Мәгариф

Сүз һәм энтузиазм гына аз

11 июля

XXI гасырда Русиянең иминлеге күбесенчә кеше капиталының сыйфаты — белгечнең белемлелек, һөнәри осталык дәрәҗәсе, аның рухи дөньясының байлыгы белән билгеләнәчәк. Мәгариф системасы һәм социум кысаларында формалашучы бу сыйфатлар белем бирү эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора һәм Русиядә мәгарифне модернизацияләүдә өстенлек алырга тиеш. Икътисадның тотрыклы үсеше, көндәшлек, мәшгульлек өлкәсендәге һөнәри квалификацияне күтәрү ихтыяҗын даими билгеләүче үзгәрешләр белем бирү программаларында, дәүләт стандартларында каралган база белеменең эчтәлеген яңадан карауны таләп итә. Бу уңайдан илебездәге белем бирү сәясәтенең төп бурычы белем бирүнең югары сыйфатын, аның көнүзәк инновацион ихтыяҗларга тәңгәллеген тәэмин итүдә генә түгел, кешенең югары мәдәният үрнәкләренә җәлеп итүдә, аның фикерләвендә иҗадилыкны үстерүдә, рухи-әхлакый юнәлеш формалаштыруда.

Матур хыял канатларында

03 июля

Без килгәндә Гафури районы Яугилде мәктәбенең көн­дезге ял һәм хезмәт лагерена йөрүче балалар, иртән җиләк-җимеш бакчасында эшләп алганнан соң, стадионда футбол уйный иде. Тәр­бияче абыйлары Айнур Бурангулов аларны өйрәтеп, киңәшләрен биреп тора, уенчылар арасында кызлар да күренә.

Горурланырлык үткәне, якты киләчәге бар

28 июня

Бер гасырга якын укытучылар әзерләүче Бәләбәй педагогия колледжы алдагы чорга мөһим максатлар куя

Бәләбәй педагогия колледжы 1914 елда укытучылар семинариясе буларак ачылган. Тәүдә биредә татар һәм урыс педагогик курслар эшләсә, 1922 елда, алар кушылып бердәм татар-чуваш педагогия техникумы булдырылган. Ә Бөек Ватан сугышы башланган елларда бу уку йорты “Бәләбәй педагогия училищесы” дип атала башлаган.

Мәктәптә сынатмаганнар тормышта да сынатмас!

26 июня

Краснокама районында чыгарылыш сыйныф укучыларының проценты – медалистлар

Районда мәктәпне медальгә тәмамлаучылар балы үтте. Бәйрәмгә килгән чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да – кызлар. Алар бер-берсен инде күптәннән белә: район, республика күләмендә үткән олимпиадаларда танышканнар. Һәрберсе үзен конкурс-бәйгеләрдә күрсәтергә, танытырга өлгергән. Әйтик, Яңа Кабан мәктәбе укучысы Альбина Хәбиева — немец теле буенча Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабы призеры, шигъри һәм проза текстларын тәрҗемә итү буенча республика конкурсы җиңүчесе, немец теле, астрономия, физика, информатика буенча Бөтенрусия олимпиадаларының муниципаль этабы җиңүчесе. Сәнгать мәктәбен тәмамлаган, бик оста сурәт төшерә, искиткеч матур җырлый, фотография, компьютер графикасы белән мавыга. Альбина Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга керергә әзерләнә. — Мин беркайчан да мәктәпне алтын медальгә тәмамлау бурычы куймадым. Бары тик теләп укыдым, һәр көнне мәктәпкә ашкынып бардым. Безнең өчен җан атып торучы укытучыларыбыз һәр көнебезне, һәр дәресне кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырды. Аларга зур рәхмәтле­без, — ди Альбина. Медалистларны район хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин котлады. — Сез — районның алтын резервы. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, илебезнең иң лаеклы уку йортларында белем алып, туган якларыгызга кайтуыгызны телибез,— диде ул.

БДИ йомгаклары нәрсә күрсәтте?

