22.12.2010 - Җәмгыять

Хокуклар янында бурычлар да онытылмасын

Благовар районы җаваплылыгы чикләнгән “Заря” җәмгыятенең арбитраж идарәчесе Данис Хиләҗевның “Кызыл таң” редакциясенә юллаган хаты күләме һәм детектив рәвешендә язылышы белән игътибарны җәлеп итә. Үзе гаять мөһим дип исәпләнгән мәсьәлә буенча автор моңарчы республиканың иң югары даирәләренә, шул исәптән Президент  Рөстәм Хәмитов блогына да мөрәҗәгать иткән булган. Ә “Кызыл таң”га хат юллавының сәбәбе шунда: авылда яшәүчеләрнең күпчелеге Интернет челтәренә керүдән мәхрүм, шуңа да мөрәҗәгать белән алар гәзит аша танышсын иде, ди ул. “Кызыл таң” укучысы сыйфатында авторны ихтирам итәбез, әмма аның хатын тулысынча бастыру мөмкинлеге юк. Икенчедән, автор, “төп мәсьәләдән читләшеп, нигездә, игътибарны үз шәхесенә юнәлткән.

Хатта бәян ителгәннәрнең асылы исә шуннан гыйбарәт.  Агымдагы елның 11 февралендә Данис Хиләҗев арбитраж идарәчесе итеп тәгаенләнгән “Заря” җәмгыяте Благовар районында элегрәк “Урал” авыл хуҗалыгы кооперативы, ә аннан алдарак XX партсъезд исемендәге колхоз буларак билгеле иде. Данис Хиләҗев раславынча, “Урал”  2006 елда явыз ният белән банкротлыкка дучар ителә һәм аның барлык мөлкәте “Благовар” токымлы кошчылык заводы тарафыннан тартып алына. Язмасын детектив жанрына тәңгәл китерү өчен моны арбитраж идарәче баскынчылык, ягъни “рейдерский захват” дип атый. Алай гына да түгел, Данис Хиләҗев билгеләвенчә, кошчылык заводы һәм аның директоры Ринат Котышев моны колхозчылар фикерен исәпкә алмыйча һәм гамәлдәге законнарны бозып эшләгән. Нәтиҗәдә, завод элекке колхозның мөлкәтен, шул исәптән күчемсез милкен, атап әйткәндә, ашлык амбарларын, терлекчелек биналарын файдалануны бүген дә дәвам итә. Арбитраж идарәчесе буларак, Данис Хиләҗев моңа чик куелырга, элекке колхозчыларга, аларның балаларына законсыз тартып алынган мөлкәт кайтарылып бирелергә тиеш, дип исәпли.

Сүз милекне законсыз үзләштерү турында бара икән, таләп хаклы, әлбәттә. Әйткәндәй, моңа кадәр әлеге мәсьәлә буенча эш судка барып җитмәгән, ягъни каралмаган һәм, табигый, аның буенча бернинди карар да чыгарылмаган. Шуңа да хатта китерелгән фактларга карата аңлатма бирүне сорап, “Благовар” токымлы кошчылык заводы директоры Ринат Котышевка мөрәҗәгать иттек.

— Элекке “Заря” җәмгыятенең мөлкәтен дәүләт предприятиесе  саналучы кошчылык заводы тарафыннан баскынчылык юлы белән яулап алыну турында сүз дә булуы мөмкин түгел, — диде ул. — Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2007 елның 30 марттагы 76 санлы приказына ярашлы, “Благовар” кошчылык заводы “Заря” җәмгыятеннән килешү буенча 4192 гектар җирне, буш торган 7 терлек корпусын, 3100 квадрат метр мәйданлы ашлык амбарларын, ЗАВ-10 һәм ЗАВ-20 агрегатлары белән ындыр табагын биләмәгә алды. “Заря” җәмгыяте директоры Марат Исхаков белән төзелгән килешүнең вакыты биш ел дип билгеләнде һәм әлегә бу срок чыкмаган.

2007 елда ук “Заря”ның барлык сыер маллары район хуҗалыкларына сатылды, монда безнең заводның катнашы юк.

2008 елда “Благовар” заводы белән “Заря” арасында 2572 гектар җирне биш елга субарендага алу турында килешү төзелде. Моңа кадәр үк җирләрне субарендага алу турында Җир мөнәсәбәтләре министрлыгының район идарәсе рөхсәте бирелгән иде. 2009 елның 20 апрелендә “Благовар” заводы Кашкалаша авыл биләмәсендәге 343 җир пае хуҗалары белән 2004  гектар җирне вакытлыча кулланышлы биләмәгә алу турында килешү төзеде. Әлеге килешү законлы нигездә теркәлгән, түләүләре вакытында башкарылган һәм бу киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Бу урында шуны да ачыклап китү мөһим. “Благовар” кошчылык заводы озак еллар дәвамында районның икътисади яктан иң тотрыклы предприятиесе саналды. Моны беркем дә инкарь итә алмас. Әйткәндәй, ул һәр елны табыш алып тәмамлый, рентабельлелек дәрәҗәсе табигать шартлары начар килгән чорларда да югары кала. Әмма соңгы елларда предприятие җир мәйданнарына мохтаҗлык кичерә башлады. Бу, иң беренче чиратта, фураж ашлыгына ихтыяҗның артуы белән аңлатыла. Җир мәйданнарын киңәйтү һәм җитештерү күләмнәрен арттыру максатында, югарыда телгә алынган XX партсъезд исемендәге колхозның Узыбаш бригадасы ун еллап элек үк кошчылык заводына биләмәгә бирелгән иде. Әйтергә кирәк, кошчылар белән колхозчылар уртак тел таба алды. Бүген исә заводның Узыбаш бүлекчәсе басучылык тармагында әйдәүче булып тора, биредә кошчылык тармагы, шулай ук сарыкчылык та нык үсешкән. Авылдагы социаль мәсьәләләр дә заводның матди мөмкинлекләре белән уңышлы хәл ителә.

