21.12.2010 - Җәмгыять

Мәгариф мәсхәрәсе

Игълан ителүе зур шатлык-куанычлар белән каршы алынган, күптән көтелеп, зур өметләр багланган “Укытучы елы” да үтеп китте. Ләкин ул ил мәгарифендә күптән  алып барылган реформаларны, үзгәртеп коруларны тагын да катлауландырып, ерып чыккысыз лабиринтларында адаштыру мөмкинлекләрен тагын да арттырып, күпләрне зар елатып, мыскыл һәм мәсхәрә итеп, болай да какшап беткән укытучы абруен  тәмам җимереп, хәрабәләр  калдырып китте кебек. Бәлки, хәлләр алай ук куркыныч та түгелдер? Бәлки, мин ул хәлләрне кирәгеннән артык начар итеп күрәмдер? Бәлки, мин илнең мәгариф системасындагы болай да кискен булган мәсьәләләрне артык куертамдыр? Әгәр ялгышсам, бу ялгышуыма шат кына булыр идем, билләһи.

Мескенлек

Укытучының хәерчелеге — аның үзәгенә үткән, иң авырткан, аны иң нык кимсеткән күренештер. Һәм абруена иң нык сукканыдыр. “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектын игълан итеп, табибларның хезмәт хакларын арттыра башлагач, укытучылар да  нык сөенгән иде. “Әһә, дип уйлады алар, безнең дә “Мәгариф” гомумдәүләт проекты игълан  ителде, бюджетчыларның хезмәт хакы арттырыла башлады, хөкүмәтнең бик кирәкле һәм күптән көтелгән адымының киләсесе безгә кагылыр, сабыр гына итик”. Һәм алар сабыр итте, чөнки алар сабыр итәргә өйрәнгән.

Табибларның эш хакы арттырылу да бу тармакта бик күп аңлашылмаучылыклар, коллективларда үзара үпкәләшүләр, хәтта дошманлашулар китереп чыгарды. Һәм болар аңлашыла да. Илдәге уртача гомер озынлыгының дөньяда адәм көлкесе дәрәҗәсе белән көрәшәбез, бу хәлне төзәтәбез дип, иң тәүдә игътибарны чирләрне һәм чирлеләрне иртәрәк, алданрак профилактикалауга, диагностикалауга юнәлтергә уйлап, күпчелек  халык белән турыдан-туры эшләүче табибларның хезмәт хакларын арттырдылар да шуның белән тукталдылар. Табиблар мине гафу итсен, әмма сүземне кыскарак тоту өчен  хәлне бераз гадиләштереп, күз алдына китерик: еллар буе “берәр нәрсә ашагансыздыр” дигән диагноз  куеп, бер үк витамин, дару рецептлары язып утыручы табиб белән көн саен тере бәндә баласын операция өстәленә салып, эчен актарып, кисәсен кисеп, печәсен печеп, сәгатьләр дәвамында манма тиргә һәм канга батып  операция эшләүче, кешеләрне чын мәгънәсендә  теге дөньядан тартып чыгаручы хирург белән чагыштырып буламы? Юк, әлбәттә. Сәламәтлек тармагында хирурглар әнә шундый хәлдә калды һәм мин аларның хәлен бик яхшы  аңлыйм.

Кемнәрдер, бәлки, табибларның монда ни кысылышы бар? дип уйлап куйгандыр. Бар, дустым. Әнә шул өч тиенлек хезмәт хакына эшләп йөрүләрен генә искә алсак та — бар. Чөнки мәктәпләрдә дә, дәваханәләрдә дә әнә шул өч тиенлек хезмәт хакына эшләп йөрүче фанатиклар гына калып бара.

Ярар, хөкүмәт Русиядә уртача гомер озынлыгын арттыруны иң беренче урынга куйсын, ди. Русиянең киләчәген ул аң-белеме ягыннан үсешкән, тирән гыйлемле, акыллы яшь буында күрми, димәк. Ярар, надан һәм дебил, әмма үгез кебек таза дебиллар 80 яшькә кадәр яшәсен дә, ди. Шундый күрсәткеч белән мактанырбызмы? Сау-сәламәт аңгыраларның уртача гомер озынлыгы Русиядә 80 яшькә җитте, дип шапырынырбызмы? Әгәр мин ялгышам икән, нигә соң илнең киләчәге булырга тиешле, акыллы, тирән белемле яшьләр беренче урынга куелмый? Нигә соң шундый яшьләрне әзерләүче, аларга аң-белем бирергә тиешле мәктәпкә, укытучыларга карата үгисетелгән мөнәсәбәт? Гомер озынлыгы өчен көрәшүче табибларны да иң беренче чиратта укытучылар укыта түгелме соң? Укытучыларда белем алмаса, ул кеше табиб була алыр идеме? Шул ук табибларның хезмәт хакы турында уйлаганда, нигә мөгаллимнәр читтә кала? Нигә соң бүген авыл укытучысы һәр көн иртән мәктәпкә нәрсә киеп барырга дип аптырый? Нигә ул үзеннән күпкә яхшырак киенеп йөрүче укучылары алдында гарьләнеп, кимсенеп йөри? Элек хөрмәт һәм ихтирам белән генә каралган, чын авыл зыялысы булган укытучыдан бүген нәрсә калды?

