29.09.2010 - Җәмгыять

Акылның үлчәве — сүздә

Башкортстан Журналистлар берлегенең чираттан тыш съезды үтә. Иҗтимагый кәефкә, халыкның аңына Сүзнең йогынтысы көчле. Адәм баласы, гомер сәфәрендә кайчак чыдар әмәле калмаса, саф су белән мәңгелек хакыйкать уртлау өчен бәллүр чишмә кебек акыл чыганагына табына. “Намус һәр эштә хакыйкатьне саклауны, үз бурычыңны, вәгъдәләрне катгый үтәүне таләп итә. Намус — үз тәртибеңдә турыга атлау ул, күзгә туры карау, ихлас кул кысышу ул, эчкерсезлек ул”. Бөек замандашыбыз Дмитрий Лихачевның югары шигърияткә тиң шушы сүзләре һичнинди яңалык та ачмый кебек. Әмма алар билгеле хакыйкатьнең турылыгы белән күңелне  җәлеп итә.

Гадигә катлаулы аңлатма табарга омтылып, без еш кына гади әйберләр турында онытабыз. Бәлки, кешеләрнең рухи юлдашы булырга дигән яшерен генә теләгебез безне журналистикага — гомумкешелек мәдәниятенең хәзерге заманда иң кадерсез, күпләр тарафыннан кимсетүле өлкәсенә китерәдер? Профессиональ журналистикада без эшне романтиклар булып башлыйбыз, прагматиклар булып дәвам итәбез. Һәм тарихның әрсез препараторлары булып тәмамлыйбыз, ахрысы. Үкенеч — әмма бу шулай. Тик һәр иҗат — шәхси шөгыль. Нота дәфтәре белән композитор, киндер тукыма белән рәссам, ак кәгазь белән журналист арасында беркем дә тормый бит. Кулына каләм пумалачык алган кеше һәрвакыт үзенең икеләнүләре һәм фаразлары, әрнүләре һәм шатлык-куанычлары белән ялгызы кала. Ул мәлдә яныңда киңәшчеләр булмый, синең уй-фикерләреңне һичкем дә бердәнбер дөрес улакка юнәлтми һәм тукымага кирәкле төсне синең урыныңа беркем дә салмый. Сәләтеңә һәм тормыш тәҗрибәңә нигезләнгән эчке тоемың гына сиңа кирәкле сүзләрне, ноталарны, буяуларны җиткерә ала...

Безнең эш беркайчан да җиңел булмады. Һәм,  журналист сүзенең гаять популяр һәм йогынтылы булуына карамастан, беркайчан да хакимнәр тарафыннан безгә мәрхәмәтлелек күрсәтелмәде. Юк дигәндә власть матбугатны, телевидение белән радионы үзенең конъюнктур мәнфәгатьләрендә файдаланды. Матбугат һәрчак шактый четерекле хәлдә торды: бер яктан — укучыларның ихтыяҗларын яклау чарасы буларак, алар ягыннан ачыктан-ачык теләктәшлек күрсәтелсә, икенче яктан — властьлар матбугатны үзләренә буйсындырып торырга һәм үзләренең генә сүзен сөйләтергә тырышты. Өстәвенә, хакимлек һәм финанс дилбегәләрен тотучы кешеләр белән кулларына һәм телләренә Тәңребез сүздән башка бернәрсә дә бирмәгән кешеләр арасында мәҗбүри килешү хәлендә булу озак, киңкүләм мәгълүмат чараларына алмашка Интернет һәм башка коммуникация технологияләре килгәнгә кадәр сакланачак.

 Вакыт агышын туктатып булмый. Дистәләрчә ел элек без барыбыз да башка дәүләттә яши идек. Анда кешенең хезмәте, гомере, мәртәбәсе башка күрсәткечләрдән чыгып бәһаләнә иде. Барысы да шулкадәр тиз һәм көтмәгәндә үзгәрде — халык хәтта икегә аерылды, беренчесе буталышка, ялгыш кына базар дип аталган күренешкә укшый-укшый яраклашырга тырышса, икенчесе, үзен хыялый өметләр белән юатып, әле булса ерагая барган дөньяда калуын дәвам итә.

Үзләрендә бер генә кара тап та күрмичә, әлегә кадәр узган еллар “караңгылыгы”ннан коты очкан кешеләрне мин беркайчан да кызганмадым. Аларның, элек тормыш җәзадан да каһәрлерәк иде, дигән раславы белән килешкәнбез икән, аны әлеге яманлаучыларга җиңнәрен сызганып тормышны яхшыртырга тотынырга кирәк иде. Әгәр элекке тормыш яхшы булган икән, ни өчен барыбыз да туксанынчы еллар башында аны пыран-заран китерүләрен ваемсыз гына күзәтеп йөрдек соң? Шундый катлаулы бәрелешләрдә журналистларның капма-каршы якларда калуы үкенечле. Туплаучы көч буласы урынга хәзерге журналистика еш кына җәмәгатьчелекне ярсытучы ролендә чыгыш ясый. Җәмгыятьнең зур өлешенең температурасын аек, риясыз журналистика түгел, ә җил кайсы якка иссә, шул якка карап эш итүче, гаугалы, җәнҗал журналистика билгели.