15 июня

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Укучылар инде берничә атна җәйге каникулда булса да, мәгариф өлкәсенә кагылышлы бәхәсләрнең тынганы юк. Бердәм дәүләт имтиханы көтелгән нәтиҗәне бирдеме? Киләсе уку елында укучыларны нинди үзгәрешләр көтә? Әлеге со­раулар күптән түгел журналистларны матбугат конфе­ренциясенә җыйды. Һәр ата-ана баласы укырга кергәнче үк аның укуы турында уйлана башлый. Балалар бакчасына кагылышлы мәсьәләләр берникадәр хәл ителде төсле. Әмма ата-аналарны борчуга салган тагын бер мәсьәлә — бәяләр күтәрелү. Быел, мәсәлән, Уфада шәхси балалар бакчасы өчен түләү аена якынча 10 мең сум тәшкил итсә, дәүләт учреждениеләрендә 700 сум булды. — Балалар бакчасында һәркемгә урын булырга тиеш, дигәндә без андагы чиратларны гына түгел, финанс ягын да кайгыртабыз. Балалар бакчасына йөрүче сабый өчен түләү быел 800 сумнан артмаячак. Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән хатта да әлеге мәсьәләне һәрвакыт игътибар үзәгендә тоту соралган. Әлбәттә, азык-төлек хакы арту һәм башка хезмәтләрнең бәясе күтәрелү әлеге өлкәдә дә чагылачак, әмма бу чыгымнар югарыда әйтелгән суммадан артмаска тиеш. Шулай ук күпбалалы гаиләләргә каралган ташламалар да үз көчендә калачак, — дип белдерде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова. Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру чыгарылыш сыйныф укучыларын гына түгел, ата-аналарны да борчуга сала, чөнки аның нәтиҗәсенә укучының белеме генә түгел, психологик факторлар, техник база да йогынты ясый. Әлбәттә, төп фәннәрдән “өчле”дән югары бәя алмаган укучының Бердәм дәүләт имтиханында югары баллар җыюы сәер. Ләкин уку барышында югары нәтиҗәләргә ирешкән укучының имтиханда начар нәтиҗә күрсәткән очраклар да бар. Әмма тест рәвешендә үткәрелгән имтихан укучының белем дәрәҗәсен тулы ача аламы? Югары уку йорты укытучылары әлеге сорауга төрлечә җавап бирә. Алар әйтүенчә, тест-имтихан укучының фикерләү сәләтен күрсәтми. Хәтта югары балл җыйганнарның да әйтергә теләгән фикерен әйтә алмавы, сорауларга телдән җавап бирәлмәве соңгы вакытта гадәти күренешкә әверелеп бара.

Югары белемнең бәһасе югарымы?

13 июня

Башкортстан дәүләт университеты ректоры белән әңгәмә Николай Морозкин 1953 елда Мордовия АССРында туган, Мордовия дәүләт университетын тәмамлаган. 1975-80 елларда — Ленинград дәүләт университеты стажер-тикшеренүчесе. Аннары өч ел— Мордовия дәүләт университеты ассистенты, өлкән преподавателе. 1983-97 елларда Башкортстан дәүләт университеты өлкән преподавателе, доценты, кафедра мөдире. 1997 елдан университетның уку-укыту эшләре буенча проректоры. Ул — физика-математика фәннәре докторы, профессор. Русия Федерациясе югары һөнәри белем бирүнең почетлы хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре. Май аенда Башкортстан дәүләт университеты ректоры итеп тәгаенләнде. — Николай Данилович, югары вазыйфага тәгаенләнүегез белән котлыйбыз. Сүзебезне бүген күпләрне борчыган сораудан башлап җибәрәсе килә: якын елларда университетның үсеш перспективаларын ничек күзал­лыйсыз? — Сез мәгариф өлкәсендәге реформалар турында ишетеп торасыз: оптимальләштерү бара. Минем карашка, бу дөрес, чыннан да, дәүләт шулкадәр күп уку йортын тота алмый, аның кирәге дә юк, чөнки, гомумән алганда, белем бирүнең сыйфаты төште, дип уйлыйм. Бу безнең илгә генә хас нәрсә түгел, Көнбатышта да шул ук хәл. Бу аңлашыла да. Исегездә булса, Советлар Союзында 300 миллион кеше яши иде, Русиядә бүген — 140 миллион. Ике тапкыр азрак, ә югары уку йортлары саны артты гына. Алар арткан саен белем дәрәҗәсе саега. Шуңа күрә әле дәүләтнең бу өлкәдәге сәясәте, аның Русиядә әйдәүче вузларны аерырга теләве яхшы. Быел сентябрьдә гамәлгә керәсе “Мәгариф турында” яңа Законны ачсак, анда университетларның ике төргә генә бүленүен күрәбез. Бу — федераль һәм дәүләт фәнни-тикшеренү университетлары. Башкалар белән ничек булып бетәр, аңлашылмый. Безнең бурыч – дәүләт фәнни-тикшеренү уни­верситетлары исәбенә эләгү.