Ирексездән Джек Лондонның “Мартин Иден” әсәре искә төшә. Аның герое, үзенең  сөйгәне Руфьны шулкадәр идеаллаштырып, хыялында илаһи бер зат итеп йөртә, аңа табына, олылый, хөрмәтли. Ләкин көннәрнең берсендә, берлектә үткәрелгән кичке чәй табыны артында Руфьның матур, кечкенә авызы читенә чак-чак кына чия вареньесы буялып  кала. “Кара, ул да безнең кебек үк кеше икән ләбаса, аның да авыз читенә варенье буяла микәнни, ул бит илаһи зат!” ди герой. Бу аңа бик көчле шок була. Боларны нигә язам соң? Үзем белән чагыштырганга язам. Мин дә шулкадәр беркатлы булганмын ки, үзем дә укытучыларны буй җитмәслек илаһи зат итеп күрдем. Алар минем өчен фәрештәгә тиң иде. Мин аларны хәтта бәдрәфкә дә йөрми торган затлардыр, дип уйлый идем. Без үскәндә укытучыга карата мөнәсәбәтне шулай тәрбияләделәр, гаилә тәрбиясе  шундый иде. Һәм шулай тиеш тә. Ә хәзер ничек? Укытучының шундый абруе бүген нигә какшатылды соң? Чөнки ул мәктәпкә илаһи авызы читенә варенье буялып кына түгел, иртән торып абзарда сыер савып, мал асты тазартып, итәгенә тизәк буялып килер дәрәҗәгә җиткерелде. Хезмәт хакы шундый булгач, ул мескен нишләсен? Абзар баткагына чумды ул, чөнки ничек тә яшәргә кирәк, ир дә карарга кирәк, бала үстерергә, укытырга кирәк. Тегесе  кирәк, монысы кирәк...

Менә шулай дөнья куа бүген авыл укытучысы. Боларга мәктәптәгеләрен дә өстәсәң, башың җитмәслек: тегендә сәгатьләрне кисәләр, планны да яз, башка кәгазь эшләрен вакытында өлгерт; теге хезмәттәш сине көндәш күрә, күрмәс иде — аны да шундый хәлләргә куйганнар; өстәвенә, укучылар әдәпсез, чорсыз, аларга хәзер сүз дә әйтеп булмый, демократия... Теге конкурска әзерлән, бу олимпиаданы онытма, юкса, квалификация тәтемәячәк, анысы тәтемәсә, хезмәт хакы шуңа бәйле...

Оптимизация

Хезмәт хакын яңача билгеләү тәртибе — укытучылар арасында иң зур ризасызлык тудырган яңалыкларның берсе. Аны нәкъ менә “Укытучы елы”ның иң шәп “бүләге” дип тә атарга буладыр. Андый “бүләкләрне”ң нәкъ менә шушы ел шау-шуы астында ясалуы укытучылардан көлүнең иң мәсхәрәседер, мөгаен. Мәктәпләрне балалар санына карап финанслауга күчүне ничек кенә аңлатырга тырышмасыннар, бу — бик мәкерле һәм куркыныч юлларның берсе. Мин монда, әлбәттә, ил халкының 40 проценты авылда яшәүче Русияне, авыл мәктәбен күз уңында тотам (шәһәрләрдә бөтенләй башка хәл-шартлар, башка проблемалар).

Ел саен Русиядә фәлән мең авыл юкка чыга, дип лаф орган булабыз. Ә ул авыллар, иң беренче чиратта, клуб бикләнгәнлектән түгел, юллар начар булганлыктан да түгел, хәтта газ кертелмәгәнлектән дә түгел (болары элек тә булмады, яшәделәр, шөкер), ә мәктәп ябылудан бетә, таркала. Оптимальләштерү (сүзен дә таптылар!) бетерә авылны. Финанс кризисы булмагае чурт булсын, ләкин бу гына мәктәпләрнең тулыдан — тулы булмаган урта белем бирү мәктәбенә үзгәртелүен, аларының, үз чиратында, башлангычларга калдырылуын, ә башлангычларының бөтенләй ябылуын һич акламый. Нинди генә авыр заманнар булмаган, хәтта сугыш вакытында да моңа бармаганнар! Чөнки мәктәпнең авыл тоткасы булуын аңлаганнар, моңа гына башлары җиткән.

