13.06.2012 - Җәмгыять

Мирхәйдәр Фәйзинең хаты нинди сер саклый?

Танылган драматург, язучы, шагыйрь Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзи (1891–1928) — татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган каләм ияләренең берсе. Җәмгыятьнең болгавыр елларында үткәргән кыска гына гомерендә ул уналты оригиналь пьеса яза, урысчадан җиде пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгы төзеп бастыра, ике йөздән артык шигырь һәм хикәя яза. Дөрес, ул бер “Галиябану” драмасын гына иҗат иткән булса да, һичшиксез, исемен мәңгеләштергән булыр иде.

Шунысы да игътибарга лаек: Ырынбур губернасының Орск өязендәге Күкшел утарында дөньяга килгән, арытаба тормышы һәм иҗат эшчәнлеге хәзерге Башкортстан һәм Татарстан җирлекләре белән тыгыз бәйләнгән М. Фәйзи шактый еллар көндәлекләр дә язган. Алар җитмеш дәфтәр тәшкил итә.

М. Фәйзинең шәхси архивы 1971 елда аның туганы Сәгыйть Фәйзуллин тарафыннан Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенә тапшырыла һәм ул хәзерге вакытта  сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүлегендә аерым фонд булып саклана. Фонд әдипнең туганнары, якташлары һәм замандашлары тарафыннан өстәмә яңа материаллар, истәлекләр белән дә тулыландырылган.

Әдипнең иҗат мирасын текстологик яктан эшкәртеп нәшер итү юнәлешендә хәзерге вакытка берникадәр эш башкарылган. Аның “Сайланма әсәрләр”е (1937, 1941, 1953), “Галиябану” драмасы (1952), “Пьесалар” җыентыгы (1951), “Кызыл йолдыз” пьесасы (1951), өч хикәясен берләштергән “Сәрвиназ” (1954) китабы, “Ак калфак” драмасы (1952), ике томлык “Сайланма әсәрләр”е (1957), алты пьесасын эченә алган “Галиябану” дигән китаплары (1962) дөнья күрде. “Татар классик драматургиясе” сериясендә аның һәм Галиәсгар Камал әсәрләре бергә бастырылды (2004).

Язучы Барлас Камалов “Мирхәйдәр Фәйзи (Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш һәм иҗат юлы турында)” дигән монографик хезмәт язды. Профессор Мидхәт Фәйзуллин һәм Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге фәнни хезмәткәре Диләрә Абдуллина урыс телендә “Мирхайдар Файзи: Повествование о жизни” дигән китап бастырдылар. Д. Абдуллина “Мирхәйдәр Фәйзи шәхси архивының тасвирламасы”н да төзеде.

Муса Мөлеков — “Мирхәйдәр Фәйзинең октябрьгә кадәрге драматургиясе (Иҗат методының эволюциясе)”, Талия Гыйльманова “Мирхәйдәр Фәйзи драма әсәрләренең теле” дигән темаларга кандидатлык диссертацияләре якладылар.

Алты томлык “Татар әдәбияты тарихы”ның өченче һәм дүртенче томнарында әдип турында әтрафлы очерклар урын алды.

М. Фәйзинең тууына 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасының Балтач районындагы Шода авылында борынгы корылмаларның берсе булган Фәйзулла мулла йортында әдипнең әлегә бердәнбер музей-йорты ачылды Ырынбур татар дәүләт драма театры аның исемен йөртә.

Әдипнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турындагы аерым концептуаль мәсьәләләр әдәбият галимнәре Мөхәммәт Гайнуллин, Гали Халит, Хәсән Хәйри, Мидхәт Гайнуллин, Ибраһим Нуруллин, Әхәт Нигъмәтуллин, Азат Әхмәдуллин, язучылар Сәгыйть Агиш, Газиз Иделле, Габдрахман Минский (Аллаһбирдиев), Лирон Хәмидуллин, тәрҗемәче Абдулла Гомәр, актер, композитор Шакир Мәҗитов, журналист һәм әдәби тәнкыйтьче Рәфыйк Шәрәфиев һәм башкаларның мәкаләләрендә яктыртылды.

