Мәгариф

“Мәктәпләрне саклап калу – авыллар киләчәген кайгырту ул”

27 августа

Иглин районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә тармакны борчыган көнүзәк мәсьәләләр каралды

Яңа уку елына да күп калмады. Шушы уңайдан Башкортстанның шә­һәр һәм районнарында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәш­мә­ләре үтә. Күптән түгел Иглин районында да шундый чара үтте. Район мәдәният са­рае­н­­­да оештырылган киңәшмәдә Русия Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәх­мәтуллина, район хакимияте башлыгы Рәфыйк Мусин да катнаштылар.

Яңарыш яңартудан башлана

24 августа

Кушнаренко районының белем бирү учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында колачлы төзекләндерү эше җәелдерелгән

Республиканың мәгариф учреждениеләре яңа уку елына балалар кабул итәргә әзерләнә. Социаль, төзелеш тармакларында эшләүчеләр өчен дә гаять катлаулы, җаваплы чор бу. Мәсьәлә еш кына матди мөмкинлекләргә, аларны максатлы куллануга килеп төртелә. Әле июль аенда гына 35 укучыга исәпләнгән бер мәктәпкә 9 парта сатып алынуы турында хәбәр булды. Бу җәһәттән, Кушнаренко районында хәлләр ничек тора?

Сагынам сезне, остазларым...

22 августа

“Кызыл таң” гәзитенең быелгы бер санында Ганс Хәкимовның Бәләбәй педагогия училищесында укыган елларын искә алып язган эссесы басылган иде. Язма белән танышканнан соң Бәләбәй төбәге, педколледж турында истәлекләрем яңаргандай булды. Бер гасырлык тарихы булган шушы уку йортын тәмамлаучылар арасында мин дә бар, дип горурлык белән әйтә алам!

Авыл мәктәбе

21 августа

(Укытучыларның август киңәшмәләре алдыннан уйланулар)

Беркемгә дә сер түгел, бүген авыл мәктәпләре гаять зур авырлыклар кичерә. Кызганычка каршы, аларның чиге күренми, киресенчә, хәл катлаулана гына бара. Мәскәү шәһәрендә Русия Мәгариф һәм фән министр­лыгының даими ярдәмендә Бөтенрусия педагогик җые­лышының авыл мәктәпләре проблемаларын тикшерүгә багышлануы юкка гына булмагандыр, күрәсең. Илдә мәктәпләрнең 70 процентын авыл мәктәпләре тәшкил итә, аларда укучыларның өчтән бер өлеше белем һәм тәрбия ала. Соңгы 15 елда авыл мәктәпләренең саны 6,6 меңгә кимегән, дистәләгән мең укытучы эшсез калган. Форум, шушы җитди мәсьәләләрне тикшереп, хәл итү максатында оештырылды.

Мәгариф системасы бюджеты арттырылырга тиеш

10 августа

Укытучыларның республика август киңәшмәсендә Рөстәм Хәмитов шундый бурыч куйды

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Бөредәге 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Бүген ул шәһәрдәге иң яшь һәм заманча мәктәп. Шушы мәктәп мисалында республика җитәкчесен арытаба төбәктә кертеләчәк яңа электрон технологияләр белән таныштырдылар. Атап әйткәндә, Рөстәм Хәмитов биология, физика, математика кабинетларын кара­ды. Аңа гомуми белем бирү системасын камилләштерү программасы кысаларында алын­ган өстәмә 3D корылмасы белән җиһазландырылган интерактив такталарны күрсәтте­ләр. Биология кабинетында яшь белгеч Наталья Белова фәнне 3D-проекторы ярдәмен­дә өйрәнү мөмкинлекләре турында сөйләде. Президентка шулай ук шушы кабинет карамагындагы санлы лаборато­риядә тикшеренү мөмкинлек­ләрен күрсәттеләр. Укучылар республика башлыгының күз алдында санаулы минутларда судагы нитратларны, тимер һәм башка микроэлементларны тикшерде. Рөстәм Хәмитов бу җиһаз­ның башка мәктәпләрдә булуы белән кызыксынды. Мәгариф министры Әлфис Гаязов мәктәпләрдәге яңарыш турында сөйләде. Атап әйткән­дә, ул республика мәктәпләренә 350 интерактив такта кайтарылуын, тагын 650не сатып алырга кирәклеген әйтте. Өстәмә 3D-җиһазы комплектка керми. Аларны сатып алу өчен 38 миллион сум акча таләп ителә.