Әлеге тәҗрибә барып чыккач, район җитәкчелеге “Урал” кооперативының үзәге Кашкалашаны да “Благовар” заводы карамагына бирү мәсьәләсен берничә тапкыр кузгаткан иде, әлбәттә. Ләкин ул төрле сәбәпләр аркасында кичектерелде. Иң беренче чиратта, моңа “Урал” кооперативының ул чордагы җитәкчеләре каршы иде, чөнки заводка кушылган очракта, биләгән вазыйфаларын калдырачаклары көн кебек ачык бит. Шуңа да, заводка кушылуга кооператив коллективы риза түгел, дип, тәкъдимне кире кактылар. Әйткәндәй, артык мәшәкатьне иңнәренә  алырга кошчылар да ашыкмады. Әмма 2000 еллар башында “Урал”ның икътисади-финанс хәле тәмам көрчеккә терәлә. Ахыр чиктә аны банкротлыктан милек формасын үзгәртү нигезендә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзеп, атамасын “Заря”га алыштыру да коткара алмады.

“Кызыл таң”га юллама хатында Данис Хиләҗев, кошчылык заводына нигезләнмәгән гаепләр ташлап, хокукый мөнәсәбәтләр буенча белгеч сыйфатында юридик терминнар белән гаять дәрәҗәдә иркен эш итә. Ләкин тормыш чынбарлыгы хокукый канун калыпларына гына сыймаска да мөмкин бит әле. Кашкалаша сөтчелек фермасында озак еллар савучы булып эшләп, дүрт ел элек һөнәрен кошчыга алыштырган Лилия Исламова нәкъ шундый фикердә.

— 18 яшемдә фермага эшкә килгән идем, — ди ул. — Сыерлар саны 400 баштан арта иде ул елларда, шуларның башына җитәрләр дип кем уйлаган? “Заря”ның бурычларын каплау исәбенә сыерларны саткач, алты айлап бөтенләй эш булмады. “Благовар” заводыннан ферманың буш абзарларына казлар китереп тутыргач кына хәлләр үзгәрде. Хезмәт хакын акчалата түлиләр, вакытында бирәләр, уртача 7-8 мең сум чыга, кайсы айларда 12-14 меңгә җитә. “Благовар” заводы хуҗалыкны биләмәгә алмаса, авылыбыз белән эшсез кала идек.

Лилиянең ире Ринат тракторчы булып эшли, икесенә тиешле 14 гектар җир паен биләмәгә заводка биргәннәр. Аның өчен салымны завод түли, моннан тыш җир пайлары өчен ашлыклата исәпләшәләр.

Илсур Исхаков — белеме буенча зоотехник. Хәзер инде һөнәрен үзгәртеп, кошчылыкка махсуслашкан — ферма мөдире вазыйфасын башкара.

— Әлеге вакытта бездә 15 мең баштан артык каз, 300 баш сарык асрала, — ди ул. — Соңгы вакытта фазан тавыклары да үр-четә башладык, әле алар 400 баштан артыграк. Кәгазьдә генә исәпләнгән “Заря”ның мөлкәтен биләмәгә алып, “Благовар” кошчылык заводы бик дөрес эшләде, дип уйлыйм. Әгәр дә хуҗасыз калган булса, ферма абзарлары таланып, ахыр чиктә юкка чыгар иде, әлбәттә. Моны күрше хуҗалыклар мисалында күреп торабыз. Аннары, җиткелекле булмаса да, авыл халкы эш белән дә тәэмин ителде бит. Авыл кешесе буларак, миңа шунысы да кыйммәт — басуларның сөрелмичә калганы юк, иген үстерелә, халыкка салам, печән бирелә. Үз ихатасы белән көн күрүчеләр өчен монысы да зур әһәмияткә ия.

Гомумән, “Благовар” кошчылык заводы, арендатор буларак, үз йөкләмәләрен тулы күләмдә үти. Мәсәлән, “Заря”ның элекке хезмәткәрләренә эш хаклары буенча бурычларын каплау максатында 2007 елда — 221, 2008 елда — 218, былтыр 119 мең сум акча түләнгән. Моннан тыш, электр энергиясе өчен дә бурычлар капланган. Бу җәһәттән шунысын да билгелисе килә: Кашкалашада көнлекче хәлендә генә түгел “Благовар” заводы, киресенчә, перспективаны күзаллап эш итә. Арендага алынган милеккә капитал салулар да раслый моны. Атап әйткәндә, 2007-2008 елларда буш торган терлекчелек биналарын ремонтлауга 1 миллион 385 мең сум акча тотынылган. Бу, иң беренче чиратта, җитештерү мәйданнарын киңәйтү максатында эшләнә. Гомумән, завод җитәкчеләре белдерүенчә, киләсе елда Кашкалашада зур үзгәрешләр көтелә. Биредә, кошлар санын арттырып, өстәмә эш урыннары булдыру максаты куелган.

“Банкротлык турында” Федераль законда тышкы идарәчегә, зур хокуклар бирелү белән бергә, анык бурычлар да куела. Аларга ярашлы, вәкаләтләрен тормышка ашырганда тышкы идарәче аерым кредиторлар гына түгел, бәлки тоташ җәмгыять мәнфәгатьләрендә эш итәргә бурычлы дип билгеләнә. “Кызыл таң”га юлланган хат авторы да шуны онытмасын иде, дигән теләктә калабыз.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Благовар районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»