18.12.2010 - Җәмгыять

Мәдәниятле Әхмәт

Фәридә Әхмәтҗанова белән Илсөяр Саттарова.Ап-ак декабрь киче. Сәгать кичке тугыз. Акрын гына туган авылымның мәдәният йортына таба атлыйм. Яшьлегемнең иң яшел чагындагы күңелле мизгелләре үткән клуб ишеген ачам... Минем үсмерлек елларындагы буявы кубып барган, калтырап торган агач ишек түгел инде бу, ап-ак, заманча, евроишек. Мәдәният йортының эче дә ялт итеп тора, күптән түгел бик яхшы ремонт эшләнгән. Моңсу карашымны дискотека залына ташлыйм. Ябык әле ул. “Балалар вакыты” бит, яшьләр соңрак җыела. Ачылса да, анда хәзер башка моңнар, башка яшьләр...

Күңелгә бик якын һәм таныш баскычлар буйлап икенче катка күтәреләм, китапханәгә керәм. Керәм һәм соклануымны яшерә алмыйча, бер минутка тын калам. Әле быел май аенда гына ачылган, Кушнаренко районындагы икенче, республикада илле бишенче заманча модельле китапханә бу. Мине ачык елмаеп, Әхмәт авылының мәдәни тормышын оештыручы кешеләр — китапханәче Фәридә Әхмәтҗанова белән мәдәният йорты мөдире Илсөяр Саттарова каршы ала. Алар белән эшләре, уңышлары һәм хәл ителәсе мәсьәләләр хакында сөйләшә башлыйбыз.

Модельле китапханә, әлбәттә, элекке гади китапханәдән бик аерыла. Биредә китап фонды уналты мең данә тәшкил итә, шуның биш йөзе быел кайтарылган. Компьютерда шөгыльләнергә, Интернетка керергә мөмкинлек бар. Өлкәнрәк буын басма әсәрләрне өстен күрсә, яшьрәкләр заманча техниканы үз итә. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен дә матур почмак булдырылган. Аны җиһазлауда район депутаты Альберт Әхмәтшин ярдәм күрсәткән. Өстәвенә, Фәридә Әхмәтҗанова “Батырлык — мәңгелек” проектында катнашып җиңү яулаган һәм йөз мең сумлык грантка лаек булган. Бу акчага мәдәният йортына компьютер, телевизор, фотоаппарат, принтер, видеокамера һәм башка кирәк-ярак алынган. Лаеклы хезмәтнең нәтиҗәсе булып, китапханәдә патриотик тәрбия үзәге ачылган. Шулай да китапханәдә урысча һәм башкортча китапларга караганда татарча китаплар күпкә азрак һәм яңалар да бик кайтмый икән. Ә китапханәгә йөрүче 701 кеше арасында нәкъ татарча китапларга ихтыяҗ зур бит!

Әйе, китапханәгә халык чагыштырмача күп йөри. Биредә бик еш һәм даими рәвештә һәртөрле кичәләр дә үтеп тора. Фәридә Әхмәтҗанова җитәкләгән “Айгөл” хатын-кызлар клубы бик уңышлы эшләп килә. Аена бер тапкыр дәресләр, сөйләшүләр үткәрелә.

Авылдагы барлык мәдәни тормыш мәдәният йорты белән китапханә өстендә. Күптән түгел генә бик матур итеп Әниләр көнен билгеләп үткәннәр, Шәҗәрә бәйрәме үткәргәннәр.

— Быел Хәй Вахитның “Талак, талак, талак!” әсәрен сәхнәләштереп, районда беренче урын алдык. Шулай ук концерт куеп та районда беренче булдык, — ди Илсөяр Саттарова. — Әхмәт авылы халкы бик талантлы, бездә унөч түгәрәк уңышлы эшләп килә: драма түгәрәге, баянчылар ансамбле, бию түгәрәге, “Умырзая” вокаль ансамбле, “Сердәшләр” фольклор коллективы...

Тик шунысы күңелне кыра: өздереп баянда уйный белүче баянчылары булган авыл клубында... бер генә баян да юк. Ансамбльдә катнашучылар кайсы каян таба, яки шәхси баяннарын алып киләләр. Өздереп халык биюләрен биючеләр өчен дә клубта бер генә милли кием дә юк. Чыгыш ясаганда алар район мәдәният йортына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр...

Әлбәттә, быел модельле китапханә ачылу уңаеннан районның мәдәният бүлеге тарафыннан зур ярдәм күрсәтелгән: моңа кадәр түбәсеннән су үтеп торган авыл клубына яхшы ремонт эшләнгән, кайбер җиһазлар алынган. Шулай да барлык мәсьәләләр дә хәл ителеп бетмәгән әле. Яңа ел теләкләре итеп биредә китапханәгә татарча китаплар, клубка милли киемнәр, уен кораллары, ә авылга яшь белгечләр кайтуын телиләр.

— Әхмәттә талантлы кешеләр бик күп. Тик алар урта, өлкән һәм пенсия яшендә. Чараларда катнашырга чатнап торучы яшьләр җитми. Үткән ел ике яшь укытучы кайткан иде, авылның мәдәни тормышы гөрләп китте. Ләкин быел алар авылдан китте. Штат кыскартылу сәбәпле, клубның сәнгать җитәкчесе дә юк хәзер. Ә ул эшне бер яшь, дәрт-дәрманлы кеше башкарса, ничек әйбәт булыр иде! — ди Илсөяр Марс кызы. — Менә Яңа ел бәйрәме якынлаша. Бу көнне клубта, һәрвакыттагыча, алма төшәр урын да булмаячак. Безнең алда зур бурыч — Кыш бабай белән Карсылу роленә яшь кешеләр табарга кирәк...

Ә без Яңа елда чын Кыш бабайның Әхмәт клубындагы барлык мәсьәләләрне хәл итүен, биредәге мәдәни тормышның тагын да гөрләбрәк торуын телик.

Ләйсән ЯКУПОВА.

Кушнаренко районы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»