29.09.2010 - Җәмгыять

Җир шарын эшче куллар әйләндерә

Соңгы вакытта һөнәри белем бирүгә, ниһаять, җәмгыятебездә зур әһәмият бирелә башлады. Моңа, бер яклап, юристлар, икътисадчылар һәм тагын берничә һөнәр буенча кирәгеннән артык белгечләр әзерләнүе, шулар исәбенә яшь эшсезләр артуы сәбәпче булса, икенче яклап, завод-фабрикаларда, матди кыйммәтләр җитештерүче предприятиеләрдә эшче кадрларга килеп туган кытлык мәсьәләсе җитәкчеләребезне борчуга салды.

Искә алган булсагыз, ил һәм республика җитәкчелеге дә соңгы айларда югары уку йортларында булуга караганда һөнәри белем бирүче училищеларда, лицей һәм колледжларда ешрак булды, аларның директорлары, укытучылары белән проблемаларны уртага салып сөйләште, укучыларның уку һәм тулай торакларда яшәү шартлары белән танышты. Ил җитәкчелегеннән Д. Медведев белән В. Путин берничә училищеда булса, республика Президенты Рөстәм Хәмитов та кыска гына вакыт эчендә лицей-колледжларда булып, республика икътисады өчен эшче кадрлар әзерләү мәсьәләсенең кискенлеген һәм мөһимлеген аерып билгеләде.

Әйткәндәй, республиканың һөнәри белем бирү уку йортларында һәм авыл хуҗалыгы предриятиеләрендә бүген, нигездә, кайчандыр Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының мехфагында, әлеге Президентыбызның әтисе, декан Зәки Сәлим улы кул астында белем алган кешеләр укыта һәм эшли. Ул һәр студентны дип әйтерлек исеме белән белә, яшьләрне якын күрә иде. Студентлар да аны яратып һәм хөрмәт итеп, үзара “Батя” дип йөртте, ә башка факультет студентлары бездән хәтта бераз көнләшә дә иде. Менә хәзер, күпмедер вакыт үткәч, аның улы халык хуҗалыгы өчен эшче куллар әзерләү мәсьәләсенә инде республика күләмендә игътибар бүлә һәм моңа без бик шат.

Мин бу мәкаләмне шушылай дип юкка гына атамадым  һәм менә ни өчен.

Җирдә барлык уңайлыкларны эшче куллар тудыра. Калганнар исә моңа булышлык кына итә. Соңгы 20 елда илебездә эшче куллар сизелеп кимеде, югары уку йортлары, аларның күпсанлы филиаллары уңга-сулга тараткан дипломлы кешеләр артты. Югары уку йортларының һәм аларның филиалларының күбәеп китүе дә моңа булышлык иткәндер. Югары белемлеләр күп, ә эшләргә кеше юк. бердәм дәүләт имтиханын кертү дә моңа булышлык итте. Мин Бердәм дәүләт имтиханына каршы. Ни өчен? Бала кечкенәдән үк әти-әнисенә охшарга, нәселне дәвам итәргә тели, агроном, табиб, инженер, космонавт, хәрби, шофер булу турында хыяллана. Ә үсеп җиткәч, бу хыял эреп югала: әти-әнисе кая кертә ала, яки баллары буенча кая үтә ала, шунда укырга бара.

Табиб булырга хыялланучы — авиация двигательләре факультетына үтә, нефтьче булырга теләгәне укытучылыкка бара. Нәтиҗәдә — күңеле тартмаган вузда укырга, соңрак белгечлеге буенча эшләргә теләми.

1701 елда ук Русиядә һөнәри белем бирә башлау турында указ чыгарган  Петр I хаклы булган. Ата-бабаларыбыз да акыллы булган, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын күтәрү өчен 1940 елның 2 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә ФЗОлар, һөнәрчелек һәм тимер юл училищелары оештырыла. 1918 елда ук әле анык бер предприятие өчен кадрлар әзерләүче фабрика-завод мәктәпләре оештырыла. 1974 елдан республикада башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләре өч еллык укытуга күчте һәм урта белем бирү уку йортлары дип атала башлады. 9нчы сыйныфтан соң укырга кергән үсмерләр һөнәр белән бергә урта белем дә алды. Дүртьеллык бүлекчәләр дә бар, мин моны артык озак дип исәплим.

Безнең лицей быел 48нче уку елын каршылады. Югары Яркәй авылында 10 гектарга якын мәйданны биләүче үзенчәлекле моношәһәр ул бүген. Матди-техник базасы көчле, үз һөнәренә тугры инженер-педагог кадрлар һәм һөнәргә өйрәтү мастерлары бүген республикада гына түгел, илебездә дә киң билгеле лицейның элекке данын саклау һәм арттыру өстендә эшли.