Әлбәттә, 90нчы еллардагы демографик кризис, балаларның аз тууы нәтиҗәсен, җимешен бүген татыйбыз. Алай дисәң, ул еллардагы хәл-шартларны да, демографиягә суккан сәбәпләрне дә булдыксыз ил җитәкчелегенең уйланылмаган сәясәте китереп чыгармадымы ни, әллә моңа халык үзе гаепле? (Хәер, ул темага кереп китсәң, тиз генә урап чыгарлык түгел, шуңа монысын башкаларга калдырыйк). Дөрес, акланмаган чыгымнарны киметү кирәк, беркем дә 3 укучысы булган мәктәптә 23 кешедән торган коллектив тотуны акларга тырышмас. Ләкин шау-шу астында ул оптимальләштерүне абсурд дәрәҗәсенә җитештерергә безгә куш инде!

Беренчедән, штат кыскартуны алып карыйк. Әлбәттә, кайбер мәктәпләрдә бер үк белгечлек алган укытучылар артык күп булып китә. Шул ук филологларны гына алсак та, алар арасында телчеләр, әдәбиятчылар бар. Булган сәгатьләрне алар арасында да, үтелгән темаларны  һәм сыйныфларны күз уңында тотып, оптималь бүлеп була торгандыр. Әмма бер-берсенә каршы куеп, кемнәрнедер зар елатып түгел. Математикларның үз сыйныфлары бар, барысы да “мин бишенче сыйныфта гына укытам” дип чат ябышмыйдыр. (Кайбер белгечләрнең мәктәпләрдә берничә булып китүе, мондый кадрларның артык әзерләнүе да аерым һәм зур проблема.)

Икенчедән, әгәр инде штат кыскартуга тукталганбыз икән, (зур ризасызлык һәм ачу тудырачагымны алдан ук сизеп торсам да), пенсионерлар мәсьәләсенә дә тукталыйк. Күпме яшь белгечләр эшкә урнаша алмыйча интегеп йөри?! Алар меңнәрчә! Ә бит боларның бер сәбәбе теге яисә бу белгечлек буенча артык кадрлар әзерләү түгел, ә нәкъ менә пенсионерларның мәктәпкә чат ябышып ятуы! Мин, шәхсән, андыйларны гомумән аңламыйм. Аңларга тырышам, әлбәттә, дөньясына җитми, дөнья куарга кирәк. Ләкин алар да үзләренең яшь белгеч булып кайткан чакларын исенә төшерсен иде. Шул чакларында мәктәп ишекләрен борын төбендә шапылдатып ябып куйган булсалар, нишләрләр иде икән? Әнә, хокук саклау органнарында, хәрбиләр арасында синнән сорап тормыйлар, яшең җиткән, выслугаң тулган икән, бар, абзый, отставкага вакытың җитте, ял ит! Гомумән, бөтен җанын-тәнен биреп эшләгән укытучының пенсия яшендә дә яшьләр белән беррәттән һәм яшьләрнеке кебек үк көч-дәрт белән эшләрлек рәте кала микән? Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, 15-20 елдан соң аларның күпчелеге инерция буенча гына йөри.

Юк, укытучым, мин “Зирәк карт” дигән татар халык әкиятен дә яхшы хәтерлим, сезнең тормыш һәм эш тәҗрибәгез алдында баш иям. Беркем дә сезне списать итеп, тормыш читенә чыгарып ыргыту турында сүз алып бармый. Монда сүз пенсия яшенә җитү һәм, тыйнаклык белеп, вакыты җиткәч яшьләргә юл бирү турында бара. Ә нәрсә, ул яшь хезмәттәшләрегез, сез мәктәптән китәргә теләмичә чат ябышып ята дип, эшсез картаерга тиешмени? Алар да бит, кайчандыр сез белем алып һәм канатланып кайткан кебек, шушы изге эстафетаны кабул итәргә  дип ашкынып кайткан, алар да якты уй-хыяллар төзегән, аларның да балалар укытасы, самими күңелләренә мәрхәмәтлелек орлыклары саласы килә... Картаясы килми, билгеле, күңел һәрвакыт яшь, ә заман, игътибарлырак карасаң, инде үзгәргән, аның белән  бергә яшь буын да, мәктәп тә, мәгарифкә таләпләр дә үзгәргән...

Башкортстан Мәгариф министрлыгыннан алынган мәгълүматларга ярашлы, узган уку  елында республика мәктәпләрендә укытучылар саны 44 408 кеше тәшкил итсә, шуларның 4296сы — пенсионерлар. Саннарны түгәрәкләбрәк алсак, 10 проценты. Бу исә 4300 тирәсе яшь укытучы бүген дипломына карап утырырга, яки яраткан укытучылары юлыннан китеп, аларның һөнәрләрен сайлаганына үкенеп утырырга мәҗбүр, дигән сүз...