Мәктәпләре балкып тора, кунак көткән йорт кебек!

08 августа

Шамонинода яңа уку елына җитди әзерләнәләр

Башкортстан мәктәпләрен­дә яңа уку елына җитди әзерлек бара. Бу юнәлештә Уфа районының Шамонино мәктәбе күпләргә үрнәк булып тора. Белем учагында колачлы төзек­ләндерү эшләре җәелдерелгән. Яңа уку елында беренче сыйныфка ничә бала киләчәк? Укучыларны нинди яңалыклар көтә? Мәктәп директоры Рәшидә Мостафинадан шул хакта сораштык.

Без Бәләбәй педучилищесыннан чыктык

03 августа

(Педагогик эссе)

Ул көн күк йөзенең Лаяшты ягы читенә бәләкәй генә куе зәңгәр болыт килеп чыгудан башланды. Ул болыт тиз үк зурайганнан-зурая барып, бөтен тирә-якны караңгылык каплап алды. Буранлап яңгыр ява. Әйтерсең диңгез үзе, ниндидер кодрәт белән калкып, монда очып төшә, дистәләгән гөрләвекләргә, күлләргә әйләнә. Кара болыт ничек тиз килеп җитсә, шулай ук ашыгып, Дүртөйле тарафына узып та китте. Моңа кадәр кайдадыр качып торган жәйге эссе кояш, аны каплап торырга базнат итүчегә ачулангандай, җиргә, болыт калдырган күлләргә кызган нурларын ыргытты. Миңа, әле яңарак кына Әсән җидеел­лык мәктәбен тәмамлаган малайга, та­бигатьнең мондый халәте якын, рәхәт. Ул мине үзенә чакыра кебек. Тышка йө­герәм. Яланаяк шул “күлләрнең” өстеннән чабам, иркәләнәм. Башымны бернинди кайгы-хәсрәт, бернинди уй-фикер борауламый.

“Миллиардерлар университеты” - Уфада

01 августа

Хәзерге заман абитуриентына сайлап алу мөмкинлеге киң — илдә уку йортлары саны елдан-ел арта бара. Бигрәк тә югары уку йортлары әле тегендә, әле монда яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек калкып чыга. 137 миллион кеше яшәгән Русиядә аларның саны 1156га җитә, ә 63 миллион халыклы Франциядә алар — 73, Италиядә исә 61 миллион кешегә 52 генә вуз туры килә. Дөрес, соңгы чорда Русиядә югары уку йортларын берләштерү тенденциясе күзәтелә. Узган елда гына аларның туксанга якыны берләштерелгән. Бу эш быел да дәвам итә. Уку йортларын берләштерүнең файдасы нидә? Югары һәм урта белем бирү йортлары бер арбага җигелә аламы? Мәскәү вузлары тәҗрибәсе республикада ни дәрәҗәдә уңышлы кулланыла? Шушы һәм башка мәсьәләләргә ачыклык кертүне үтенеп, без Русия Федерациясе Хөкүмәте янындагы Финанс университетының Уфа филиалы директоры, икътисад фәннәре докторы, профессор Рафаэль САФУАНОВка мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгеләрне сөйләде.

Мәктәбебез безгә канат куя

27 июля

Карамалы-Гобәй урта мәктәбе укытучылары безне куанычлы елмаю белән каршы алды. — Мәктәбебез уку елын уңышлы тәмамлады. Балаларның уңышлары педагогларга да дәрт һәм илһам өсти, — ди директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмилә Вахитова. — Тәүдә сезне мәктәбебезнең горурлыгы — 10нчы сыйныфны яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Гөлназ Шәмсетдинова белән таныштырырга телим. Ул быел яз Уфадагы “Җәйләү” ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә булып кайтты.

“Тел атасы”ның атасы

16 июля

Күренекле галим Мирфатыйх Зәкиевның гыйльми мирасы, чын мәгънәсендә, шундый бәһагә лаек

“Грамматика — телнең атасы, этимология — анасы”, — ди Каюм Насыйри. Беренче грамматика китаплары борынгы Юнанда, Һиндстанда, Гарәбстанда языла. Аннан соң бу “тел атасы” Көнбатыш Европа илләрендә, Русиядә барлыкка килә. 1801 елда И. Гигановның “Грамматика татарского языка” дигән хезмәте дөнья күрә. К. Насыйриның 1895 елда басылган “Әнмүзәҗ”е ул вакытта татар тормышында кояш яктысыдай кабул ителә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»