Шунысы куанычлы: М. Фәйзигә нисбәтле материаллар әледән-әле табылып тора. Мәсәлән, әдип тарафыннан 1918 елның 14 февралендә Орскидан Бәдәр (Маһибәдәр) Йосыпованың (соңыннан Башкортстанның халык, РСФСРның атказанган артисткасы) альбомына язган язмасы, 1925 елның 6 маенда укытучы Зәйнәп Зөбәеровага багышлап иҗат иткән шигыре “Казан утлары” журналының 1966 елгы унберенче санында дөнья күргән. 1919 елның 23 ноябрендә Темәскә (хәзерге Баймак районында) Бөрҗән-Тәңгәвер кантон управасының мәгариф шөгъбәсенә юллаган хаты турында 1970 елда “Агыйдел” журналының җиденче санында мәкалә басылган иде. Чыгышы белән Түбә руднигыннан (хәзерге Баймак районындагы эшчеләр поселогы) булып, соңыннан бөтен гомерен диңгез флотында үткәргән һәм Одесса шәһәрендә хәят кичерүче Җәләй Рәхмәтуллин М. Фәйзи белән бергә алдырган һәм язучының үз кулы белән “Актив комсомолец Җәләй Рәхмәтуллинга. Мирхәйдәр Фәйзи. 21 июнь, 1925 ел. Баймак авылы” дип язылган фотоны үткән гасырның 70нче елларында Баймак районыннан килгән делегациягә бүләк иткәнлеге турында да укыган идек (“Казан утлары” жур). Әйтергә кирәк, бу фотога төшү вакыйгасы турында әдип үзенең көндәлекләренә дә язып куйган.

Шөкер, шушы елның апрелендә классигыбыз исеме белән турыдан-туры бәйле тагын бер документ табылды. Танылган әдәбиятчы һәм тәнкыйтьче Х. Хәйринең кызы Наилә апа Салехова Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә әтисенең хосусый китапханәсеннән материаллар тапшырган иде. Алар арасында М. Фәйзинең дә моңарчы билгеле булмаган бер хаты бар.

Хат шакмаклы дәфтәр битенең ике ягына да яшел кара белән, әлбәттә, гарәп хәрефләре белән язылган.

Конверт тышында шундый адрес күрсәтелгән: “г. Казань, 4-ая Поперечно-Тукая, дом № 8, кв. № 2, Г. Кушаеву (һәм татарча) Габбас Кушаевка”. Почтада сугылган мөһерләрдән күренгәнчә, хат Таналык-Баймактан 10 сентябрьдә җибәрелгән һәм Казанда 5 октябрьдә алынган.

Хатның эчтәлеге болай (тулысынча китерелә һәм автор стиле саклана):

“Габбас!

Менә бу кечкенә, кыска, тәкәллефсез генә сүз белән, сиңа яратып, үз итеп, йөрәгемә якын китереп эндәшәм.

Мин сине дә сагынып искә алам. Бәләкәй, сөйкемле, таза, тәмиз малай идең. Көчле дәрт сине һәр эштә алга китереп куядыр иде. Бергә эшләгән булдык; сөйләштек, көлештек, йөрдек. Бергәләп ридаксиәгә барган, минем бүлмәгә килеп гәзитә язган чаклар бар да исеңдәдер.

Болар бар да минем дә исемдә. Тик исемдә матур истәлекләр булганчы сезнең белән һаман эшләп йөрсәм, яхшырак булыр иде. Бу якта калдым, бара алмадым шул. Дуктырларның киңәшен тотам. Алар “Казан ягы һавасы ярамый”, диләр.