Пенсиядәге укытучыга, аларның актив тормыш рәвеше алып барырга бик-бик теләгәннәренә башка эшләр дә җитәрлек. Мәсәлән, репетиторлык белән шөгыльләнеп, бу эштән аерылмыйм, тәҗрибәмне, аң-белемемне яшьләргә бирүемне дәвам итим дигән кешегә мөмкинлекләр хәзер күп.

Ах, БДИ, БДИ...

Илнең мәгариф системасын үзгәртеп корулар, Көнбатыштан һәм Америкадан үрнәк алабыз, дип, совет елларындагы иң камил, иң алдынгы һәм бөтен дөньяда танылу алган системаны ватып-җимерүләр нәтиҗәсендә безнең чынбарлыгыбызга килеп кергән иң юньсез башлангычларның берсе булды ул БДИ. Элек һәр сыйныфта утызар-кырыгар бала утыра иде, ләкин бүгенге кебек надан түгелләр  иде. Хәзер әнә 7-8 генә бала, рәхәтләнеп  укыт, элита мәктәпләрендәге кебек һәрберсе белән аерым шөгыльлән! Юк шул, моның өчен укытучыда стимул юк, ул стимулны үтерделәр. Мөнәсәбәт нинди — укыту шундый. “Син, хөкүмәт бабай, миңа түләгән булып кыланасың икән, мин дә укыткан булып кыланам”, ди мөгаллим. Хәер, боларын югарыда язып үттек. Ә бит яхшы түләнгән элита мәктәпләрдә чыннан да укыталар, андый мәктәпләрдә укытучы да укучысы алдында эчен әйләндереп чыгарырга әзер. Шул ук БДИга да ул укучысын яхшы әзерлек белән алып килә.

Ә авылларда, район үзәкләрендә? Ул БДИны инде ничек кенә каһәрләмәделәр, шул БДИ аркасында илнең әле бер, әле икенче төбәгендә ничәмә-ничә укучы үз-үзенә кул салды, күпмесе чиргә сабышты, күпмесенең бөтенләй “матчасы китте”. Ул БДИ укучыларны беренче сыйныфтан ук куркыту коралына әверелде, “БДИ” дигәннән мескен сабыйлар дер калтырап тора, “Директорга алып керәм!”, “Әти-әниеңне мәктәпкә чакыртам!” диюләрнең тәэсире нуль! Ә БДИ? О, БДИ! Чынында исә ул БДИ, кайбер фәннәрдән тыш, укучының белем дәрәҗәсен бөтенләй диярлек чагылдырмый. Гомумән, бу язмадагы кайбер фикерләрне барлык укытучылар да үзенә алырга ашыкмасын, әлеге очракта да мин чыннан да төпле белемле укучыларга яла ягарга ашыкмыйм, шуңа да андыйларга сүзем  юк. Ә менә элек урта мәктәптән соң югары уку йортларына ничек итеп ришвәт биреп кергән булсалар, бу әле дә дәвам итә. Элек бөтен ришвәт вуз преподавательләренә китсә, хәзер акча төртүләрнең бер өлеше БДИга, ягъни мәктәп укытучыларына “тама” башлады. “Бер өлеше” дидем, чөнки хәзер ялланган вуз преподавательләре десанты районнарга килеп төшә!

О-о, район үзәкләрендәге  мәктәпләрдә БДИ фәненнән имтихан тапшырган көннәрне сез күрсәгез икән! Мәхшәр! Андый көннәрне үзе күргән кеше шәп бер трагикомедия яза алыр иде, билләһи! Көләрсең дә, еларсың да. Хәлле ата-аналар яллаган башкала вузлары укытучылары килү беркем өчен дә сер түгел хәзер, БДИны алар килеп эшләп бирә. Мәктәпләр янында кем генә бөтерелми андый көннәрдә! Ишек төбенә милиционер бастырып куйган булалар. Ул мескен нишләсен, үзенеке булмаса, берәр туганының баласы БДИ тапшыра, туган-тумачасы, кода-кодачасы килә. Ул флешкалар тәрәзәләрдән оча, мин сиңайтим, кесә телефоннары Интернетка керә (хәзер халык башлы!). Әлеге флешкаларны тиешле кешесенә тапшырган өчен аерым түләү, аерым такса каралган... Мәктәп яны куаклыкларында ноутбук белән коралланган компьютерчылар утыра... Сөйләп кенә бетерерлек түгел, малайкаем! Әйтәм бит, мәхшәр!

