12.01.2011 - Җәмгыять

Максатыбыз — халыкны эшле итү

Сер түгел, авылда яшәүчеләр эш белән тәэмин ителү мәсьәләсендә бүген аеруча зур авырлык кичерә. Биредә эшсезлек күмәк хуҗалыкларның таркалуы, сәнәгать предприятиеләренең базар шартларында көндәшлеккә каршы тора алмавы, уйланылмаган кулайлаштыру сәясәте кебек сәбәпләр аркасында барлыкка килде. Фаҗигагә тиң бу күренеш хезмәткә яраклы яшьләрне дә, өлкәннәрне дә читләтеп узмады.

Мәчетле районында эшсезләргә ярдәм ничек оештырылган? Шушы сорау белән без районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гөлназ Кадыйровага мөрәжәгать иттек.

— Гөлназ Халиковна, төбәктә эшсезлек мәсьәләсен ничек бәяләп була?

— Былтыр безгә эш сорап 1 мең 90 кеше мөрәҗәгать итте. Бүген үзәктә 290 кеше  исәптә тора һәм дәүләт пособиесе ала. Статистика теле белән әйткәндә, районда эшсезлек дәрәҗәсе 2,1 процент тәшкил итә. Башка районнар белән чагыштырганда бу әллә ни зур күрсәткеч түгел. Тик тынычланырга урын юк. Гадәттә, кышкы чорда безгә эш сорап килүчеләр саны арта. Безнең максат — аларга эш табып бирү яисә яңа һөнәр үзләштерүдә булышлык күрсәтү.

— Эшсезләргә дәүләт ярдәме нидән гыйбарәт һәм ул сездә ничек тормышка ашырыла?

— Без үзебезнең эшчәнлекне федераль һәм республика программаларына ярашлы оештырабыз. Районда аларның унбише даими рәвештә гамәлдә һәм барысы да уңышлы тормышка ашырылсын өчен 18 миллион 49 мең сум акча бүленде. Әйтик, яшьләрне, яки яңа һөнәр үзләштерергә теләүчеләрне укыту өчен каралган программа буенча 130 кешене урындагы училище, ДОСААФ нигезендә һәм Уфа шәһәрендәге махсус курсларда төрле белгечлекләргә әзерләү өчен 1 миллион 241 мең сум акча сарыф иттек. Җәмәгать эшләренә җәлеп ителгән 67 эшсезгә 203 мең 300 сум хезмәт хакы түләдек. Яшьләргә, инвалидларга игътибар зур. 338 үсмерне, уку йортларын бетереп, эш эзләүче 40 белгечне хезмәткә җәлеп итү һәм стажировка үткәрү өчен 4 миллион 550 мең сум акча тотындык. Икенче группа ике инвалидка эш урыны һәм шартлары булдыру өчен 60 мең сум күчердек. Үзәккә эш сорап мөрәҗәгать иткән күп балалы ата-аналарга, ялгыз, инвалид балалар тәрбияләүче аналарга, армиядән кайткан егетләргә, 16-18 яшькә кадәрле яшьләргә, качакларга, тоткынлыктан кайтучыларга да шул программаларга таянып, вакытлыча пособиеләр түләп тордык.

— Соңгы вакытта дәүләт “Үз-үзеңне эшле ит” программасына зур чыгымнар бүлә. Аның асылы нәрсәдә һәм эшсезләрне ул җәлеп итәме?

— Бу программа үзен аклый һәм авылда эшсез калганнарны бик тә канәгатьләндерә. Аның асылы шунда: башта кече эшкуарлыкның бизнес-планы төзелә һәм ул әлеге мәшгульлеккә безнең үзәктә теркәлгән  тагын бер эшсезне эш урыны белән тәэмин итүне күз уңында тотарга тиеш. Шул очракта гына бу  эшне башлап җибәрү өчен 107 мең 600 сумлык акчалата ярдәм бирелә. Тик шуның яртысын эшкә алынган кешегә хезмәт хакы түләү һәм аның өчен пенсия взносын кертү зарури шарт итеп куела.

Табыш китерүче мондый мөмкинлек белән районның 31 кешесе файдаланды да инде. Алар крестьян-фермер хуҗалыклары оештырып, автосервис, тегү, агач эшкәртү цехлары, пекарня, чәчтараш ачып җибәрде. Мәсәлән, Коргат авылыннан Рәшит Мәүликаев елга буып, балык үрчетә башлады. Олы Устьикинда яшәүче Радик Шәрәфисламов умартачылык белән генә шөгыльләнеп калмады, үзенең “Пчелка” кибетен дә ачты. Юныстан Гөлфая Мөхәммәтшина — каз фермасы, Буртаковкадан Гүзәлия Миңнегалина икмәк һәм камыр ризыклары пешерә торган цех булдырдылар. Әҗекәй һәм Сөләйман авылы кешеләре Раил Фазлыев, Фларид Зәйнетдинов сыер маллары сатып алды. Ә Яңа Мишәрдән Рәфыйк Хаҗиев теплица төзеде. Кыскасы, эшсезлекне бетерүнең бу ысулын кулланып, бер атуда ике куянны ектык, ягъни 62 кешене эшле һәм ашлы иттек. 

— Быел республиканың район һәм шәһәр халкын эш белән тәэмин итү үзәкләренә махсус җиһазландырылган “ГАЗель” автомобильләре бирделәр. Алар нинди максатта файдаланыла? 

— Без аны “тәгәрмәчле офис” дип тә йөртәбез. Безнең белгечләргә, ниһаять, ә алар үзәктә биш кеше, аның ярдәмендә төпкел авылларда яшәүче яшьләр һәм вакытлыча эшсез калганнар янына барып, ноутбуклардагы тестлар аша һөнәр сайлау, эшсезлек шартларында психологик булышлык итү, эш урыннары табуда киңәшләр бирү кебек хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге булдырылды. Бүген тормыш кыенлыкларында калган авыл кешесенең барысы да безгә мөрәҗәгать итеп бармый. Шулай булгач, без киләчәктә андыйлар янына үзебез барачакбыз. Әле “үзе йөрүче үзәк” авыл мәктәпләрен тәмамлаучы укучылар арасында профориентация эшләре алып бара.

— Эшегездә нинди киртә-кыенлыклар очрый?

— Күп проблемаларны эш бирүче җитәкчеләр тудыра. Законга ярашлы буш торган вазыйфалар урынына белгечләрне безнең үзәк аша эшкә алырга тиеш булсалар да, алар моны үзаллы хәл итүне хуп күрәләр. Безгә үзләренә түбән эш хакы түлисе эшче кирәктә генә мөрәҗәгать итәләр. Бигрәк тә кече малтабарлык алып баручы кибетләр тотучы, җаваплылыгы чикләнгән ширкәт хуҗалары без тәкъдим иткән эшчеләрне килешүсез, хезмәт кенәгәләре тутырмыйча, ягъни пенсия взнослары түләмәү шарты белән генә эшкә алалар. Бу, әлбәттә, бездә исәптә торучыларны кимсетә, хезмәт хокукларының шулай бозылуы аларда ризасызлык тудыра. Гомумән, безнең үзәк авыл кешеләренең барысын да яшәгән урыннарында эш белән әлегә тәэмин итә алмый (районның 1200дән артык ир-егете вахта ысулы белән чит өлкәләрдә эшләргә мәҗбүр), чөнки төбәктә авыл хуҗалыгы һаман түбән дәрәҗәдә.

Фуат Галәветдинов әңгәмәләште.

Мәчетле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»