Шулай да, әгәр хәтта бернәрсәгә дә ышанмау һәм төшенкелек елларында да кешеләр кулларына гәзит ала икән, димәк, аларның  журналист сүзенә ышанычы тәмам югалмаган әле. Әгәр безгә бу сүзне әйтү  ышанып тапшырылган икән, үзебезнең җаваплылыгыбызны аңларга тиешбез. Үз йортыңда, йомшак кәнәфигә ятып, акыл сату җиңел ул, син мәйданда, халык алдында акыллы булып кара!

Республика гәзитләреннән эшлекле мәгълүматлы, җентекле анализлы материаллар эзлим. Аларның битләрен реклама басуы, җиңел-җилпе, “бардым-күрдем” мәкаләләренең күбәюе борчый. Арзан популярлык артыннан куып, күп басмалар укучыларының дөньяга карашы, гореф-гадәтләре һәм зәвыгы, татар, башкорт, урыс, чуваш һәм башка халыкларның милли үзенчәлекләре турында оныта. Һәр халыкта игелек, күңел юмартлыгы, сафлык өстенлек алып торуына ышанам. Бер генә халык та җәбер-золымны, бозыклыкны кабул итми. Без исә, журналистлар, һөнәри горурлыгыбыз турында онытып, тормыш төбендә булган әшәке күренешләргә басмаларыбызда юл бирәбез.

Кайбер коллегаларымның усалрак уй-фикерләрем өчен үпкәләве дә ихтимал. Шулай да журналистлар сафының җитди сирәгәюен дә инкарь итеп булмый. Өч сүзне бергә ялгарга сәләтсез кеше дә хәзер журналист исемен йөртә. Ә, аңлавымча, журналист шушы һөнәрнең әһәмияте буенча сәясәтче дә, дипломат та, икътисадчы да, социаль хезмәткәр дә ул.

Иске карашлы кеше булып күренүдән курыкмыйча, шуны тәкрарлый алам: икътисад гәзитләрнең, телевидение һәм радионың төп темасы булырга тиеш. Әгәр икътисадның иң кискен мәсьәләләре белән шөгыльләнмәсәк, анда барган үзгәрешләрне күрмәмешкә салышсак, журналистика читтән күзәтүче роленә дучар ителәчәк. Ә чын журналист өчен агымнан читтә торудан да хурлыклырак халәт булмыйдыр. Алай икән, ни өчен без икътисадтан читләшәбез соң? Эшләүче кешеләр кайда? Без ниндидер эстрада җырчысының һәр адымы турында күп һәм тәфсилләп язабыз, шул ук вакытта игенчеләр, төзүчеләр, мөгаллимнәр хакында җылы сүз әйтергә онытабыз. Йә тегендә, йә монда өзлексез күренеп йөрүче һәм үз-үзләрен бүләкләүче телевидение һәм кино “йолдызлары” безнең геройларыбызга әверелә. Әгәр җәмгыятьнең башы әйләнә икән, матбугат мотлак моңа иярергә тиеш дигән сүз түгел.

Журналистның гомере кыска. Кайберәүләр генә ялга әле бик үк таушалмый китә ала.  Киеренке, рәхимсез, көндәлек гәзит конвейеры сине тулысынча йота, яшәү көчеңне һәм нервыларыңны бетерә. Журналист, нинди генә басмада һәм кайсы гына вазыйфада эшләмәсен,  һәрчак мобилизация әзерлегендә, хакимнәр басымы белән җәмәгатьчелек фикере арасында тора. Социолог һәм психологларның журналист хезмәтен хәвефлелеге ягыннан шахтерлар яисә очучылар һөнәре белән чагыштыруы  матур сүз сөйләү генә түгел. Матбугатның урындагы партия органнары күзәтүе астында торган заманнарны без, өлкән буын журналистлар, әле булса хәтерлибез. Нәкъ шул чорда журналистлар арасында “эчке цензор”  дигән төшенчә хасыйл булды. Ягъни, артыгын сөйләп ташлый күрмә!

Мәкаләләребезне әлеге “эчке цензор” билгеләгән кануннар буенча язып, темаларны ел мизгеленә, йә  югарыдан күрсәтмәгә бәйле генә үзгәртеп, без үзәк матбугат журналистлары кебек үзенчәлекле, мавыктыргыч итеп язу сәләтен югалттык. Хәер, журналист әле булса эксклюзив мәгълүмат табуда зур каршылыкларга очрый, гомумән, ул матди һәм юридик җәһәттән якланмаган. Тасвирлап әйткәндә, матбугат — җәмгыятьнең көзгесе. Ә журналист — аның намусы. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Әмма журналистның хәле турында сирәк уйланабыз. Ул исә тормыш авырлыкларын бөтен кеше кебек үк күтәрә. Мин үз гомерендә беркайчан да шифаханә күрмәгән, йорт-җирсез һәм акчасыз интеккән бик күп журналистларны беләм. Һәм халыкның һәр иртәне гәзиткә күз салудан, телевизор һәм радио кабызудан башлавына сокланып бетә алмыйм. Димәк, хезмәттәшләрем, каләмдәшләрем, үз сәламәтлеге һәм иминлеге турында онытып, эшен дәвам итә.

 

Марсель Котлыгалләмов,

матбугатка илле биш ел хезмәт итүче. Журналистлар  берлеге әгъзасы түгел.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»