Җәмгыять

Авыллар элеккедән дә матуррак булачак

30 сентября

Табигать китергән фаҗигадән соң бер ай вакыт үтте. Краснокама һәм Яңавыл төбәгендә булган гарасаттан соң бер ай вакыт узды. Казаның икенче көнендә үк анда республика Хөкүмәте, муниципалитетлар, төрле министрлыклар, оешма-предприятиеләр тарафыннан ярдәм күрсәтелә башлады. Шулай ук гади халык, эшкуарлар да, йорт-курасыз калучыларның бәласен якын кабул итеп, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтте.

Көзләрдә җылыта җәй яме

27 сентября

Икмәкле дә, җырлы-моңлы да Илеш төбәге. Фидакарьлегенә олы бәя алган, тырыш хезмәт җимешләрен татыган кешенең күңеле күтәренке, җаны тыныч була. Ә эшеннән, тормышыннан канәгать булганнар матурлыкка омтыла.

Чәйләре дә шифалы судан!

25 сентября

Безнең халык элек-электән нинди дә булса зур эш төгәлләнү уңаеннан бәйрәм оештырырга гадәтләнгән. Ата-бабаларыбызның бу йоласы хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткән: язгы чәчү тәмамлангач, ямьле сабан туена әзерләнәбез, көзге муллыкта гөрләп уңыш бәйрәмнәре уза. Болары — һәркемгә яхшы таныш чаралар. Ә сезнең менә... су башнясы ачу тантанасында катнашканыгыз бармы? Шәхсән үземә мондый бәйрәмне беренче тапкыр күрергә туры килде.

Кунакларга – уңай тәҗрибә, инвесторларга – ташламалы шартлар!

24 сентября

ВДНХ-экспо комплексында XXIV “Уралстройиндустрия” күргәзмәсе ачылды.
Тантаналы чарада Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты рәисе Елена Родина, Башкортстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Камил Мансуров һәм башкалар катнашты.

“Кышкы мизгел безне куркытмый”

24 сентября

Кушнаренко районы торак-коммуналь хуҗалыгы җылыту чорына тулы әзерлек белән аяк баса. Планда каралган эшләр бүген төгәлләнү алдында.

Салкыннарда өшемәссең, бурычыңны түләсәң

24 сентября

Җылыту чоры башланырга да күп калмады. Әлегә салкын көннәрдә күпкатлы йортларда яшәүчеләр мамык шәлгә төренеп утырырга, фатирларын электр җиһазлары ярдәмендә җылытырга мәҗбүр. Беренче карашка, мәсьәләне хәл итү өчен казанлыкларны эшләтеп җибәрү дә җитә сыман. Асылда, мәсьәлә катлаулырак. Кыш якынлашса да, республиканың торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре бурычларын түләргә ашыкмый. Әйтик, бүгенге көндә түләүләрне кертмәгән өчен 24 казанлыкка электр энергиясе бирү туктатылган. Бурыч туплаган предприятиеләргә, фатир хуҗаларына карата нинди чаралар күреләчәк? Мәсьәлә вакытында хәл ителмәсә, җылыту чорында күңелсез хәлләр булмасмы? Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты каршындагы торак-коммуналь хуҗалык буенча эксперт советы утырышында сүз шул хакта барды.

Истәлекле бүләкләр үз геройларын тапты

23 сентября

Әфганстанда хәрби бәрелешләрдә катнашкан сиксәнгә якын кешегә медаль тапшырылды.

Безнекеләр – илгә үрнәк

20 сентября

Хөкүмәт йортында бер төркем фидакарьләр тәбрикләнде. Югары дәүләт бүләкләрен Президент Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов тапшырды. — Бүген бу залга еллар дәвамында республика үсешенә зур өлеш керткән һөнәр осталары җыелды. Сезнең хезмәтегез республиканы барлык төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча алдынгылар сафына чыгарды. Алар елдан-ел яхшыра. Алда торган бурычларны намус белән үтәп, сез республика халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә булышлык итәсез, — диде Сергей Александрович.
Бу көнне Илеш районы хакимиятенең архив бүлеге җитәкчесе Халә Мирфатыйхова һәм Уфа икътисад һәм сервис институты профессоры Рәфил Гарифуллин республиканың Почет грамотасына лаек булды. Халә ханым шушы вазыйфада 18 ел хезмәт салган. 32 мең документ сакланган архивның бердәнбер хуҗасы ул. Олысы да, кечесе дә ярдәм сорап аңа килә.

Менә, ичмасам, табигать могҗизасы!

20 сентября

Борай районының Каратамак авылында ун килограммлы гөмбә үскән. Телефоннан шушы хәбәрне ишеткәч, ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Табигатьнең төрле хәлләр белән кешеләрне аптыратуы яңалык түгел. Гөмбәләрнең зур булып үсүе турында ишеткәнем бар иде, әмма аның безнең якларда табылуы көтелмәгән хәл булды. Шулай да гөмбәче Марсель Закировка шалтыратырга булдым һәм ул гөмбәнең фоторәсемен җибәрде.

Тиз, уңайлы һәм заманча

18 сентября

Уфада иң зур күпфункцияле үзәк ачылды. Халыкка хәзер җир участокларын рәсмиләштерү, милкен теркәү, башка төр дәүләт хезмәтләре өчен төрле оешмаларга йөрисе һәм озаклап чират торасы түгел. Бу эшне күпчелек урыннарда күпфункцияле үзәкләр башкара. Узган җомгада Уфада шундый үзәкнең иң зур офисы ачылды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»