Иң үкенечлесе — боларның һәммәсен балалар, укучылар, чыгарылыш сыйныфлар күреп тора. Өлкәннәрнең ничек яшәвен, дәүләтне ничек алдауларын, кайсы укытучының ничә мең сумга сатылганын, кайсы югары уку йортлары преподавательләренең комсызлыгын, комагайлыгын күреп тора. Күреп тора һәм үзенә нәтиҗә ясый...

Профориентация

“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез — көн күрмәс!”, ди безнең халык. “Кем булырга?” дигән сорауга без балачактан җавап табарга тырышабыз. Башта алар, әлбәттә, хыял гына була. Без бәләкәй чакларда космонавтлар зур почетта булгач, аларның фотосурәтләре зур гәзит битен тутырып килгәч, безнең өйдә аларның портретлары стенада тезелеп тора иде. Үземнең “Мин үскәч Шаталов булам!” дип йөргәнемне бераз хәтерлим. Хәзер әнә космоста кем йөргәнен дә белмибез, берсе китә, берсе кайта...

Түбәнрәк сыйныфта укыган бер малай, барысын да шаккатырып, “Мин үскәч шпион булам!” дип йөрде. Шпион да булмады, “Шпик” дигән кушаматы гына калды. Ләкин авылда шау-шуны шпионнардан ким ясамады...

Болары — балачак хыяллары. Ә булачак һөнәр турында ныклы рәвештә  без ничәнче сыйныфта уйлана башлыйбыз соң? Авыл баласы (мин бу очракта, нигездә, авыл мәктәбен күз уңында тотам) үскәндә нинди һөнәр  ияләрен күрә? Алар — тракторчы, шофер, укытучы, сатучы, сыер савучы, терлекче, көтүче һәм... бетте дә! Ул дөньяда башка һөнәрләр дә барлыгын белми дә үсә! Әлбәттә, без яшьрәк чакларда профориентациягә охшаш чаралар оештырыла иде, ләкин анысы да, хәзергечә алсак, 9нчыны һәм 11нчене тәмамлар алдыннан. Әмма бу вакытта инде соң була! Бу эшне күпкә иртәрәк башларга кирәк. Минем кулдан килсә, мин төрле-төрле һөнәр ияләре, аларның эше, андагы кыенлыклар (монысы да бик мөһим) һәм шатлыклы мизгелләрне дә кертеп, бу һөнәрнең җәмгыятьтәге әһәмиятен аңлатып, документаль фильмнар циклы әзерләп, аларны 5нче сыйныфтан ук һәр мәктәптә еллар дәвамында күрсәтер идем.

Икенчесе. Без еш кына, бигрәк тә яз айларында, төрле уку йортларында “Ачык ишекләр көне” үткәрелү турында ишетәбез. Болары да бик кирәк, хәтта ешрак та кирәк, әмма әлеге форматта түгел. Һәм анда бүген-иртәгә мәктәп тәмамлау алдында торучыларны гына чакыру дөрес түгел. Бала аннан теория  генә күреп кайта, шунлыктан әлеге һөнәргә бик җиңел-җилпе карый. Профориентация эшенең икенче этабы кырда-басуда, фермада, предприятиедә, завод-фабрикаларда, әлеге һөнәр иясе янәшәсендә үткәрелергә тиеш. Үсмер әлеге профессиянең бөтен авырлыгын да, пычрагын да, җаваплылыгын да тойсын һәм күрсен. Шул чагында гына аның теге яисә бу һөнәрне сайлавы уйланган, җитди булачак.

Ә бүген без нәрсә күрәбез? Төрле фикер өйрәнү нәтиҗәләреннән күренүенчә, банкир яисә юрист, менеджер яисә чиновник булырга теләүчеләр баштан ашкан.  Искә алсагыз, берсе дә эшче һөнәрен сайламый, күпчелеге, теге авыл баласы кебек, башка төрле һөнәрләр барлыгы турында белми дә. Арытаба шушы фикерне үстерсәк, яшь белгечләрнең эшсез йөрүе, үз белгечлеге буенча эшкә урнаша алмавы турында зар елаулар башлана. Нигә шулай? Чөнки ул бала югары уку йортына  кергәндә (дөресрәге, әти-әнисе керткәндә) булачак  һөнәре турында бернәрсә дә аңламый. Укый-укый аңлый да бит, ләкин инде соң була. Аннары үзләштергән һөнәреннән укыганда ук суына башлый, илке-салкы укуын дәвам итә. Нәтиҗәдә, аның яшь белгечлеге, әзерлек  дәрәҗәсе дә шул чама гына була. Ә андый “белгеч”не бер җирдә дә колач җәеп каршы алырга тормыйлар. Һәм менә теге “ябык боҗра” ябылды, килеп терәлдек түгелме?

