22.12.2010 - Җәмгыять

Йорт кинотеатры бәхет китерсен!

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекциясе юл кагыйдәләрен биш бармагы кебек белүче яшь буын тәрбияләүгә, пропаганда эшенә дә зур игътибар бүлә. Инспекторларның балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучылары белән еш очрашуы да шул хакта сөйли. Күптән түгел ЮХХДИ идарәсе хезмәткәрләре Бөре шәһәрендәге мәктәп-интернатка кунакка килде.

— Хөрмәтле балалар! Без сезнең якын дусларыгыз булырга телибез! — диде Юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы, милиция полковнигы Динар Гыйльметдинов. — Әлбәттә, могҗизаларга бай Яңа ел якынлашкан чакта буш кул белән килмәдек. Сез исә мондый хөрмәтне, игътибарны аклагыз. Әти-әниләрегезне тыңлагыз, бары тик яхшылыкка гына өйрәткән укытучы апаларыгызның һәр сүзенә колак салыгыз, яхшы билгеләргә генә укып, лаеклы алмаш булып үсегез. Әлбәттә, юл кагыйдәләренә дә һәрвакыт игътибарлы булыгыз. Адым саен куркыныч янаган юлларда сезнең гомерләрне саклап калу — безнең мөһим бурычларның берсе. Бу максатка ирешү өчен без зур көч салабыз. Кышкы каникуллар башлангач, шугалаклар, бәйрәм чыршылары урнашкан мәйданнар, юл чатлары инспекторлар күзәтүе астында булачак. Чирекне яхшы билгеләргә тәмамлап, каникулларда савыгып, ял итеп, яңа көчләр туплап килегез!

Арытаба  Динар Заһит улы интернат директоры Ирина Токаревага — йорт кинотеатры, балаларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.  Балалар да җавапсыз калмады. Алар кунаклар күңелен концерт номерлары белән күтәрде. Бөре районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Николай Хорошилов та акцияне оештыручыларга чиксез рәхмәт сүзләре җиткерде. Актлар залында тантаналы чара тәмамлангач, балалар дәрәҗәле кунаклар белән чәй эчте. Шук малайлар һәм кызлар өчен тыштагы патруль машиналары руле артына утырып карау аеруча ошады.

Әйткәндәй, ЮХХДИ идарәсе республиканың 27 районыннан килеп,  235 бала белем алган (шуларның 26 — инвалид, 26 — тулы ятим, 78е — аз тәэмин ителгән гаиләләрдән) мәктәп-интернатка киләчәктә дә шефлык ярдәме күрсәтәчәк. Юл иминлеге сагында торучылар балаларга тәмле, файдалы бүләкләр тапшыру белән генә чикләнергә җыенмый. Биредә фәһемле мәдәни-спорт чаралары да оештырылачак. Иң мөһиме — балалар юл кагыйдәләрен кечкенәдән хөрмәт итеп, үрнәкле җәяүле һәм игътибарлы водитель булып үсәчәк.

Айдар ЗӘКИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»