24.12.2010 - Җәмгыять

Халыкка иң якын власть иң яхшысы да булсын

Кичә Республика йортында “Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге” дип аталган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республика елына багышлап үткәрелгән әлеге конкурсны БР Президенты каршындагы Урындагы үзидарә буенча совет ярдәме белән “БР Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе оештырды.

Бүләкләнүчеләрне БР Президенты Хакимияте башлыгы, Урындагы үзидарә буенча совет рәисе Николай Курапов һәм Ассоциация идарәсе рәисе Илдар Мусин тәбрикләделәр.

Бәйгенең максаты итеп республикада урындагы үзидарәне реформалауның өстенлекләрен күрсәтү, уңай тәҗрибәне ачыклау һәм тарату куелды. Конкурс шартларында урындагы үзидарә эшчәнлегендә яхшы нәтиҗә-ләргә ирешкән муниципаль хезмәткәрләрне ачыклау, муниципаль хезмәтнең бәһасен күтәрү юнәлешендә актив эшләү дә  каралган иде.

Конкурста республиканың муниципаль берәмлекләре, службалары һәм предприятиеләрендә эшләүчеләр, урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре, матбугат чаралары катнашты. Унҗиде номинация буенча җиңүчеләрне ачыклаганда урындагы үзидарә һәм муниципаль органнардагы иң алдынгы эш тәҗрибәсе, реформалауның нәтиҗәлелеге, кадрларның әзерлеге тәү чиратта исәпкә алынды. Җиңүчеләрнең иң яхшы дип табылганнары Бөтенрусия конкурсында да катнашу хокукы алды.

Тантана барышында бәйгедә аеруча актив катнашкан муниципаль берәмлекләр аталды. Бигрәк тә Уфа, Стәрлетамак, Межгорье шәһәр округлары, Әбҗәлил, Авыргазы, Балтач, Белорет, Бөре, Иглин, Илеш, Караидел, Мәләвез, Шаран, Яңавыл муниципаль районнары активлык күрсәтте, дип билгеләнде.

Муниципаль берәмлекләр арасында Уфа, Стәрлетамак, Межгорье, Октябрьский, Салават шәһәр округлары, Архангель, Учалы, Куергазы, Мәләвез, Шаран районнары җиңүче дип табылды. Матбугат чаралары номинациясендә җиңүчеләр арасында “Уфа” журналы, Яңавыл телевидениесе һәм радиосы, “Стерлитамакский рабочий” гәзите һәм башкалар бар.

Идрис Сәетгалиев.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»