Шундый ук белгечләр теләсә нинди вузда укучылар арасында да җитәрлек. Андый инфантиль, ягъни гәүдә үстереп тә акыл кермәгән үсмерләр 11нче сыйныфны тәмамлаганда да әти-әнисенең “Кем буласың килә, балам, кайда укырга телисең?” дигән соравына җилкә сикертеп утыра. Аннан шул бәлтерәгән башы белән укырга китә. Кеше арасында әти-әнисе “Балам фәлән-фәлән вузда укый”, дип сөйләгән була булуын, ләкин ул бала үзе сайлаганмы соң ул уку йортын? Сайлый сиңа, пычагым! Андыйлар сирәк булса да бар, әлбәттә, ләкин калганнарын әти-әнисе кайсы вузга “тыга” алган, шунда укып йөриләр. Укып чыккач инде, югарыда язганымча, ул эшсезләр армиясен арттыра, урнаштырсалар да эшен яратмый, бәргәләнә, эштән китә, тормышта үз урынын таба алмый җәфалана.

Боларның һәммәсенең дә башы нәрсәдән килә — нәкъ әнә теге вакытта, баланың сәләтен һәм кызыксынуларын ачыклап, аңа һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирә белмәүдән. Ягъни, бөтен гаеп, я булмаса ул гаепнең төп өлеше — бездә, өлкәннәрдә. Олы-олы абзыйларның юньле, аңлаешлы, төпле мәгариф системасын оештыра белмәвендә. Шушы эшләрне оештыру өчен җаваплы җитәкчеләрнең, чиновникларның үз булдыксызлыгын танудан куркып, халыкның һәм балаларның башын бутавын дәвам итүдә. Ничә еллар буена шул мәгариф системасын болгаталар, тегеләй итеп караган булалар, болай кыландыралар. Нәтиҗәдә, укытучыларны да зар елаталар, әти-әниләрне дә каңгырталар, балаларның да башын бутыйлар.

Капитализм, базар шартларында яшибез, дибез. Әйдәгез берәр төрле товар җитештерүче теләсә нинди предприятиене алып карыйк. Көннәрдән бер көнне аның җитештергән продукциясе сатылмый башласа, үтмәс товарга әверелсә, аның хуҗасы нишли? Теләсә нинди нормальный хуҗа ул товар җитештерүне икенче көнне үк туктата! Ә инде складта ятканнарын вата, җимерә, яңадан ясый, камилләштерә. Ә безнең бүгенге мәгариф системасы, аның һөнәри белем бирү тармагы  үзенең беркемгә дә кирәкмәгән шундый товар чыгарып ятуын күрмимени?! Продукциясе үтмәс товарга әверелгәнен аңламыймы әллә? Аңлый, әлбәттә, ләкин нәрсәнедер үзгәртергә кулыннан килми. Яисә теләми. Әгәр беренчесе икән, әгәр мәгариф өлкәсендәге чиновниклар үз эшләре нәтиҗәләренең җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирмәвен аңлап та яңалык кертүгә сәләтсез икән, ул очракта шулкадәр армияне нигә тотарга? Әгәр икенчесе, әгәр яңача эшләргә теләмиләр икән — бигрәк тә. Эшләргә теләүчеләр табылмас микәнни?

Шул ук авыл хуҗалыгы тармагын алсак, инде ничәмә ничә еллар буена бер балык башын чәйнәү дәвам итә: белгечләр күп әзерләнә, ләкин берсе дә авылга эшкә кайтырга атлыгып тормый, диләр. Элек яшәп килгән тәртипкә дәүләт исәбенә укыгансың икән, белгечлегең буенча кимендә өч ел эшләргә рәхим ит дигән тәртипкә — кайтырга кем комачаулый? Бәлки шул еллар эчендә әлеге белгечләр шул авылга “беркеп” тә калыр иде. Бүгенге капиталистик дөньяда һәрнәрсә өчен түләргә кирәк. Син дә, яшь белгеч, әгәр бюджет бүлегендә укыгансың икән, сине укыткан дәүләт алдындагы бурычыңны түләргә өйрән. Әнә шул вакытта укуыңның да кадерен  белерсең, әнә шул вакытта теләсә нинди уңышка хезмәт аша гына ирешеп булуын да аңларсың, әнә шул вакытта гына син хокукларың гына түгел, җәмгыять алдында бурычларың да барлыгын аңларсың.