Яңа мәктәп формасы тегеләчәк

13 июня

Танылган модельер Вячеслав Зайцев яңа мәктәп формасын булдыруда ярдәм итү максатында Уфага килде. Сәфәр кысаларында ул Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашты. — Мин мәктәп формасын булдыру яклы, — дип белдерде республика Президенты. — Якын киләчәктә тиешле документлар кабул ителәчәк, аларда мәктәп формасы кертү тәкъдим ителәчәк. — Безнең заманда, балалар мәктәп формасы кигән чакта, бернинди каршылык та тумый иде, — дип килеште Президент белән Вячеслав Зайцев. — Укучылар хәзер, әти-әнисе мөмкинлегеннән чыгып, төрлечә киенә. Бу балаларны я кимсетә, я очындыра. Уфа трикотаж фабрикасында, аның директоры Зөһрә Исмәгыйлева белдерүенчә, мәктәп формасы биш ел элек әзерләнә башлаган. Танылган кутюрье коллекцияне эшләп бетерүдә катнашырга ризалык бирде. — Күп эш башкарылган, әмма эшләнәсе дә җитәрлек, — диде Вячеслав Зайцев. — Кичә эскизлар эшләдем — бүген алар буенча тегелгән форма үрнәкләрен караячакмын. Көз Мәскәүдә кышкы яңа коллекция тәкъдим ителәчәк, аның детальләре Уфа фабрикасында тикшерелә. Алтынчы сыйныфка кадәр мәктәп формасы әзер диярлек. Өлкән сыйныф укучылары өчен комбинацияле форма каралган — пуловер, жилет һәм ак күлмәк. Вячеслав Зайцев Уфаның Русиядә мәктәп формасын булдыру башлангычы белән чыгуын хуплады. Президент белән очрашу барышында Башкортстанда әзерләнгән коллекция буенча консультацияләр оештыру мөмкинлекләре тикшерелде. Әйткәндәй, октябрьдә әлеге коллекция Парижда Башкортстанның исем туе барышында тәкъдим ителәчәк.

Чын укытучы шундый була!

11 июня

Альмира Кәримованың укучылары республикадан читтә дә мәртәбәле җиңүләр яулый Ярмәкәй районы Иске Турай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альмира Кәримова — укучыларының ихтирамын яулаган бәхетле педагог. Ягымлы карашы, йомшак сүзе белән укучының үз-үзенә ышанычын арттыра, күңеленә изгелек орлыклары сала, туган телебезнең матурлыгын тоярга өйрәтә, меңъеллык тарихы булган халкыбыз белән горурлану хисләре тәрбияли ул. — Безнең гаиләдә укытучы һөнәренә хөрмәт әнидән килә. Мәктәптә җыештыручы булып эшләгән газизебез еш кына: “Укытучы иң абруйлы, ихтирамлы һөнәр”, — ди торган иде. Теләге тормышка ашты: апам да, аның артыннан мин дә мәктәптән соң Бәләбәй педагогия училищесына юл тоттык, — ди Альмира Тәлгать кызы. Хезмәт юлын туган авылындагы Абдулла мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый яшь белгеч. Ике елдан тормышка чыгып, Иске Турай мәктәбенә эшкә килә. Аның укытучы булып эшләвенә дә егерме сигез ел вакыт үтеп киткән. Шуның сигез елында ул директорның укыту эшләре буенча урынбасары була. Соңгы биш елда Альмира Тәлгать кызы балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.

