23.12.2010 - Җәмгыять

Аңыңа кил, адәм баласы!

Ул — кечкенә буйлы, артык тыйнак, ярымсукыр һәм саңгырау, кешегә тиз ышанучан карчык. Картлыгында иминлеген ышанып тапшырган хатын — сәламәт, чибәр, хәлле һәм... оятсыз. Әмма, дөньяда иң гуманлы суд, хатын яклы. Моңа бәйле кеше ышанмаслык хәлләр йомгагын бергәләп сүтик.

Рәсилә Рәхмәтулла кызы Сәйфуллина әти-әнисенең бердәнбер баласы булып моннан 76 ел элек Иглин районында дөньяга килгән. Өч яшендә гаиләсе белән Уфага күченеп килгән. Шуңа күрә үзен тамырлары белән башкалага бәйләнгән дип исәпли. Икътисадчы һөнәрен үзләштергәч, төрле оешмаларда хезмәт салган. Күп еллар “Башнефть” компаниясендә эшләп, хаклы ялга чыккан. Эшеннән аңа башкаланың Салават урамыннан бер бүлмәле фатир биргәннәр. Тәрәзәләре белән Агыйделгә баккан, матур парк янындагы тыныч фатирда картлыгын каршылаган ул. Туксанынчы елда әнисен җирләгәч бу дөньяда япа-ялгызы торып  калган, чөнки яшьлегендә гаилә корырга өлгермәгән, бала тапмаган Рәсилә апа. Тора-бара аның сәламәтлеге ныклап какшаган. Еш кына кан басымы кискен күтәрелә торган булып киткән. Җитмәсә аны машина бәрдертеп киткән һәм нәтиҗәдә ул колакка каты һәм ярымсукыр булып калган.

— Төннәрен еш кына ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга туры килә башлады, — ди ул. — Аны каршыларга, чыгып ишек ачарга минем хәлдән килми. Ярый күршеләр бар. Аларны да еш борчыйсы килми дип, мин үз яныма берәр хатын-кызны яшәргә алу теләге белән яна башладым. Кая барсам да шул хакта сөйләп йөрдем. Белмим, әллә мунчада, әллә кибеттә миңа бик кешелекле дип бер хатынны тәкъдим иттеләр. Ул башкаланың Шакша бистәсендәге Әшә урамы, 3 санлы йортта яшәгән Наилә Сәхиулла кызы Гафарова дип, адресын да бирделәр. Мин тиз арада аны эзләп таптым.

Шулай итеп, 2003 елда Рәсилә апа белән үзен үлгәнче карау, коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләү шартында әлеге хатынны бердәнбер варисы дип тану турындагы килешүгә кул куя. Анысы чыннан да беренче чорда үз бурычларын үтәгәндәй була — кайчак куна килгәли, ярымсукыр карчык пешергән ашлар белән сыйланып, йомшак түшәгендә йоклап тора да, иртә белән чыгып сыза. Бераздан тагын шул ук хәл кабатлана. Ялгыз картлыктан йөрәге өшегән карчык монысына да шат — аңа ярарга, күңелен күрергә дип, гомер буе җыйган алтын бизәнү әйберләрен бүләк итә. Энемнең кер юу машинасы ватылды, дигәч, үзенең пенсия акчасын җыеп 12 мең сумга сатып алган автомат машинасын биреп җибәрә. “Булган бар мөлкәтемне аның аяк астына салдым, хуҗасына ялагайланган көчек кебек кыландым”, ди ул көрсенеп. Әбине туганнары белән дә таныштыра хатын. Кунак табыны янында алары, “картлыгың өчен кайгырма, син хәзер ышанычлы кулларда”, дип сандугач булып сайрыйлар.

Шул ук елның октябрендә Наилә әбине Теркәү палатасына алып бара һәм, безнең килешүне рәсмиләштерергә кирәк, дип, берничә документка кул куйдырта. Бу вакытта күзен тулысынча диярлек катаракта каплаган карчык үзенең бердәнбер фатирын урамнан килеп кергән чит кешегә бүләк итүе турындагы килешүгә кул куюын башына кертеп тә чыгармый. Лупа белән нидер күрергә тырышкан карчыкка кайда имза куярга күрсәтеп торган дәүләт хезмәткәре бу вакытта нигә авызына су капты икән?! Гомер буе документлар белән эшләгән карт бухгалтерга бер генә ым бирү дә җитәр иде бит...

Шул көннән башлап Рәсилә апаның “фәрештә”се юкка чыга. Шалтыратуларга җавап бирми, үзе килеп күренми, коммуналь хезмәтләр өчен түләми. Инде тулысынча сукырайган әбигә операция чираты 2005 елда гына килеп җитә. Күзләре ачылып бераз тернәкләнеп алгач, 2009 елда гына танышы аңа юристка барырга, Гафарова белән мөнәсәбәтләрне рәсми рәвештә өзәргә киңәш итә. Менә шунда инде куркыныч дөреслек калкып чыга. Юристлар Рәсилә апага фатирын чит кешегә бүләк иткәнен аңлатып бирәләр. Ул бу хакта алты ел буе белми йөргән. Димәк, дәгъва гаризасы бирергә дә соңга калынган.

Үз гомерендә чебенгә дә зыян китермәгән кеше буларак, Рәсилә апа башта яхшылык белән килешергә тырышып карый. Ничек итсә дә итә — Наиләне үзенә чакырып китертә. Ул килүгә табын әзерләп куя. Тегесе керә керешкә тавышлана башлый. Янәсе, аның бернинди бурычы да юк, ә ачуын китерсәләр, ул фатирны карчыгы белән бергә сатып җибәрәчәк, яки берәрсенә бүләк итәчәк.