Эшче һөнәрләр үзләштерүчеләрнең кимүе дә соңгы елларда әнә шушы югарыда язылганнарның һәрберсенә барып тоташа. Беренче карашка алай тоелмаганнарының да җеп очы, төптәнрәк уйлап карасак, кешенең мәктәп еллары, һөнәр сайлавы, башлангыч, урта яисә югары һөнәри белем алуына килеп бәйләнә. Фикеребезне дәвам итсәк, соңгы вакытта эшче һөнәрләрне сайлаучыларның кимүе, азрак эшләп, күбрәк акча алырга омтылучыларның артуы ил күләмендә зур проблемага әверелде. Бу хакта быел гына да ил Президенты Дмитрий Медведев та, Премьер-министр Владимир Путин да, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та үз фикерләрен берничә тапкыр белдерделәр. Аеруча  республикабыз башлыгының эшче һөнәр үзләштерүче егетләр һәм кызлар янында лицей-колледжларда еш булуы хакында “Кызыл таң”да еш яктыртылды. Шунысы аеруча куанычлы: җитәкчелекнең бу очрашулары эзсез генә үтмичә, аның тиешле  норматив-хокукый документлар кабул итүгә, аерым программалар, атап әйткәндә, “Һөнәри белем бирүне үстерүнең яңа концепциясе”н кабул итүгә этәргеч бирүе өмет уята. Әлеге концепциянең белгечләр әзерләү сыйфаты белән хезмәт базарындагы ихтыяҗ арасындагы тигезсезлекне бетерүгә юнәлтелүе күптән сөйләнелгән, күптән көтелгән адым булмакчы. Шушы мәсьәләләр тикшерелгән хөкүмәт утырышларының берсендә Рөстәм Зәки улы болай дип белдергән иде: “Безнең белем бирү системасы бүгенге икътисадта таләп ителүче белгечләрне күпләп чыгаруга әзер түгел. Кызганычка каршы, әлегә ул уку йортын тәмамлагач, яңадан укыту кирәк булган белгечләр әзерли. Хәлне үзгәртү өчен хезмәт базарында, белем бирүдә катнашучыларның барысының да көчен бергә туплау таләп ителә. Министрлыклар, ведомстволар, эш бирүчеләр, җәмәгатьчелек һәм, табигый ки, уку йортлары үзләре бердәм эшләргә тиеш”.

Бердәм эшләргә тиеш, дигән сүзләр белән, әлбәттә, күпчелек килешәчәк. Килешәчәк тә... тагын ул эшкә читтән генә баш кагып, карап торачак. Шуңа да Президент ул бердәм эшләүнең юлларын ачып сала: “Кадрларны укытуда, программалар әзерләүдә катнашыгыз, практика үтүне оештырыгыз, үз белгечләрегезне лекцияләр укырга җибәрегез”. Президент сүзләренә караганда, тормыш таләпләренә ярашлы белем бирү системасы булдыру мәсьәләсе бүгенге Башкортстан өчен бик мөһим. Әгәр дә ул хәл ителмәсә, республика “чимал бирүче төбәккә” әверелергә мөмкин.

Ә үзең соң, укытучым?

Билгеле булуынча, киләсе елда илебездә “Безнең яңа мәктәп” башлангычы гамәлгә ашырыла башлаячак. Ул яңа буын стандартларына күчүне, сәләтле балаларга ярдәм итү системасын, шулай ук укытучылар өчен әхлакый һәм матди дәртләндерү чаралары системасын булдыруны күз уңында тота. Бу яңа башлангыч мәктәп укучыларына нәрсә  бирәчәк? Беренчедән, мәктәптә укыганда ук сәләтеңне ачу, тормыштагы көндәшлек шартларында үз урыныңны табу, сәләтле балаларны ачыклап, аларга ярдәм итү юлларын ачыклау һәм башкалар. Һәрвакыттагыча, күреп торуыбызча, бик дөрес һәм бик матур сүзләр. Ләкин, ничек кенә боргаланмыйк, мәктәптә төп урынны, хөрмәтле укытучы, син алып торасың. Шуның өчен дә югарыдагы матур максатлар, иң яхшы, алдынгы һәм заманча эшләүче укытучыларны тиешле хезмәт хакы белән  дәртләндермичә, аны сүз башымдагы мәсхәрәле мескенлектән коткармый торып, шул ук вакытта үткән буын, искечә карашлы педагогларны лаеклы ялга озатып, алар урынына яшь һәм  заманча белемле, иң мөһиме — чын-чыннан җиң сызганып эшләргә теләүче белгечләрне җәлеп итмичә тормышка ашмаячак.

