28.12.2010 - Җәмгыять

Кызыл Хач барлык кешеләргә дә ярдәм итә

Уфаның Октябрь революциясе урамындагы Кызыл Хач оешмасының ишеген ачып керү белән тырышып гариза язып утыручы алтмыш яшьләр тирәсендәге сукбай иргә игътибар иткән идем. Бөтенрусия Кызыл Хач иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе рәисе Юрий Симонов белән исәнләшеп танышкан арада ишек шакыдылар. Ишектән баягы ир күренде. Сергей Сулим, 1960 елгы, Казахстанда тудым, дип таныштырды ул үзе белән. 1998 елда Уфага килгән, йөк төяүче булып эшләгән. Ярты ел элек документларын югалткан. “Әле шушы көннәрдә генә дәваханәдән чыктым, — ди Сергей Иосифович. — Вакытлыча Чернышевский урамында танышымда яшим. Ул йортлар идарәсендә эшли, кулдан килгәнчә аңа ярдәмләшәм”. Юрий Петрович аның ярдәм сорап язган гаризасына кул куйды. Сергей Сулимга дүрт данә кием (гаризада шулай языла): күлмәк, джинсы чалбар, свитер һәм җылы куртка бирде. Декабрьдә өстенә көзге сәләмә куртка аламасы киеп йөрүче сукбай, курткага аеруча куанып, рәхмәт әйтеп чыгып китте.

Халыкара коммерциягә нигезләнмәгән иҗтимагый оешмаларның иң озак тарихлыларының берсе — Кызыл Хачның Русия бүлекчәсе 1867 елда төзелә. Ул үз эшчәнлеген оешмалар, предприятиеләр һәм аерым кешеләрнең иганәләре исәбенә волонтерлар ярдәмендә башкара. Бөтенрусия Кызыл Хач иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе аппаратында бары тик дүрт кеше: оешманың рәисе, шәфкатьлелек хезмәте җитәкчесе, бухгалтер һәм хуҗалык эшләре буенча хезмәткәр эшли. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында оешманың берәр вәкиле бар.

— Кызыл Хач — зур потенциалга ия халыкара оешма. Без барлык кешеләргә дә — аларның нинди милләт вәкиле булуына, нинди дин тотуына карамастан ярдәм итәбез. Оешма табигать һәлакәтләрендә, хәрби бәрелешләрдә янгыннан каза күрүчеләргә, торыр урыны булмаган кешеләргә, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә ярдәм итә. Кызыл Хач кан тапшыру оештыра, туберкулез, СПИД һәм башка авыруларны профилактикалауда катнаша. Беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәбез. Бу аеруча мөһим, чөнки юл һәлакәтләрендә каза күрүчеләр күп, — ди Юрий Симонов. — Безнең оешмага ел саен 500-900 кеше мөрәҗәгать итә, ә тоташ Башкортстан буенча якынча 20 мең кешегә ярдәм күрсәтәбез.

Ләкин салым һәм таможня ташламалары бетерелгәч ярдәм күрсәтү шактый авырлашты. 2000 елга кадәр хәйрия ярдәме күрсәтүче оешма һәм предприятиеләргә салым ташламалары бар иде бит. Таможня ташламалары бетерелү нәтиҗәсендә Швеция, Швейцария, Германия, Канада, АКШ кебек тоемлы ярдәм күрсәтүче донорлардан колак кактык. Ун елга якын инде хәйрия ярдәме ил һәм республика эчендә генә җыела.

— Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада 4 миллиардер һәм 10 мең миллионер яши, алар сезнең оешмага ярдәм итәме? — дип кызыксынам.

— “Кеше баеган саен саранлана бара”, дип халык белми әйтмәгән. Биредә уналты ел эшлим, бер генә бай кешенең дә ярдәм  тәкъдим иткәне юк. Бары тик Көньяк Осетия вакыйгалары вакытында бер кеше зур акча — 10 мең сум китерде. Оешма һәм предприятиеләр тоемлы ярдәм күрсәтә, — ди Юрий Симонов. — Минем танышларым арасында да акчалы кешеләр бар. Теге яки бу фаҗига килеп чыкканда мөрәҗәгать итсәң, акча бирмәс өчен мең сәбәп табалар. Зур фаҗигаләр вакытында гадәттә иң беренче булып ярлыраклар һәм урта хәллеләр ярдәм кулы суза. Чөнки алар дөньяның ачысын-төчесен күп татыган, каза күрүчеләрнең хәлен яхшы аңлый.

Көньяк Осетия балаларына ярдәм итим дип Уфа шәһәреннән 12 яшьлек Рамил Мамин 500 сум акча алып килде. Малай бу акчаны макулатура тапшырып җыйган, ата-аналарының рөхсәте белән аны Кызыл Хачка китергән.

Оешмага көн саен дистәдән артык кеше кулланышта булган кием-салым китерик, яки килеп алыгыз, дип шалтырата. Аларның күпчелеге хатын-кызлар. Әлбәттә, безнең ул әйберләрне барып алу мөмкинлеге юк. Чөнки бердәнбер “Нива” машинабыз чак йөри, еш ватыла. Оешмага китерелгән кием-салымның 90 проценты хатын-кыз һәм балаларныкы. Ир-егетләрнеке юк дәрәҗәсендә. Әле сез күргән сукбайга да соңгы җылы куртканы бирдем. Ир-егетләр үзләренә кирәкмәгән иске киемнәрен көядән ашатып, шкафларда  сакламасыннар, Кызыл Хачка китерсеннәр иде. Чөнки йорт-курасы янып урамда калучылар, сукбайлар арасында мондый кием-салымга ихтыяҗ зур. Безгә ярдәм йөзеннән әйберләрен китерүчеләрне оешмабызның эшчәнлеге белән таныштырабыз, аларга рәхмәт хатлары тапшырабыз.

Ярдәм сорап килүчеләр арасында төрле кеше бар. Оешмадан оешмага әйбер соранып йөрүче алдакчылар да очрый. Заман Остап Бендерларын әллә кайдан танып торабыз. Озак еллар эшләгәнлектән, бу өлкәдә тәҗрибәбез бар. Шунысы кызганыч: бездән кием-салым алып, аны аракыга алмаштыручы хатын-кызлар да бар. Андыйларны “кара” исемлеккә кертәбез. Гомумән, исерек килеш килүчеләргә ярдәм итмибез.

Кызыл Хач оешмасының республика бүлекчәсе Урыс православие чиркәвенең Уфа епархиясе, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте, башка оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

— Оешма урнашкан бина һәм складлар белән без аренда хакын түләмичә файдаланабыз. Башкортстан җитәкчелеге шулай ярдәм итмәсә, Кызы Хач әллә кайчан ябылган булыр иде инде, — ди Юрий Симонов.

Кызыл Хач һәм аның яшьләр бүлеге Уфаның картлар һәм инвалидлар йортында, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның 2нче йортында һәм Начар күрүче балалар мәктәп-интернатында еш була, ярдәм итеп тора. Картлар йортына 500 китап, балаларның туган көннәренә бүләкләр тапшырганнар. 18-27 декабрьдә оешмага ярдәм итүче яшь волонтерлар “Кунак сарае”нда мәрхәмәтлелек акциясе үткәрә. Анда Яңа елга балаларга бүләкләр тапшырылачак.

Фәнүз Хәбибуллин.

 

Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай хәрәкәте 175 илдән 400 миллионнан артык кешене берләштерә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»