25.12.2010 - Җәмгыять

Янгынга каршы көрәш көчәя

23 декабрьдә Хөкүмәт йортында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте.

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү турында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Юрий Пустовгаров дәүләт һәм урындагы власть  органнары вәкилләре белән фикер алышты.

Русиянең Гадәттән тыш хәлләр  министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары, Башкортстанның янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Марат Латыйпов хәбәр итүенчә, республикада Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүдә катнашучы һәм балалар күпләп  җыелучы — 1888, пиротехник продукция саклана һәм сатыла торган 42 объект исәпкә алынган.

— Кешеләр үлүенең төп сәбәбе — көнкүрештә хәвефсезлекне тәэмин итү кагыйдәләрен белеп бетмәү, — диде ул. — Шуңа күрә муниципаль берәмлек хакимиятләре башлыклары игътибарын янгын куркынычы янауны кисәтү буенча чараларны үткәрүгә юнәлтергә кирәк, дип исәплим.

Комиссия рәисе Юрий Пустовгаров, бәйрәм чаралары үткәргәндә янгынга каршы режим бозылуга урындагы властьлар җаваплы, дип билгеләде.

— Әгәр җитешсезлекләрне бетереп булмаса, чараны җиһазландырылган урында үткәрергә кирәк, — дип билгеләде ул. —  Рөхсәт итмәү турында тиешле хат әзерләнәчәк һәм барлык хакимият башлыкларына җибәреләчәк.

Вице-премьер шулай ук урындагы властьларга  янгын хәвефсезлеген кисәтү мәсьәләсендә  гражданнарның активлыгын арттыру өчен урындагы басмаларны файдаланырга тәкъдим итте.

— Халыктан, пиротехник эшләнмәләрне сату яисә саклау кагыйдәләрен бозган кешеләрне күргәч тә алар турында хәбәр итүләрен сорарга кирәк.  Һәлакәтне булдырганчы алдан кисәтү яхшырак. 

Муниципалитетлар дәрәҗәсендә киңкүләм мәгълүмат чараларын файдалану белән беррәттән, халыкның янгын хәвефсезлеге буенча белемен арттыру, бакчалар, кооперативлар һәм берләшмәләр  рәисләре белән биналарда, өй түбәләрендә, балконнарда, лоджияләрдә һәм биналарның чыгып торган урыннарында, сәхнәләрдә пиротехник эшләнмәләрне атуны тыю турында  киңәшмәләр үткәрергә  кирәк.

Киңәшмәдә шулай ук янгынга каршы сигнализация кую, эвакуация юллары һәм кешеләр күпләп җыелган урында хәбәр итү чаралары кую буенча җитешсезлекләре булган муниципаль берәмлекләр вәкилләрен дә тыңладылар.

Киңәшмәне Юрий Пустовгаров япты һәм  республика территориясендә 25 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр янгынга каршы режим кертелү турында Хөкүмәт боерыгы кул куюга әзер булуы турында хәбәр итте.

БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»