хәрби хезмәтне Башкортстан территориясендә үтәргә мөмкин булачак.

 Матбугат конференциясендә әти-әниләрнең улларын хәрби частька кадәр озатып баруы мәсьәләсе дә җитди яктыртылды. Моның өчен республиканың хәрби комиссары исеменә алдан гариза язып, рөхсәт алу  мотлак.

— Үз балаларың өчен көрәшергә кирәк! — дип кабатлады Гурий Поляков. — Ягъни, аларның сәламәтлеге, частька исән-имин барып җитүе, яхшы хезмәт итеп кайтуы һәркайсыбыз өчен мөһим. Ләкин  әниләрнең балаларга карата мәхәббәте сукыр булмасын иде. Алар балаларын армиягә озатканда, беренчедән, яшьләрне спиртлы эчемлекләрдән тыйсын, икенчедән, аларның биштәренә әллә нинди ашамлыклар тутырмасын иде. Җыелу пунктында ук искергән ризыклар ашап чирләү очраклары күңелсез хәлләргә китерә.  Ә бит егетләрне Җыелу пунктында менә дигән итеп ашаталар, юлга озатканда тиешле ризыкларны да биреп җибәрәләр.

 Булачак ил сакчыларының сәламәтлеге хакындагы сүзне  Башкортстан Республикасы хәрби-медицина комиссиясе рәисе Роберт Җиһангиров дәвам итте. Язгы чакырылышта егетләрнең армиягә яраклыгы нибары 64,6 процент тәшкил иткән. Роберт  Әмин улы әйтүенчә, бу  күренеш язгы чакырылышта элек сәламәтлеге буенча хезмәткә чакырылмаган резервтагы барлык егетләрне дә медицина комиссиясе үткәрү белән бәйле булган. Алдагы күрсәткеч 70 процент булыр дип фараз ителә.

— Җыелу пунктларында егетләрнең вирус инфекциясе эләктереп чирләп китүе  зур проблема тудыра, — ди Роберт Җиһангиров. — Әлбәттә, без кешене  югары температура белән хәрби частьларга озата алмыйбыз, аларны дәваханәләргә җибәрәбез.

Былтыр  ОРЗ диагнозы белән 500 егет кире кайтарылган, шуларның 70 проценты  соңыннан частьларга җибәрелгән.  Җитәкче армиягә озаткан вакытта ата-аналарның үз балаларының сәламәтлегенә игътибарлы булуын сорады.

— Егетләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлеге, рухи ныклыгы аларга булган мөнәсәбәткә нык бәйле, — диде Гурий Поляков. — Мәсәлән, Кыйгы, Балакатай районнары бу яктан үрнәк. Аларда сәламәтлек күрсәткече дә югары, егетләр 15 яшьтән үк эзлекле әзерлек уза, ДОСААФ мәктәпләрендә укытыла. Нәтиҗәдә, алар яхшы хәрби частьларга эләгә, менә дигән хезмәт итеп кайта. Кайбер район вәкилләре, хакимият җитәкчеләре, чакырылу пунктларына килеп, үз районнары егетләренә хәер-фатыйха бирә, аларга рухи көч өстәп китә, якташлары өчен кечкенә генә бәйрәмнәр оештыра. Үз егетләре хакында хәрби комиссариатлар гына түгел, әнә шулай хакимиятләр дә кайгыртырга тиеш.

 Матбугат конференциясендә чакырылу пунктларында  телефоннан файдалану мөмкинлеге хакында да сүз булды. Кесә телефоннары тыела, ләкин стационар телефоннардан файдалану чикләнми, диде җитәкчеләр.  Чакырылу пункты  ата-аналар өчен дә, журналистлар өчен дә ябык объект түгел, ләкин нинди гамәл кылсагыз да алдан кисәтеп, җитәкчеләр белән килешеп эшләгез, дип үтенде алар.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»