18.12.2010 - Җәмгыять

“Җитди эш башлагыз, ниһаять!”

Республиканың Наркотикларга каршы комиссиясе Башкортстан Президенты указы белән 2007 елның ноябрендә оештырылган иде. Бу очраклы түгел, нәкъ шушы елда республикада наркотик кулланучылар һәм наркомания белән авыручылар саны 9,3 процентка артты, 2008 елда алар — 1,3, ә былтыр тагын 11,8 процентка күбәйгән. Бүген республикада рәсми исәптә 5627 наркоман теркәлгән, бу сан узган елдагы белән чагыштырганда 3,4 процентка югары, шулай ук бездә өч меңгә якын наркотик кулланучы яши.

Без чын саннарның бик күпкә артык икәнен беләбез. Хәзер рәсми күрсәткечләрне бишкә түгел, унга тапкырларга вакыт. Бу зәхмәт тамыр җәйгәннән-җәя, күрелгән чаралар тиешле нәтиҗә бирми. Кичә Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә узган комиссия утырышында сүз, нигездә, республикада наркотикларга каршы алып барылган көрәш чараларын катылату турында барды. Бу афәттән аеруча зыян күргән Белорет һәм Салават шәһәрләрендә наркотикларга каршы эш торышы һәм шушы юнәлештәге программаларны үтәү турында чыгышлар тыңланды.

Белорет районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Владислав Миронов сүзләренә караганда, төбәктә махсус программа кабул ителгән һәм уңышлы эшләп килә. Бүген биредә 73 наркоман һәм   наркотикларны вакыты-вакыты белән кулланучы 60 кеше исәптә тора.

— Бигрәк тә шәһәрдә дезоморфин таралу хафага сала. Аларны үсмерләр һәм яшьләр аеруча күп һәм теләп куллана. Агуны киндераш үсемлегеннән ясаучылар да бар. Арзанлыгы, җиңел табылуы һәм әзерләнүе белән кызыктырып, наркоманнар үз сафларына көннән-көн күбрәк кешеләрне җәлеп итә. Бу исә җинаятьчелек үсүенә дә уңай йогынты ясый. Былтыр наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 150 җинаять теркәлсә, быел унбер ай эчендә  бу сан 170кә җиткән, — диде хакимият башлыгы.

Арзан дарулардан эшләнгән дезоморфин тозагына эләккән һәркемнең бер-ике ел эчендә коточкыч газапларга дучар булып үлүе турында сөйләп-язып торабыз, балаларыбызны кара җир куенына салып торабыз. Бернинди контроль юклыктан файдаланып, аны сатуны көннән-көн арттыралар. 2005 елдан алып республикада бу препаратларны сату 50 тапкыр арткан, былтыр гына аптекалар аларны 130 миллион сумлык реализацияләгән. Югыйсә, ютәл үләте дә төшмәгән бит Башкортстанга.

Салават җинаятьчелек торышы буенча имин шәһәрләр исемлегендә йөрми. Моңа биредә дүрт ябык учреждение (колонияләр) урнашуы да, аннан иреккә чыгарылучыларның күп очракта шушында  төпләнеп калуы да, шәһәр яныннан наркотрафик  юлы үтүе дә сәбәпчедер. Шуңа наркомания биредә ныклы тамыр җәйгән. Шәһәр хакимияте башлыгы Радик Бохәрмәтов укучылар, яшьләр арасында үткәрелгән чаралар турында бәян итте, тәкъдимнәрен әйтте.

— Сез хәвефле зонада яшисез, тәкъдимнәрегез дә катгый һәм анык булырга тиеш, — диде Президент, аның чыгышын тәнкыйтьләп. — Матур сүзләр сөйли торган җыелыш түгел бу, балаларны лагерьларда ял иттереп, җыелышлар үткәреп кенә сез проблеманы хәл итә алмаячаксыз. Чараларны билгеләгез, бюджеттан акча бүлегез ниһаять, җитди эш башлагыз!

Президент бу өлкәдә мәсьәләне катгый куеп дөрес эшли. 2008 елда республикада наркотиклар кулланганда дозаны арттырудан 315, былтыр — 198, быел 145 кеше үлгән. Соңгы җиде елда шушы сәбәпле 1748 балабызны югалтканбыз. Ә наркоманиягә юлдаш булган чирләрдән үлүчеләрнең исәбе юк. Дәүләт дәрәҗәсендә күрелгән чараларны кискенләтү күптән кирәк.

Утырышта шушы өлкәгә караган башка проблемалар да тикшерелде, комиссиянең киләсе елга эш планы билгеләнде.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»