Дүртенчеләрдә — соңгы кыңгырау!

07 июня

Сез, бәлки, соңгы кыңгырау бәйрәме чыгарылыш сыйныфларында гына була дип уйлыйсыздыр. Әлбәттә, тугызынчыны тәмамлаучылар өчен дә оештырыла ул. Ә хәзер бу дулкынландыргыч чара, башлангыч сыйныфларны төгәлләп, “зурлар” категориясенә аяк басучылар өчен дә матур бер бәйрәм төсен ала. Алай гына да түгел, балалар бакчаларында да аны соңгы елларда зурдан кубып уздыралар, аларда быел көз беренче сыйныфка төшәчәк сабыйлар балалар бакчалары белән хушлаша. Май азакларында Караидел районында командировкада булганда юлыбыз Хәлил авылына төште. Якын-тирәдәге Яңа Акбүләк, Тегермән һәм Юлдаш авылларыннан да балалар килеп укыган бер гасырлык тарихлы бу урта мәктәптә матур чара — дүртен­челәрнең соңгы кыңгырау бәйрәме бара иде. Аларның сыйныф җитәкчесе Флүзә Гайнанованың йөзендә шатлык белән бер үк вакытта бераз моңсулык та сизелә. Бу аңла­шыла да, чөнки ул бүген үзенең 8 кошчыгын — Гүзәл, Илмир, Динар, Илнар, Илнур, Илнара, Әнвәр һәм Марсельне белем алу баскычының югарырак үренә озата, үз балаларыдай күргән сабыйлары белән саубуллаша. Әйткәндәй, бу балаларга белем һәм тәрбия бирүдә аңа “Кызыл таң” канаты астында чыгып килүче искиткеч матур “Әллүки” журналы да һәрвакыт ярдәмче һәм таяныч булган. Бу матур бәйләнеше­­без алдагы елларда да өзелмәс, дигән өметтә һәм теләктә калабыз.

Алдынгыларны җитәкчеләр басып алкышлый

05 июня

Краснокама районында мондый хәл яхшы традициягә әверелгән Сәхнәдә — уку алдынгылары. Район хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары, мәгариф бүлеге начальнигы, мәктәп директорлары, укытучылар, авыл Советы рәисләре, оешма-предприятие җитәкчеләре аларны аягүрә басып алкышлый. “Яхшы укуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Районның киләчәге сезнең кулда. Алда да сынатмагыз!” —Районның иң күренекле кешеләре шундый хөрмәт күрсәтә икән, һичшиксез, әлеге зур ышанычны аклар өчен тагын да тырышыбрак укыйсы, эшлисе, туган төякне данга күмәсе килә. “Район намусы өчен” бәй-рәмен мәгариф бүлеге начальнигы Алексей Горбачев уйлап тапкан. Бу бәйрәм даими рәвештә уку елы азагында үткәрелә. Тәүдә һәр мәктәп укуда, спортта, җәмәгать эшләрендә активистларны ачыклый. Аннары кандидатлар арасыннан җиңүчеләр билгеләнә, аларга район хакимиятенең Дипломы һәм бүләге тапшырыла. Быел “Уку алдынгысы” номинациясендә — Яңа Кабан мәктәбеннән Альбина Хәбие-ва, “Иң яхшы спортчы” номи-нациясендә — Яңа Каенлык мәктәбеннән Гөлгенә Зарипова, “Иң алдынгы балалар оешмасы лидеры” номинациясен-дә Яңа Бөртектән Алсу Мәгъдәнова, “Иң алдынгы яшьләр оешмасы лидеры” номинациясендә — Куян урта мәктәбеннән Денис Нәшир-банов, “Өстәмә белем бирү учреждениеләреннән иң алдынгы” номинациясендә Николо-Березовка мәктәбеннән Максим Кизаметдинов җиңүче дип табылдылар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»