28.12.2010 - Җәмгыять

Пластилиннан...“IT-сикереш”!

Нефтекама шәһәре 9нчы урта мәктәбенең 8нче сыйныфында укучы Саша Гречин  башкалардан аерылып тормый. Ул дәрестән соң тиңдәшләре белән хоккей уйный, буш вакытын компьютер артында үткәрә һәм  мультфильмнар өчен пластилиннан сыннар ясый. Информатика укытучысы Илдар Сафин тәэсирендә 14 яшьлек үсмер бу шөгыль белән кызыксына башлый. Нәтиҗәдә, ул “Бердәм Русия” партиясе оештырган  Бөтенрусия конкурсының беренче этабында җиңеп чыкты. “Ай һәм Урал таулары ничек барлыкка килгән” дигән мультфильм өчен Саша  “Графика һәм анимация” номинациясендә беренче дәрәҗә диплом алды һәм нэтбук белән бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасына Александр әнисе Гөлназ Гречина белән барды. Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетында үткән чарада  конкурсның категорияләрендә иң яхшысы дип табылган укучылар, студентлар һәм һөнәри программистлар катнашты. Конкурсның беренче этабында катнашу өчен барлыгы 4297 заявка бирелгән. Жюри әгъзасына алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмаган.

— Русиядә нефть һәм газ гына түгел, акыл ияләре дә күп. Иң акыллы һәм инициативалы кешеләрнең талантлары читтә ачыла. Илебез Президенты Дмитрий Медведев та, “Бердәм Русия” партиясе лидеры Владимир Путин да моның белән риза түгел. Проектны гамәлгә ашыра башлагач, Владимир Путин эшебезне хуплады. Без, жюри әгъзалары, намуслы эшләргә тырыштык, заявкалар арасыннан гамәлгә ашыру мөмкинлеге булган иң яхшы проектларны сайлап алырга кирәк иде, алар заманча IT-продукт  буларак тормышка ашырыла ала, — диде “Бердәм Русия” партиясе Үзәк  башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Воробьев.

— Өч минутлык  сюжетны мин өч атна төшердем һәм бик күп пластилин сарыф иттем, чөнки геройларымның һәр хәрәкәтен аерым-аерым ясарга туры килде. Аларны камерага төшергәч, компьютерда эшкәрттек. Мультфильмны төшергәндә дустым Айнур Фазылов ярдәм итте. Бу — икебезнең уртак җиңү, — диде Саша журналистларга.

— Улымның эше югары бәяләнүенә шатмын. Һәм аның белән горурланам. Бу Сашаның конкурска җибәргән беренче эше. “Бердәм Русия” партиясенә яшьләр сәләтен ачуда ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт. Русиядә сәләтле үсмерләр, укучылар һәм студентлар бик күп. Мондый ярдәм күрсәтелгәндә алар да идеяләрен гамәлгә ашыра алыр, дип ышанам, — диде Сашаның әнисе Гөлназ ханым.

Н. Э. Бауман исемендәге университетка конкурстан тыш укуга алынулары турында хәбәр Саша һәм башка җиңүчеләр өчен көтелмәгән бүләк булды. Вузның ректоры Анатолий Александров  мәктәпне тәмамлагач укуга чакыру турындагы кәгазьне аларга үзе тапшырды.

— Хөрмәтле дуслар, конкурста катнашучылар, жюри әгъзалары! Сезне 200 ел элек төзелгән бинада сәламләвемә шатмын. Монда Русиядә техник белем бирүгә нигез салынган. Быел университет 180 еллыгын билгели. Яшь һәм талантлы балаларның  фән һәм техника белән мавыгуына шатбыз, алар фәнгә  кыю атлый. Мондый балалар булганда, мондый күләмдәге техник эшләнмәләр  әзерләнгәндә Русиянең киләчәге бар дип ышанычлы әйтеп була.

Модернизация һәм инновацион үсеш, һичшиксез, гамәлгә ашырылачак. Өлкән буын русиялеләр белән беррәттән, яшьләр дә  фәнни ачышларга омтыла, — диде Анатолий Александров.

Конкурсны оештыручылар аның икенче этабын игълан итте. Ул 2011 елның  көзенә кадәр дәвам итәчәк һәм анда теләге булган һәркем катнаша ала. Проектның сайты — www.tvоуstаrt.ru

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»