Шулай да бу якта калуымнан бик үкенмим. Әүвәле без “Бөтен җир шары илем” дип белергә һәм кайда гына булса да, эшче-крәстиән эшенә сөеп җигелергә тиеш. Икенчедән, Уралның матур таулары арасында, ямьле, тарихлы Сакмар суы буенда гөрләп торган завуд-фабрикалар тормышында яшим. Минем тирәмне алтын, көмеш, бакыр шахталары, алтын җуа торган фабрик, бакыр коя торган завудлар; аларда эшләүче меңәрләгән эшчеләр, шахтерлар; аларны прииска халкына гына махсус тормышлары чорнаган. Анда мин әлегә никадәр ямь, мәгънә, ирмәк табам.

Хезмәтем көтебханәдә. Үзәк эшчеләр көтебханәсендә эшлим. Бик матур бара. Китап дуслары оешмасы бар. Әллә никадәр эшче яшьләрне эченә ала. Кеше эшләгәннең барын да эшләп маташабыз.

Бу хакта әле озын язмыйм. Хатым сиңа юлыгамы, син Казандамы, белмим. Син инде пионер бит. Маладис! Шәп бул, шәбәй, ныгай, җанып-яшьнәп тор.

“Яшь юксыл”да бер язуыңны күргән идем. Тагы күрермен әле.

Мин бит синең аткриткаңны алган идем. Язасы җирләр күплек, эштән бушап булмау синең белән сөйләшүдә тыеп торды.

Моның белән бергә Хәмит, Мансур, Гомәрләргә хат яздым. Алар да пионер икән хәзер. Пионер исемен тагу гына җитми. Өйрәнегез, нык булыгыз, пионер исемен буямагыз, ярыймы?

Хат язарга теләүче көтебханә балаларына адрес бирерсең. Һәммәсенә дә сәләм.

Минем теге “Коммунага!” басылып чыкты. Пионерларга бүләгем ул. Уйнарсыз әле. Монда да пионерлар белән куеп үткәрдем.

Былтыр Гобәйгә хат язган идем, җавап булмады. Ул түгел, без вакыт таба алмый китәбез әле.

Адрес шулай: Т-Баймак

Зилаирск. кант. Башреспублики

Центр. рабоч. библиотека. М.Файзуллину

Булса, рәсем җибәрегез. Сезне күрәсе килүче: Хәйдәр Фәйзи.

1925 г.-7/ IX. Түбә руднигы”.

Кем соң ул хатның адресаты?

Киләчәккә зур өметләр баглаган М. Фәйзи 1923 елның язында Уфадан Казанга килә. Биредә ул эшчеләр тормышын якыннан ныклап өйрәнү максатында Бишбалтада яисә Яңа Бистәдә китапханәгә эшкә урнашырга уйлый. Әмма аның бу нияте, объектив сәбәпләр аркасында, гамәлгә ашмый. Яшәр урынсыз, акчасыз интегеп йөри торгач, ниһаять, 10 октябрьдә Мәркәз Шәрекъ китапханәсе каршындагы Тукай исемендәге мәркәз балалар китапханәсенә (хәзерге Тукай һәм Париж Коммунасы урамнары почмагында кирпечтән салынган ике катлы 37/20 санлы йортта урнашкан булган) эшкә тәгаенләнә. Шунда ук бер бүлмәдә вакытлыча яшәргә дә рөхсәт бирелә.

Үзенең истәлекләреннән күренгәнчә, М. Фәйзи балалар белән тиз арада уртак тел тапкан. Теркәп барган статистика мәгълүматына күрә, китапханәгә йөрүчеләрнең саны артканнан-арта барган. Алар әдәбият түгәрәге оештырган, төрле мәдәни чаралар үткәргән. Әдәбият түгәрәге тарафыннан “Яшүсмерләр каләме” дигән дивар гәзите чыгарылган. Аның бер санында әдипнең 1 Май бәйрәменә багышлап язылган “Май матур ай...” дигән шигыре дә урнаштырылган. 1924 елның марты әдип бер кичтә балалар өчен бер пәрдәлек “Коммунага!” дигән пьеса язган һәм аны балалар белән сәхнәгә куйганнар. Апрельдә мәркәз балалар китапханәсе төзелүгә — бер, Г. Тукайның вафат булуына унбер ел тулуны билгеләп үткәннәр. Әлеге чараларда актив катнашучылардан хатның адресаты Габбас Кушаев та була.

