25.12.2010 - Җәмгыять

Иминлегебез — ышанычлы кулларда

Республика хуҗалыкларында куллануга яраксыз 230 тонна пестицид һәм агулы химикат саклана. Алар кайчан юк ителәчәк?

Республика сәүдә нокталарында күрше төбәкләрдән генә түгел, чит илләрдән китерелгән азык-төлек, сәнәгать товарлары да байтак. Ветеринария, үсемлекләрне саклау, пестицид һәм агулы химикатлар белән сак эш итү, туфракның уңдырышлылыгын тәэмин итү, кешеләр һәм маллар өчен уртак булган чирләрдән халыкны саклау кебек эшләр һәммәсе дә катгый күзәтү таләп итә. Бу җаваплы бурычны “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе башкара. Иминлек һәм хәвефсезлек сагында торучы коллектив 2010 елда Башкортстанда нинди эшләр башкарган?

163 кешене берләштерүче идарә бүген республикабызның һава, тимер юл һәм су юллары “капкаларын” контрольдә тота. Шәһәр һәм районнар аша үтүче юллардагы контроль постлары идарәнең “үткер күзләрен” көчәйтә.

— Башкортстанга китерелүче һәр товар безнең игътибар үзәгендә. Узган 11 айда идарәнең берничә юнәлештә эшләүче бүлекләр хезмәткәрләре 4302 объектны тикшерде. Нәтиҗәдә кагыйдә бозуның 4243 очрагы ачыкланды. Административ тәртип бозу турында 1769 протокол төзедек һәм шуларның 1618е тикшерелде. Барлыгы 2,4  миллион сумлык  штраф салынды һәм шуның 87 проценты юллап алынды, — диде “Башинформ” агентлыгында үткән очрашуда идарә җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Ришат Котлыймәтов.

Әлбәттә, әлеге саннар беренче карашка коры отчет кебек кенә күренәдер. Әмма нәтиҗәләр уйланырга мәҗбүр итә. Быел, мәсәлән, республикага чит өлкәләрдән кайтарылган бәрәңгедә йогышлы авырулар табылуы һәрберебезне сагайтырга тиеш. Белгечләр фикеренчә, алар гомум туклануга ярый, әмма утырту өчен калдырырга ярамый. Уфа, Приют, Стәрлетамакта читтән кертелгән ашлыкта шулай ук авыру билгеләре булу ачыкланган. Идарә хезмәткәрләре тарафыннан 20 тонна апельсин, кеше сәламәтлеге өчен хәвефле чир табылу аркасында сатуга рөхсәт ителмичә юкка чыгарыла. Мондый мисаллар бихисап.

Соңгы елларда республикада хуҗалык итү эшчәнлеген үзгәрткән элекке колхоз-совхозлардагы хуҗасыз калган химикатлар һәм пестицидларның табигатькә генә түгел, кешеләр сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы көчәйгән.

— Без республикага сатып алынучы һәр грамм химикатны соңгы куллануга кадәр контрольдә тотабыз. Быел Дүртөйле, Благовар һәм Әбҗәлил районнарында хуҗасыз биналарда сакланган агулы химикатлар табылды. Гомумән, без ел саен уртача 50 тонна химикатны утильләштерү бурычы куйдык. Исәпләүләр буенча республикада юк ителергә тиешле 230 тонна шундый агулы матдә тупланган. Дөрес сакланмаган хәлдә агулы, әлбәттә. Һәм без 2015 елга кадәр аларны утильләштерүне тәмамларга тиешбез, — ди бүлек начальнигы Салават Зиннәтуллин.

Журналистлар белән очрашуда идарә начальнигы районнарда һәм авылларда үләт базлары булмавына һәм бу мәсьәләдә урындагы район һәм авыл биләмәләре башлыкларының битарафлыгына басым ясады. Биокалдыкларны (үлгән барлык терлек-хайваннарны) махсус урыннарга күмү проблемасы байтак еллар хәл ителмичә кала. Әйткәндәй, республикада биокалдыкларның нибары 30 проценты (!) гына утильләштерелә, ди белгечләр. Проблема шуның белән дә мөһим, сыер малларының үлемечле чир йоктырганнары еш кына санитар таләпләр санга сугылмаган үләт базларына ташлана. 2005 елда — Куергазы һәм Гафури, узган ел Яңавыл районнарында килеп чыккан “себер түләмәсе”ннән соң бу мәсьәлә республика җитәкчелеге тарафыннан кискен игътибар үзәгенә куелган  иде. Хөкүмәт тә, тармак министрлыгы да әлеге шау-шулы хәлләрдән соң кабат тынып калды һәм проблема онытылды.

Сәүдә нокталарында гына түгел, сөт җитештерүче аграр предприятиеләрдә дә сөтнең сыйфаты һәм махсус регламентка туры килү-килмәү таләпләрен контрольдә тота идарә. Мәгълүматлардан күренүенчә, республикадагы 1200гә якын ферманың 580нән артыгы гына сөт сатарга рөхсәт бирүче декларация алган. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, тышына “Сөт” дип язылган савытларда натураль сөт булуы бик шикле. Аннары, андый продукциянең саклануы атналар белән түгел, сәгатьләр белән билгеләнә. Димәк, без сөт эчемлеге сатып алабыз һәм бернәрсә дә кушылмаган сөткә түләгән кебек акча бирәбез.

Барысы да узган ел ахырында Русия Хөкүмәте кабул иткән карарга бәйле. Анда элекке сертификатлардан арыну билгеләнгән иде. Җитештерүчеләр әлеге документка сылтанып санитар таләптән тиз котылды, әмма продукциягә декларация кирәген ни өчендер “оныттылар”. Якын киләчәктә әлеге документка үзгәрешләр кертеләчәк дип көтелә.

— Кызганычка каршы, идарә соңгы вакытта “ашыгыч ярдәм” режимында эшли. Күп очракта күзгә бәрелеп торган җитешсезлекләр белән көрәшәбез. Русия Хөкүмәте карарыннан соң идарә белгечләре теге яки бу оешма-предприятиене тикшерүдә зур киртәләргә дучар булды. Быел, мәсәлән, тикшерүләрнең 884е алдан билгеләнгән план буенча, 600дән күбрәге планнан тыш башкарылырга тиеш иде. Планнан тыш тикшерүләрне прокуратура рөхсәт итми. Бигрәк тә эшкуарлар, малтабарларның сәүдә ноктасына, җитештерү участокларына керү авыр. Ике елга бер тапкыр тикшерү бернинди нәтиҗә дә бирми. Хәтта тикшерү көнендәге хаталар икенче көнне кабатлана, ә безнең хокуклар чикле. Шуңа күрә һәр сатып алучы да үз хокукларын, аларны закон яклаганын  белсен иде. Шул чагында гына сәүдә итүдә, базар мөнәсәбәтләре шартларында хезмәттәшлек оештыруда тәртип һәм иминлек тәэмин ителәчәк, — диде Ришат Котлыймәтов.

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»