Судка мөрәҗәгать итүдән башка чарасы калмый Рәсилә апаның. Биредә дәгъва срогы чыккан, фатирга Гафарова хуҗа дигән карар чыгаралар. Бер генә түгел, биш утырышы була судның.

Рәсилә апаның ахирәте Любовь Ивановна сөйли:

— Ул судьяларның эше бигрәк авыр инде. Кибеп беткән бер карчыкны үз йортыннан чыгарып ташларга дигән карарга кул куйганда йөрәк ничек түзәргә кирәк!

Рәсилә бик начар ишетә. Шуңа күрә бер судьяга, “үзегезгә якынрак утыртыгыз, зинһар”, дисәм, ул мине сүгеп ташлады да, тагын да акрынрак сөйли башлады. Гафарова үзе бер тапкыр гына килде судка. Ә аның туганнары кара каргалармыни — өерләре белән килеп тулалар. Фатирны бүләк итү турында килешүгә кул куелгач, олы табын җыеп бәйрәм иткәннәр, ди. Мондыйлар да адәм карынында яраламы икән...

Судта Наилә “Рәсилә апа белән без туганнар” дип белдерә. Аңа ышанып мин туып-үскән йортымдагы өлешемнән энем файдасына баш тарттым, хәзер урамда каламмыни, ди. Шуннан монда бөтенләй каралырга тиеш булмаган сорауларны ачыклау китә. Махсус рәвештә суд игътибарын башка юнәлешкә җибәрделәр дип исәпли дәгъвачы.

 Ә бит аның дәгъвасы урынлы. Бүләк итү турындагы килешүгә аңлатмада акка кара белән язылган — аерым очракларда бүләк итүче бу килешүдән баш тартырга мөмкин. Ярымсукыр һәм чукрак, инфаркт кичергән 76 яшьлек карчык кул куйган килешүне таркату өчен мондый аерым очраклар бихисап. Дәгъва вакытының ни рәвешле үтеп киткәнен ачыклау да авыр түгел.

Күршесе Наҗия апа сөйли:

— Кешенең кырык ел эшләп алган фатирын тартып алырга ничек куллары бара... Наилә бит аңа бер файда да күрсәтмәде. Без ут күршеләр, көнкүрешебез уч төбендәге кебек ачык. Ул баланың әнисе дә бар, диләр, олы кеше нигә баласына гөнаһның ни икәнен аңлатмыйдыр.

Телевидение килгәч барыбыз да җыелдык. Социаль хезмәткәрләр фатирны кайтарып бирәчәкбез дип ант иттеләр. Әмма берничә көн үткәч Рәсиләгә авызын ябарга киңәш иттеләр. Бер генә яклаучыбыз да юк, булмас та микән инде... Югыйсә яңа Президент олы яшьтәгеләрнең тормышы күпкә җиңел һәм күңелле булачак дип вәгъдә итә.

— Яклау табарга ниятләп, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә булдым, — ди Рәсилә апа, күз яшьләренә төелеп. — Моның өчен башта участок милиционерына сүз куштым. Ә ул “әле чыгарып ташламаганнар бит, ташлагач мөрәҗәгать итәрсең”, дип җаваплады. Фатирым гына түгел, гомер буе җыйган мөлкәтем дә Наилә исемендә. Гомерем урамда тәмамланырмы икәнни инде, Ходаем.

Аның бу хәсрәте урынсыз түгел. Шушы елның декабрь башында Наилә килеп, “мин сиңа фатир бүләк итәргә җыенмыйм, әгәр суд аша алалсаң — рәхим ит”, дип җикеренә. Ә аның ире, тәҗрибәле юрист: “Син, карчык, не рыпайся, фатир барыбер безнеке булачак”, дип яный.

Мин шушы сүзләрне тыңлап торган кечкенә буйлы, куркудан зур ачылган күзләрен яшь каплаган Рәсилә апаны күз алдыма китерәм... Һәм яңа танышларым кебек Президентка да, хөкемдарларга да түгел, ә Наилә Гафаровага мөрәҗәгать итәм:

Наилә Сәхиулла кызы! Меңәр еллар буена ата-бабаларыбыз һич икеләнүсез инанган изге Коръәндә мондый юллар бар: “Черек агач ышыгына сыенмагыз, черек агачка таянмагыз”. Библия дә “дуңгызлар алдына энҗе сипмәгез”, дип искәртә. Бу берни дә аңламаган кеше башына нәрсәдер ярып салырга тырышмагыз, көчегезне юкка сарыф итмәгез дигәнне аңлата. Шулай да мин Сезнең шулкадәрле явыз булуыгызга ышанмыйм. Монда ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыктымы, әллә Сезгә берәрсе начар киңәш бирдеме? Туктагыз!!! Үзегезне дә, нәселегезне дә бу хурлыктан коткарыгыз! Рәсилә апа чыннан да ярдәмгә мохтаҗ. Тапсын ул үзенә ярдәмче. Менә күрерсез, бу мәсьәләне уңай хәл итәргә ярдәмләшсәгез, Сезнең тормыш тагын да матур булачак. Белүемчә, Сезнең дә бит балаларыгыз юк. Рәсилә апа хәлендә калудан курыкмыйсызмы? Үтенеп сорыйм, бумеранг турында онытмагыз.

Резида ВӘЛИТОВА.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»