Шул вакытларда ук матбугатка мәкаләләр яза башлаган Габбас Абдулла улы Кушаев (1912-1967) соңыннан танылган журналист булып өлгерә. Ул Казандагы Горбунов исемендәге һәм “Язу машинкалары” заводларының, Кайбыч районы һәм Яшел үзән шәһәр гәзитләрендә мөхәррир вазыйфасын башкара. Журналистикада иҗади һәм нәтиҗәле эшләгәне өчен ике тапкыр ТАССР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләклә-нә. 1965 елда Татарстан АССРы Журналистлар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе итеп сайлана.

Хатта исеме телгә алынган Гобәй — Габбас Кушаевның бертуган агасы Гобәйдулла (1902-1937). М. Фәйзи Уфага килгәндә ул анда комсомол эшендә була, “Яшь юксыл”, “Башкортстан яшьләре” гәзитләрен оештыруда катнаша һәм аларның мөхәррире булып эшли. Алар тиз арада танышып китә һәм дустанә аралашып яши. Кызганыч ки, татар журналистикасын үстерүгә бибәһая көч куйган бу милләт хадиме шәхес культы чорында “троцкистларның милли террорчыл оешмасында катнашканы, идеология фронтында зыян китергәне өчен” атып үтерелә. Бары тик 1957 елда гына аклана. 

М. Фәйзи Казанда вакытта әдәби-мәдәни вәзгыятьтә турыдан-туры катнашып яши. Ул язучылар Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Садри Җәлал, Гали Рәхим, Шамил Госманов, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Кәрам нәшрият хезмәткәрләре Хәбибрахман Зәбири, Ибраһим Кулиев, Галә Ходаяров, артистлар Барый Болгарский, Фатыйма Ильская һәм башкалар белән якыннан аралашкан. Татар театрында аның “Урал суы буенда”, “Адашкан күңел”, “Ак калфак”, “Галиябану” спектакльләре уйнала.

Татарстан АССР Мәгариф Халык Комиссариаты тарафыннан оештырылган сәхнә әсәрләре конкурсында Кәрим Әмири, Афзал Таһиров белән бергә “Адашкан күңел” пьесасы өчен М. Фәйзигә премия бирелә.

Болай да какшаган сәламәтлеге тагын да начарая төшкәч, табиблар киңәше белән ул 1924 елның маенда туган якларына кайтып китәргә мәҗбүр була.

1924 елның сентябреннән 1925 елның сентябренә кадәр Башкортстан АССРның Зилаер кантонындагы Түбә руднигында китапханә мөдире булып эшли. Юлык авылында (хәзерге Баймак районында) туып-үскән, М. Фәйзи белән беренче мәртәбә 1919 елда шунда танышкан Садыйк Чанышев бу хакта шулай искә ала: “Башкорт тау-завод идарәсе (мин ул чакта шул трестта председатель урынбасары булып эшли идем) Мирхәйдәр Фәйзине Тубинск руднигы эшчеләре клубы китапханәсенә мөдир итеп эшкә урнаштырды. Кирәк булган әдәбиятны һәм җиһазларны китапханәгә кайтарту хокукы да Мирхәйдәрнең үзенә тапшырылды. Мирхәйдәрнең күңеле күтәрелеп китте һәм дәртләнеп эшкә кереште” (“Казан утлары” жур.).

Ә адрестан күренгәнчә, ул җавап хатын Таналык-Баймактагы үзәк эшчеләр китапханәсенә юллауны үтенгән. Күрәсең, почта хезмәтләре ул вакытта шуны таләп иткәндер.

