17.12.2010 - Җәмгыять

Башкортстан — Иран: хезмәттәшлек киңәя

23 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең унсигез кешедән торган делегациясе Иран Ислам Республикасында булды. 15 декабрьдә “Башинформ”да үткән матбугат конференциясендә сүз Иранга дини-мәдәни сәфәр турында барды. Журналистлар белән очрашуга Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин, делегация җитәкчесе, Диния нәзарәте рәисе урынбасары Руслан хәзрәт Сәяхов, Русия Фоторәссамнар берлегенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Рамил Килмәмәтов, Иранның Уфадагы вәкиле Сирус Борзу, башкаланың “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов килделәр.

Мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт мондый сәфәрләрнең Башкортстан һәм Иран арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуын, ике як өчен дә файдалы булуын билгеләп үтте.

— Бу Башкортстан мөселманнарының Иранга беренче генә сәфәре түгел. Моңа кадәр без бу илдә ике тапкыр — 2007 һәм 2009 елларда булган идек, — диде Руслан хәзрәт Сәяхов. —  Делегациягә республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан имам-мөхтәсибләр, имам-хатыйблар, билгеле фоторәссам Рамил Килмәмәтов, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының башкорт филологиясе факультеты деканы Винер Шәяхмәтов керде. Сәфәрне Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Иран Ислам Республикасының Русиядәге мәдәни вәкиллеге белән берлектә оештырды.

Программаның төп өлеше Ислам дөньясының гыйльми-мәдәни үзәкләренең берсе булган Кум шәһәрендә үтә. Шәһәрнең “Җәмигъ әл-Мостафа” Халыкара Ислам үзәгендә Башкортстан делегациясе вәкилләренә Ислам дөньясындагы көнүзәк темаларга багышланган лекцияләр оештырыла. Сәфәр барышында төркем башка Ислам гыйлеме үзәкләрендә дә була, билгеле дин әһелләре: Мәзһәбләр якынаюы буенча үзәк җитәкчесе шәех Нәҗметдин Табаси, Имам Хомейни исемендәге мәдрәсәнең гыйльми төркем мөдире Мәхмүт Мараши, “Әһл әл-бәйт” халыкара ассамблеясенең мәдәният буенча җитәкчесе урынбасары Әхмәт Салих белән очраша.

Башкортстан вәкилләре өчен зур мәдәни программа тәкъдим ителә. Алар Кум шәһәрендә имам Казымның кызы Фатыйманың мавзолеенда, имам Хомейниның йорт-музеенда һәм мавзолеенда, Мараши Наджафи исемендәге кулдан язылган китаплар китапханәсендә, Тегеранда соңгы идарә итүче Шаһның сараенда, Мешхед шәһәрендә Коръән музеенда һәм имам Гали ибн Муса Риза мәчетендә була.

Башкортстан делегациясен Русия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы илчесе Александр Садовников кабул итә.

27 ноябрьдә Тегеранның “Кайтарие” паркында Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Килмәмәтовның “Башкортстан” дигән фотокүргәзмәсе ачыла. Экспозициягә Башкортстанның табигате һәм мәдәни тормышын чагылдыручы җитмештән артык фото куела. Күргәзмәне ачу тантанасында Русия илчелеге киңәшчесе Константин Алексеев һәм консул Олег Ишмөхәммәтов (ул безнең якташыбыз — Ишембайда туып үскән), парк директоры Мөхәммәт Хөсәен, Тегеран шәһәре мэриясе вәкилләре катнаша. Фотокүргәзмә Иран башкаласының мәдәни тормышында истә калырлык чара була. Рамил Килмәмәтов сәфәр турында тәэссоратлары белән бүлеште. Ул Иран турында бай фотоматериал туплап кайткан. Бу фотосурәтләр белән Уфада үтәчәк күргәзмәдә танышырга мөмкин булачак.

— Алдагы елның гыйнварыннан безнең илдән дүрт студент М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында укый башлаячак, — диде  Иранның Уфадагы вәкиле Сирус Борзу. — Без моны Башкортстан һәм Иран республикалары арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә янә бер адым буларак кабул итәбез. Якын киләчәктә сезнең республика студентлары Иран югары уку йортларында белем ала башлар дип ышанабыз.

Фәнүз НӘҖМИЕВ.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»