22.12.2010 - Җәмгыять

Өзеклеккә юл куймыйбыз

Электр энергиясе өй-ләребезгә берөзлексез килеп торганда, дөньяларыбыз якты булганда, барлык электр җиһазларыбыз эшләп, көнкүрешебезне җиңеләйткәндә без аның кадерен белмибез. Гадәттә, без электрчыларны өйдә ут сүнсә генә искә алабыз. Ниндирәк сүзләр белән икәне дә сер түгел. Кызганычка каршы, энергетиклар гына кулланучылары турында шулай “онытып тора” алмый: кемнәрнеңдер зур-зур бурычларын сорашып кына түгел, судлашып алырга туры килә. Электр энергиясен сатучы компаниядә дистә елдан артык эшләүче буларак, мин бу хакта бик яхшы беләм.

Әлеге компаниянең Бәләбәй бүлекчәсенә караучы Әлшәй участогында нибары алты кеше эшли. Шул ук вакытта безнең карамакта шактый зур хезмәтләндерү объектлары бар. Кулланучыларыбыз арасында 500 юридик һәм 8500 физик берәмлек исәпләнә. Шуларның 20 проценты — сәнәгать предприятиеләре, 25е — бюджет учреждениеләре, 20се — авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулкадәр үк шәхси йортлар һәм фатирлар һәм калган 22 проценты — башка төр кулланучылар.

Бюджет учреждениеләре, сәнәгать предприятиеләре, малтабарлар электр энергиясен кулланган өчен исәп-хисапны, нигездә, вакытында ясап бара. Бу җәһәттән иң авыры — энергияне көнкүрештә кулланучылар белән эш итү. Мондыйлардан һәр бишенче кеше электр өчен вакытында исәпләшми. Бу категория белән, тиешле кисәтүләрдән соң, суд аша эш итәргә туры килә. Соңгы 6 айда гына да 124 мең сумлык 28 дәгъва белдерелде. Алар, әлбәттә, барысы да канәгатьләндерелде. Шунысы аяныч: бу мәшәкатьләр кулланучылар өчен күпкә кыйммәткә төшә, чөнки җыелып килгән бурычка суд чыгымнары да, штрафлар да өстәлә. Түләүдән бөтенләй читләшкәннәрне электр белән куллануда чикләп торырга туры килә. Бүгенге көнгә мондыйлар безнең участокта 130дан артып китә.

Ә бит алар арасында акчага интекмәүче усал ният белән түләмәүчеләр, электр энергиясен урларга тырышучылар да табыла. “Саран ике тапкыр түли” диләр. Ә мондыйлар күп вакыт өчләтә, хәтта унлата күбрәк югалта. Чөнки нәкъ менә шундый “ут белән шаяручылар” уттан зыян күреп тора — көтелмәгән янгыннар күбрәк алар йортында чыга.

Саран һәм вөҗдансыз бәндәләр аркасында гадел кулланучыларның да зыян күрүе — аеруча күңелсез хәл. Чөнки электр уты кояш нуры түгел. Аны барлыкка китерү һәм кулланучыга илтеп җиткерү өчен искиткеч күп эш һәм зур чыгымнар таләп ителә. Ә йөз меңнәрчә сум белән исәпләнгән бурычлар күп нәрсәгә аяк чала, энергетиклар эшчәнлегендә дә өзеклекләр тудыра.

Безнең компания шундый өзеклекләр мөмкин кадәр азрак булсын өчен барлык көчен сала. Техник аудит буенча инженер Валерий Котлыбирдин, агентларыбыз Венера Шәрипова, Фәридә Таһирова һәм Гүзәл Миңнегулова, шоферыбыз Ирек Миңнегулов, һәркайсысы үз урынында зур тырышлык һәм югары компетентлык күрсәтә. Алдагы елдан безнең компания тулысынча базар икътисады шартларында һәр кулланучы белән яңа килешүләр нигезендә эшли башлаячак. Димәк, безнең эш тагын да киеренкерәк һәм җаваплырак булачак.

Сүземне тәмамлап, үз коллективыбыз әгъзаларын, барлык коллегаларыбызны Энергетиклар көне һәм шулай ук якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлыйсы, барысына да ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары, гаилә бәхете телисе килә!

Рәфил Шаһапов,

Электр энергиясен сату компаниясенең Бәләбәй бүлекчәсе, Әлшәй участогы начальнигы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»