Тапшырылган материаллар арасында янә Түбә руднигында яшәүче Габбас (фамилиясе мәгълүм түгел — Р. И.) абзыйның Х. Хәйригә 1938 елның 13 октябрендә язган һәм әлегә кадәр мәгълүм булмаган хатына да игътибарны юнәлтү урынлы булыр. Чөнки ул әдипнең анда яшәгән чорына берникадәр ачыклык кертүе ягыннан әһәмиятле. Коңгырт кара белән латин хәрефләрендә язылган текстның безне кызыксындырган өлеше шулай: “М. Фәйзи Түбәдә күп тормаган, шулай ук аны якыннан күреп, бергә катнашып йөрүчеләр хәзерге көндә биредә юк, читкә китеп беткәннәр. Дөрес, ул 25-26 елларны Түбә приискасында көтепханә мөдире булып эшләгән, шулай ук татар драмтүгәрәгендә юлбашчылык иткән. Бөтен Түбә приискасында аны белгән кешене эзләп (ишетеп белүчеләр күп) тик бер кешене таптым. Ул да булса Каюм абзый Малаев. Малаев 45-48 яшьләрендә. Ул Түбәдә М. Ф. белән 1925-26 елларда театр уйнап йөргән. Малаев иптәш түбәндәгечә сөйләде: “М. Ф. Түбәгә килгәндә ябык кына, нечкә сөякле, урта буйлы егет иде. Көтепханәдә эшләде. Көтепханә “Татар әдәбиятыннан” ифрат бай иде. М. Ф. бик аккуратный кеше иде. Ул көтепханә эшен бик яратып эшләде. Көтепханә чиста, матур юлга куелды. Китап алырга килгән кешеләр башта сөйләшеп, аларга төрле китаплар укырга үз тарафыннан тәкъдим итә торган иде. Шулай ук укыган китабың хакында үзеңнән сорашып, соңыннан төрле аңлатмалар бирә торган иде. Бик укыган, культурный кеше иде. Үзенең эшенә башкаларны җәлеп итә, әллә ничек кешенең эч серләрен белеп алып, бик якын дуст була торган бер “генә”се бар иде. Театрлар куйганда үзе суфлер булып өйрәтә иде. Үзе артист булып уйнамады, ә фәкать өйрәтә ничек уйнарга һәм суфлерлык эшен алып барды. Тәртипне ифрат ярата, артык сәгатен бушка исраф итми иде. Түбәдә бер кечкенә генә бүлмәдә берүзе торды. Язар вакыты җиткәч, барган кешеләрне: “Эшем бар, язарга утырам”, дип китүләрен сорый иде. Бер өстәле китаплар белән, бер караваты гына бар иде. Артык әйбер яратмый, җыйнамый иде. Яратып укыган әсәрләре, мин күргәннәрдән, Пушкин, Лермонтов, Г. Тукай иде. Кызлар белән шаярмады. Аракы эчми, тәмәке тартмый иде. Сәламәтлеге начаррак иде. Ел саен җәйнең матур вакытларында авылына ял итәргә дип китә иде. Түбәнең табигате начар булганга күрә биредә күп тормады, Баймакка китте. Иң яратып торган, эшләгән авылы Баймактан 20 чакрым Юлык авылы иде (саф татар авылы)”.

М. Фәйзинең Түбәдән китүен Садыйк Чанышев болай аңлата: “1925 елда әлеге трест идарәсе бакыр эретү заводы салынган Баймакка күчерелде. Мирхәйдәр Фәйзи дә безнең белән Баймакка килеп эшен дәвам итте”.