Шушы елларда  авыл хуҗалыгы гына түгел, тоташ халык хуҗалыгы өчен безнең элекке 10нчы училище, бүгенге 86нчы лицей 22 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган. Һөнәрчелек лицее хезмәткәрләренең кайгыртучан кулларына килеп кергән 15-16 яшьлек балалар биредә эшкә өйрәнә, аларда иртәгәсе көнгә ышаныч арта. Илешнең үзеннән генә түгел, якын-тирә районнардан да киләләр безгә. Үзебезнең ярдәмче хуҗалыгыбыз, 2043 гектар җиребез, фермабыз бар, анда 270 баш сыер малы асрала, шуларның 50се — савым сыерлары. Боларның барысы да үзебезне яшелчә, җиләк-җимеш, башка төр азык-төлек белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Бюджеттан бүленгән 10,45 сум акча һәр укучыны көнгә өч тапкыр кайнар аш ашатуга җитми, әлбәттә.

Лицейда шәхесне үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Училище озак еллар дәвамында үзешчән сәнгать фестивале лауреаты булып килде. “Җәйгор” халык биюләре ансамбле Казан, Мәскәү, Уфа, Пермь, Красноярск шәһәрләрендә үз осталыгын күрсәтте, Греция, Португалия, Испания һәм Кипрда гастрольләрдә булып кайтты.

Быел лицей яңа сулыш алды. “Мәгариф” федераль гомумдәүләт проекты буенча 36 миллион сум грант отып, уку йортында бөтен нәрсә яңартыла.

Тагын саннарга тукталып китик. Башкортстанда 1940 елда — 8, 1960 елда — 62, 1980 елда 125 училище булса, 1990 елда училищелар һәм лицейлар саны 154кә җитә. Демографик сәбәпләр буенча бюджеттан финанслау кыскартылгач, Мәгариф министрлыгы ягыннан тиешенчә игътибар булмаганга күрә училищелар ябыла башлый. Ябу җиңел, ә аларны яңадан тергезү күпкә авыррак. Барлык уңайлыклары булган дүрт тулай торакның икесе бүген буш тора, чөнки 720 укучыга исәпләнгән лицейда бүген 320 кеше генә белем ала. Моның нәтиҗәсен һәрберебез сизеп, сабак алырга кирәк, әмма башлангыч һөнәри белем бирү системасын бетерү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Бу уңайдан берничә фикерем белән уртаклашасым килә.

Беренчедән, башлангыч һөнәри белем бирү системасында эшләү өчен индустриаль-педагогик белеме булган кадрлар әзерләүне арттырырга кирәк.

Икенчедән, һөнәрчелек-техник училищеларда өч еллык белем бирү мәҗбүри булырга тиеш, укучылар белгечлек белән беррәттән урта белем дә ала. Уку вакыты артык та, ким дә булырга тиеш түгел.

Өченчедән, укучыларны ашату өчен бюджеттан 10,45 сум түгел, берничә тапкыр күбрәк акча бүленергә тиеш. Чөнки биредә аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдән дә балалар укый.

Дүртенчедән, училищелар яңа җиһазлар, техника, авыл хуҗалыгы машиналары белән тәэмин ителергә тиеш. Ә бүген алар искергән укучыларны иске плакатлар, искергән тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары буенча укыталар. Соңгы тапкыр училищеларга тракторлар һәм башка төр машиналар 80нче елларда кайтарылган. Кайчак ягулык-майлау материаллары да бүленми.

Бишенчедән, училищеларны эреләтергә, ягъни 3-4 районга бер итәргә кирәк. Ныклы матди-техник базасы, көнкүреш һәм уку-укыту шартлары булган училищелар сакланып калырга тиеш.

Алтынчыдан, җитәкчеләр практика үтүче укучылар белән җентекле кызыксынырга, училище тәмамлаучыларга тәҗрибәле остазлар билгеләнергә тиеш. Училище тәмамлаучыларга предприятие генә түгел, дәүләт тә матди ярдәм күрсәтергә тиеш.

Җиденчедән, башлангыч һөнәри белем бирү системасында эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрергә кирәк. Биредә укучылар белән тәүлек дәвамында эшләргә туры килсә дә, хезмәт хакы берничә ел дәвамында бик түбән кала килә, мәктәпләрдә сыйныф җитәкчелеге өчен берәр мең сум акча өстәгәндә дә безне исәпкә алмадылар. Ә бит Министрлык та, бурычлар һәм максатлар да бер.

Сигезенчедән, башлангыч һөнәри белем бирүнең әһәмиятен күтәрү һәм бу системага уңышлы җитәкчелек итү өчен республикада һөнәрчелек-техник белем бирү буенча дәүләт комитетын тергезү отышлы булачак, дип исәплим.

Яшьләр һәм аларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе элеккечә кискен һәм җитди кала бирә. Шуңа күрә эшче көчләр әзерләүгә зур әһәмият бирелергә тиеш. К. Ушинскийның шундый сүзләре бар: “Хезмәтне уңышлы сайласагыз, шул хезмәтегезне күңел биреп башкарсагыз, бәхет сезне үзе табар”.

 

Галинур Әлимбәков,

86нчы лицей директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»