Күптән түгел Уфада “Хәзерге белем бирү процессы: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар” дигән темага багышланган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үтте. Анда илебез мәгарифе берләшмәсенең бик күп күренекле вәкилләре катнашты. Шунда Квалификацияне күтәрү һәм мәгариф хезмәткәрләрен һөнәр буенча яңадан укыту академиясе ректоры Эдуард Никтинның әйткән сүзләре игътибарга лаек дип уйлыйм. Ә ректор, мәгарифнең  төп эчтәлегенә тукталып, игътибарны “Мәктәптә нәрсәгә укытырга кирәк?” дигән сорауга үз җавабын бирде. “Укырга өйрәтергә кирәк, — диде ул. — Фикерләргә, анализ ясарга, чагыштырырга, нәтиҗә чыгарырга, үз язмышыңны үзең хәл итәргә өйрәтергә кирәк. Без эшчәнлегебез нәтиҗәләре өчен әхлакый, рухи, кешелеклелек, гражданлык дәрәҗәсендә җаваплыбыз. Балалар яңа  шартларга яраклашырга өйрәнергә тиеш. Күпләр, тормыш үзе өйрәтә ул, ди. Юк, өйрәтми! Аны без — белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре өйрәтергә тиеш. Шуңа бүген нәрсә эшләү турында түгел, ничек эшләү турында сүз алып барырга кирәк”. Менә шушы сүзләрне куен дәфтәреңә күчереп язып куй, хөрмәтле укытучым. Син аны һәркөн иртән күзгә чалынырдай урынга язып куй.

Сүземнең ахырында, укытучым, сиңа да бераз үпкә сүзләрем бар. Беренчесен, киңрәк һәм җитдирәк өлкәдәгесен алып карасак, республика Президентының Хөкүмәт утырышында югарыда әйткән сүзләрен искә төшерик. Анда, яңа концепциягә караш белдереп, Рөстәм Зәки улы хәлне үзгәртү өчен берлектә эшләргә чакыра. Бу эштә укытучылар иң беренче чиратта актив катнашырга тиеш. Менә шушы юнәлештә син берәр адым ясадыңмы әле? Хәзер һәр укытучыда булмаса да, һәр мәктәптә Интернетка тоташтырылган компьютер бар. Әллә син аны һаман текст җыя торган машинка урынына гына файдаланасыңмы? Шул компьютердан РОНО, министрлык сайтына кереп караганың, Башкортстан Президенты блогына үз фикереңне язып җибәргәнең бармы?

Күптән түгел Русия Дәүләт думасы “Мәгариф турында” яңа закон проектын рәсми сайтка фикер алышуга чыгарды. 1 декабрьдән анда һәркемнең фикере, төзәтмәсе, тәкъдиме кабул ителә һәм бу эшчәнлек 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бу сайтның форумында беренче көнне үк йөзләрчә, хәзер инде меңнәрчә тәкъдим теркәлде. Шуңа да минем Башкортстан укытучысыннан сорыйсым килә: ил укытучылары фикерләре һәм тәкъдимнәре арасында синең дә тәкъдимең бармы? Әллә инде син һаман да башка укытучылар язганны, тәкъдим иткәнне көтеп утырасыңмы? Республикадан бүгенге көнгә ничә укытучы яңа закон проекты белән танышып, аңа үз карашын, мөнәсәбәтен белдерде икән? Кайчанга кадәр син элеккечә пассив булып, читтән карап торучы булып калырга җыенасың? Әгәр үз хәлең турында үзең әйтергә, кычкырырга җыенмыйсың икән, синең елап, зарланып, шыңшып йөрүеңнән ни файда? Әйе, 9 гыйнварга укытучыларның Бөтенрусия ризасызлык акциясе игълан ителгән. Әлеге вакытта сезне төрле премияләр белән җайларга һәм майларга тырышалар. Чираттагы “пилюля”ны йотып, калҗага риза булып, тынычланырга җыенасыңмы? Синең бүгенге гражданлык позицияң нинди?

Шушы ук сорауларны, икенчедән дип, бүген син эшләгән педагогик коллектив дәрәҗәсендә дә дәвам итәргә мөмкин. Үз абруеңны элекке биеклегенә күтәрүне, бәлки, үзеңнән башларга кирәктер? Бу хакта да сүзне озак дәвам итәргә булыр иде, җитеп торыр. Әмма “Укытучы елы” уңаеннан булса да болар хакында уйлану бер дә зыянга булмас иде. Әйдәгез уйлашыйк, бөтен ил күләмендә аерым бер һөнәр — “Укытучы елы” игълан ителү барысына да тәтеми. Димәк, бу өлкәдә  чыннан да кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр күп җыелган. Менә шундый хәлләр, укытучым.

Бүгенге язмам бик күпләргә, бәлки, кырку, кискен тоелыр. Гафу ит, укытучым. Әгәр дә мин сине хөрмәт һәм ихтирам итмәсәм, яратмасам, әгәр мин югарыда күтәрелгән проблемаларга битараф булсам, мин боларны язып та тормас идем.

Фәнис ГӘРӘЕВ,

 “Кызыл таң”.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»