Каюм Малаев, хатта бәян ителгәнчә, Түбә руднигында 1922-23 еллардан бирле эшли икән. Башта ул укытучы булган, соңыннан партия, ә хат язылган вакытта профсоюз эшендә эшләгән. Ул Габбас абзыйга Мирхәйдәр Фәйзине якыннан белгән, аның белән бергә эшләгән кешеләрнең адресларын да биргән. Аерым алганда, алар — Башкорт АССРы, Учалы районындагы Мулдакай приискасында тау-күзәтү бюросында коллектор булып эшләүче Әдһәм Еникеев, Баймак районындагы Юлык авылында укытучы Гомәр Әбүбакиров, Баймак руднигындагы 1 санлы урта мәктәп директоры Чанышев. Ырынбур өлкәсенең Орск районы Мостафа авылындагы берәр мәктәп директорына да хат юлларга киңәш итә. Анда М. Фәйзинең туганнары бар, булса кирәк, ди.

М. Фәйзинең көндәлекләреннән аңлашылганча, С. Чанышев аңа еш кына матди ярдәм күрсәткән. Мәсәлән, әдип Уфадан Казанга киткәндә аңа юллык акча биргән. Әдипнең 1926 елда Кырымга дәваланырга бару вакыйгасын ул болай искә ала: “Шунда (1926 елда Кырымга) барышлый ул, Уфада тукталып, сәхнәдә куелган пьесалары өчен тиешле булган гонорарын да алып китәргә ниятли. Әмма труппа җитәкчесе аңа, бер айсыз акча булмаячак, чөнки кассада акча юк, дип җавап бирә. Ә Мирхәйдәр шул акчага да ышанып юлга чыккан була. Эшләр менә шулай кыенлашып киткәч, аптырашка калып, Мирхәйдәр минем янга (мин ул чакта Башкорт дәүләт планы председателе урынбасары булып эшли идем) керде. Мин тиз генә әлеге труппа җитәкчесе белән бәйләнешкә кердем һәм, аның акча булу белән түлим дигән сүзенә ышанып, тиешле акчаны биреп җибәрдем. Вәгъдә иткән вакытыннан бик күп соңга калып булса да, Мирхәйдәр ул акчаны соңыннан чыннан да миңа кайтарды”.

М. Фәйзинең бу хаты Х. Хәйри карамагына килеп керүе очраклы булмаган, күрәсең. Чөнки галимнең язучы турындагы мәкаләләре, аның “Сайланма әсәрләр”ен төзүдә актив катнашуы, аны белгән кешеләр белән хатлашып мәгълүмат туплавы классигыбызның тормыш юлы һәм иҗат мирасы белән нигезле шөгыльләнгәнлеген дәлилли. Димәк, хатны аңа Габбас Кушаев үзе биргән булуы бик ихтимал.

Ниһаять, М. Фәйзинең иҗат мирасына бәйле якын киләчәктә хәл итәсе кайбер мәсьәләләр турында әйтү мантыйкка муафыйк булыр. Беренче чиратта әдип әсәрләренең тулы җыелмасын әзерләп нәшер итү сорала. Дөрес, 2001 елда Шода авылында әдипнең тууына 110 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашучылар тарафыннан Татарстан Хөкүмәтенә бу хакта үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Аннан соң инде менә тагын ун елдан артык вакыт үтеп тә китте. Әмма бу юнәлештә, кызганыч ки, бернәрсә дә башкарылмады.

Язучының көндәлекләрен аерым китап итеп бастырып чыгару зарур. Чөнки андагы мәгълүмат егерменче йөз башы татар мәдәни тормышын, гомумән, аның үзенең тәрҗемәи хәлен һәм иҗат эшчәнлеген аерым алганда, өйрәнүдә өстәмә кыйммәтле чыганак булып тора. Классигыбыз турында әлегә кадәр хосусый кулларда саклана торган тагын башка яңа материалларның табылуына да ышанасы килә.

Әлеге кыйммәтле ядкарьне югалтмыйча озак еллар саклап, аны киң даирә укучылар игътибарына тәкъдим итү мөмкинлеге булдырганы өчен Наилә апа Салеховага тирән ихтирам белән зур рәхмәт белдерәбез.

Рамил Исламов,

филология фәннәре докторы.

Казан шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»