23.12.2010 - Җәмгыять

Вывескагыз дөрес язылганмы?

21 декабрьдә Уфа шәһәре хакимиятенең “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законны гамәлгә ашыру буенча комиссиясенең утырышы үтте. Анда башкала һәм районнар хакимият башлыклары урынбасарлары, белем бирү учреждениеләре, ЗАГСлар һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

— 2006 елның гыйнварында Уфа шәһәре хакимияте  2006-2010 елларга “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законны гамәлгә ашыру буенча  чаралар планын раслау турында карар кабул иткән иде. Шушы биш елда Уфада мөһим законны гамәлгә ашыру буенча зур эшләр башкарылды. Башкортстанның дәүләт телләрендә урам һәм оешма-предприятие исемнәре, учреждениеләрнең фирма һәм рәсми бланклары, мөһерләре эшләнде, Уфаның рәсми символы — гербы кабул ителгән положениегә тәңгәл китерелде, — диде Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев. — Махсус комиссия, аның составында терминологик төркем төзелде. Башкортстанның дәүләт телләрен һәм туган телләрне үстерү һәм пропагандалауга зур өлеш кертүчеләргә башкала хакимияте башлыгының премияләре тапшырыла, “Хатасыз шәһәр” акциясе киң колач белән үтте.

— Башкаланың мәгариф системасында милли-мәдәни мохитне үстерү, югары рухи-әхлакый сыйфатларга ия шәхес тәрбияләү, туган телләрне өйрәнүгә барлык шартлар тудырыла. Уфаның мәгариф учреждениеләрендә 60тан артык милләт балалары башкорт, урыс һәм татар телләрендә белем ала. 8 башкорт милли белем бирү учреждениесендә 4174, ике татар гимназиясендә 1359 бала укый, — диде үз чыгышында Уфа шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы Азамат Сәйфуллин. — Шәһәрдә 13 мәктәптә туган телләр тирәнтен укытыла. Милли-мәдәни үзәкләр башлангычы белән ачылган 12 шимбә мәктәбе (2 — чуваш, 2 — украин, 2 — татар, шулай ук әрмән, поляк, немец, яһүд, мари мәктәпләре) эшли. Мондый мәктәпләргә 1188 бала йөри. Шимбә мәктәпләрендә укыту-тәрбия эше халык педагогикасы һәм үзара толерантлык мөнәсәбәтләре принцибына корыла. Туган якны, аның мәдәниятен, туган телне, ата-бабаларның гореф-гадәтләрен өйрәнү — шимбә мәктәпләре эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып тора.

Башкала хакимиятенең сәнәгать бүлеге начальнигы урынбасары Егор Шангин үз чыгышында Уфа шәһәренең кайбер предприятиеләрендә закон үтәлешен тикшерү нәтиҗәләренә тукталды. Предприятеләрнең вывескалары, мәгълүмат стендларында, рәсми бланк һәм мөһерләрдәге хаталарны төзәтү; җитештерелгән продукциянең этикеткаларына дәүләт телләрендә дөрес язу мәсьәләсенә басым ясады.

Утырыш ахырында комиссиянең 2011 елга эш планы кабул ителде.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»