21.12.2010 - Җәмгыять

Балтыйк буе илләренә сәфәр

13-20  декабрьдә “Балтыйк буе илләре диалогы  — Салават Юлаев  эзләреннән” халыкара акциясе кысаларында Башкортстанның ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты делегациясе Балтыйк буе илләрендә булып кайтты. Сәфәрне Халыкара дөнья халыклары диалогы һәм мәдәниятләрен якынайту елы кысаларында ЮНЕСКО оештырды. Делегациягә  ЮНЕСКО эшләре буенча  комитет, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты вәкилләре, мәктәпләр һәм югары уку йортлары укытучылары, иҗади интеллигенция керде. Аңа Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Илгиз Солтанморатов җитәкчелек итте.

13-15 декабрьдә делегация Эстония башкаласы Таллинда  булды, анда Эстониянең ЮНЕСКО  милли комиссиясе һәм башкорт-татар якташлыгы җәмгыяте вәкилләре белән рәсми очрашулар үтте. Анда фотокүргәзмә, Башкортстан филармониясе артистлары катнашлыгында концерт оештырылды. Моннан тыш, делегация Салават Юлаев исеме белән  бәйле истәлекле урыннарда булды, “Агыйдел” башкорт җәмгыяте вәкилләре катнашлыгында Палдискида  шәһәр җитәкчеләре белән очрашты. Аннары делегация Салават Юлаев музеен карады, шәһәр уртасында  милли батырыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

16 декабрьдә Башкортстан делегациясе Латвия башкаласы Ригада булды. Кунакларны рәисе Зимфер Кәлимуллин җитәкчелегендә Латвия башкортлары корылтае вәкилләре каршылады. Алар башкорт милли киемнәреннән иде, шулай ук милли ашлар тәкъдим иттеләр. Шул ук көнне делегация Латвия башкортлары корылтае активы белән “түгәрәк өстәл”дә катнашты, аннары фотокүргәзмә карады.

Кичен шәһәр үзәгендәге концерт залында мәдәни чаралар үтте. Башкортстан филармониясе артистлары Латвиядәге башкорт-татар диаспорасы  вәкилләренә сәгать ярымлык концерт күрсәтте. Залга 300дән артык тамашачы җыелган иде. Курай һәм баян моңы, башкорт һәм  татар җырлары, башкорт биюләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Һәр чыгышны тамашачылар алкышларга күмде, ә концерт тәмамлангач, артистларны аягүрә басып сәламләделәр. Ул кичтә башкорт делегациясе вәкилләре һәм артистлар бик күп җылы сүзләр ишетте.

17 декабрьдә Башкортстан делегациясе  Латвиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия вәкилләре белән очрашты. Тәҗрибә уртаклашу максатында алар бергәләп Рига мәктәпләренең берсендә балаларга  ЮНЕСКО программасы буенча  белем бирүче укытучылар белән очрашты. Аннары Рига шәһәр Думасы  бинасында  Башкортстан делегациясе, Латвиядәге башкорт диаспорасы җитәкчесе  Зимфер Кәлимуллин  һәм аның урынбасары, Мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Эйжения Алдермане һәм аның ярдәмчеләре белән очрашты. Очрашу барышында яклар мәгариф өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән  уртаклашты, мәдәният, фән, белем бирү, яшьләр алмашу һәм туризм өлкәсендә  хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен тикшерде. Башкорт делегациясенең Латвиягә сәфәре  Рига шәһәре буйлап экскурсия  белән тәмамланды.

18-20 декабрьдә Башкортстан делегациясе Литвада булды. Биредә Литваның ЮНЕСКО эшләре буенча милли комиссиясе вәкилләре белән рәсми очрашулар үтте. Шулай ук фотокүргәзмә оештырылган иде, Башкортстан филармониясе артистлары чыгыш ясады. Башкорт-татар якташлык җәмгыяте вәкилләре белән очрашулар, Вильнюс буйлап экскурсия үтте. Сәфәрнең соңгы көнендә делегация Тракай замогында һәм Каунаста булды.

Финат Газизов.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»